Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Равил Галиев: «Үзбәкстанга бару хыялымда да юк иде»

Татарстанның атказанган артисты Ургенч шәһәре Сабан туенда җырлады.

Шәһәрдәшебез, җырчы Равил Галиев Үзбәкстанның Ургенч шәһәре Сабан туенда чыгыш ясады. Анда ул татар моңын сагынган милләттәшләребез белән аралашып, аларны җырлатып һәм елатып, кунакчылыкларына исе китеп, берничә гасырлык тарихы булган мәчетләрдә дога кылып кайтты. 
– Равил, бу сәяхәткә барасыңны алдан белә идеңме?
– Баруым минем өчен көтелмәгән булды. Иртәгә китәбез дигән көнне ТР Мәдәният министрлыгыннан шалтыратып әйттеләр. Татарстанның халык артисты Резидә Төхвәтуллина да юллама алганын шунда белдем, сөендем. Моннан алда гына Түбән Новгород һәм Оренбург өлкәләрендә Сабан туйларында чыгыш ясаган идем. Бер атна да үтмәде, тагын юлга чыктык.


– Моңарчы Үзбәкстанда булганың бар идеме?
– Әйе, 25 еллар элек иҗатташ дустым Резидә Шәрәфиева белән Ташкентта концерт куйган идек. 
–   Ничек каршы алдылар?
– Шактый зур делегация каршы алды. Татарларга карата аерым хөрмәт, үз итүне тойдым. Сабан туйларын 2014 елдан бирле Хорезм өлкәсенең «Татар милли-агарту үзәге» җитәкчесе, татар җанлы милләттәшебез Дамира Латыйпова оештыра. Бәйрәмне ул якташыбыз Эльвир Әхмәтшин белән алып барды. Ул КФУның Алабуга институтында икътисад һәм менеджмент кафедрасында эшли, бүгенге көндә Ургенч дәүләт университетының доценты. 


– Андагы Сабан туе безнекеннән аерыламы?
– Бездә милли уеннар күбрәк сыман тоелды. Шулай да алып баручылар көянтә белән су ташуны да сценарийга керткән, кечкенә генә көрәш тә булды. Кыскасы, Сабан туен чын татарча итеп, җиренә җиткереп уздырдылар. Хорезм өлкәсендә биш милләт – татар, төрекмән, казах, урыс, корея үзәкләре эшли. Өч сәгатьтән артык барган бәйрәмдә һәркайсыннан вәкилләр чыгыш ясады.
– Тамашачы сезнең чыгышны ничек кабул итте?
– Элеккерәк җырларны яраттылар, кушылып җырладылар. «Бәгърем диярмен», «Киек казлар», «Ак чәчәкләр»гә аеруча кул чаптылар. Җырлый-җырлый тавышым бетте. Резидә Төхвәтуллинаның «Ешрак яз, әнкәй, хатларыңны» җырын елый-елый тыңладылар. Гомумән, анда бик музыкаль халык. Биергә дә яраталар. 
– Телләрен онытмаганнар, димәк?
– Юк, татарчаны аңлыйлар. Сөйләшкәндә акрынаялар – үзбәк, рус сүзләрен кушмыйча, туган телдә чиста аралашырга тырышалар. Ә язу анда, нигездә, латинчага күчеп бара.
– Иң истә калган тәэсирләрең?
– Безне мин телевизордан гына күргән тарихи урыннарга алып бардылар. 2800 еллык Хива шәһәр-оазисында ачык һавадагы музей эшли. Аны «Чүл уртасындагы энҗе бөртеге» дип атыйлар. Биредә кирмән булган, бүгенгәчә анда мәчетләр, балчыктан төзелгән биналар бар, алар бик яхшы сакланган. 
Зөлхиҗҗә аенда миңа шундый бәхет тиде – 10нчы гасырда салынган Җомга мәчетендә дә, берничә гасырлык тарихы булган Мәхмүт пәһлеван мавзолеенда да дога кылдым. Әлеге мәчетнең үзенчәлеге – борынгы милли бизәкләр төшерелгән колонналар. Шунысы кызыклы, әлеге баганалар күп булса да, имамга намазга килүчеләрне күрергә комачауламаган. 2016 елда республика президенты итеп Шавкат Мирзиёев билгеләнгәнче бу урыннар туристлар өчен ябык булган. Хыялымда да юк иде мондый сәяхәт, ә насыйп булды. 

Безне милли үзәкнең ярдәмчесе, кайгыртучысы, республиканың махсуслаштырылган кардиология һәм кардиохирургия фәнни үзәге баш табибы булып эшләүче Әнвәр Сәгыйров кунак итте. Шушы тәэсирләр, күрсәткән хөрмәтләре, сый-нигьмәтләре, гомумән, бу бәйрәмне шулкадәр бердәм, матур итеп оештырганнары өчен Руслан Ибраһимов, самолеттан каршы алып өйгә озатканчыга кадәр үз машинасында йөрткән, һәрчак ярдәм иткән Дәүләт Билалов һәм башка милләттәшләребезгә дә бик рәхмәтлемен. 

Без бәйрәмгә Татарстан Рәисенең котлау хатын алып бардык. Үзебезгә исә өлкә җитәкчесенең, шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Фото Равил Галиевтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы