Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Резидә Шәрәфиева: «Сабантуйда фонограммага җырларга туры килде»

Татарстанның халык артисты белән әңгәмә.

Пятачок концертына нәкъ менә Резидә Шәрәфиеваны күрергә дип килүче тамашачыларыбыз бар. Татарстанның халык артисты дигән мәртәбәле исемен аклап иҗат итүче, татар эстрадасында үз урыны, үз тавышы, үз киенү стиле булган зәвыклы кунагыбыз ул. 
Казанда үткән очрашуыбызда туры эфирда да аралаштык. Сәхнәгә карата гына түгел, тормышның һәр өлкәсенә карата үз фикере булган әңгәмәдәшем көлеп тә, елап та, хатирәләргә бирелеп тә алды.  

Ни белән янып яшисең бу арада, Резидә?
– Равил Галиев белән концертлар куябыз, яңа программа белән Татарстанны – район үзәкләрен, авылларны әйләндек. 
– Анда тамашачыны нәрсә белән җәлеп итәсез?
– Яңа җырлар тәкъдим итәбез. Аның бит сүзләре дә хәзерге күренешләргә, бүгенге халәтеңә, бөтен ил белән күтәргән вакыйгаларга бәйле булып, нәкъ менә хәзерге көндә тыңлаучы күңеленә юл табарга мөмкин. Яңа күлмәкләр дә күп. Ул баш киемнәре, ул тукымалар дисеңме – әллә ниләр бар.
– Барысын да үзең уйлап табасыңмы?

– Хәзер ул яктан уңайлы – интернетта мәгьлүмат күп, бер киемдә бер элемент ошаса, икенчесеннән башканы күреп аласың. Мин күлмәкләремне Чаллыга кайтып тектерәм. Анда бик оста тегүчем бар, соңгы өч елда гел аңа йөрим. Элек үзем дә тегә идем. 
– Күлмәкләрең күптер, аларны кая куясың?
– Алар бит миңа барысы да сыя (көлә). Яңаларыннан туям да искеләренә кайтам. Башка киемнәр белән аралаштырып кигәч, алар гел үзгә күренә. Беркемгә дә биргәнем юк, үзем киям.


«Солдатым» җыры турында сөйлә әле. 
– Ул Әлфия апа Авзалова репертуарыннан. Мин аны Җиңү бәйрәменә өйрәнгән идем, хәзер бик актуаль.
Туры эфирда сиңа «Фильмда уйнавыгыз бик ошый, тагын төшәргә уегыз юкмы?» дип яздылар. 
– «Сөю көтә йөрәк» дип аталган ул фильмга бик теләмичәрәк кенә риза булган идем, чөнки Зөләйха туган гына вакыт иде. Шулай да баш тарта алмадым. Авырга туры килде, әлбәттә. Кирәкле кадрларны төшереп бетереп, төнге өчләрдә кайткан чаклар да булды. Ә инде экранга чыккач, башыннан азагына кадәр карадым да, ярый әле ризалашканмын дип сөендем – үземә дә ошады. Планнарга килсәк, чакырсалар төшәр идем.
«Чаллыны сагынасыңмы?» дип тә кызыксындылар туры эфирда.
– Аны ташлаган да юк. Атнаның ике-өч көне шунда үтә. Мин аны туган ягым итеп кабул итәм. «Энергетик» мәдәният сараен, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залын аеруча үз итәм. Мин Чаллыны яратам. Анда рәхәт, анда иркен, ул ничектер якын. Кешеләрен ихтирам итәм, анда үз эшен белүчеләр яши.
«Сезнең үзегезнең дә пятачокка йөргәнегез булдымы?» дип сорадылар интернетта язылучылар.
– Әйе. Гренадада. Күп төрле бәйгеләр үтә иде анда. Шәһәр күләмендәге бер конкурста мин беренче урынны алдым. Зур сәхнәгә тәүге аяк басуым да шуннан башланды. Хәмдүнә апаның «Чияле тау» һәм Хәния апаның «Сиреньнәр» дигән җырларын башкардым. Җиңүем бер этәргеч булгандыр, шуннан соң Габидулла Хөрмәтуллин белән Мөслимдә берничә концерт куйдык. Аннары мине Ринат абый Гобәйдуллин күреп алып, «Сердәш» ансамбленә чакырды.

«Шәһри Чаллы» газетасы шәһәребездә җәй буе пятачоклар үткәрде. Мондый проектларга карашың нинди? 
– Артистлардан ишетеп бардым, күңелле икән, үткәргән саен яңа тема икән дип. Без дә Казандагы паркларда шуңа охшаган чараларда катнашып килдек. Халыкны туплый торган бәйрәм ясагансыз, афәрин. Анда бит гармунын да күтәреп килә кеше, иптәшен, туганнарын ияртеп. Иң мөһиме – оныкларын алып киләләр. Бу бит тәрбия! Киләчәк буында бердәмлек хисе, туган телгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү! Бик кирәкле, зур эш башкарасыз. Телефон бар кешенең зиһенен тараткан, кеше кеше белән сөйләшми башлаган бу заманда бит ул! Мин дә шул эшкә кушыла алуыма сөенәм. Чакыруыгызны бик теләп кабул иттем. Бердән, Чаллыма кайтам, икенчедән, беренче адымнарымны ясаган Чаллыда татар газетасы оештырган концерт булганга шатландым. Ничек кайтмыйм, кайтам!
«Кечкенә чагыңдагы Резидәгә нинди киңәш бирер идең?» дип тә кызыксындылар...
– Мин бик тыйнак идем. Хәзер дә шулайрак. Бераз әрсезлек тә комачауламас иде. Тырышлыгым бар, артык тыйнаклыгымны шул каплагандыр. Кечкенәдән һәрвакыт планлаштырып яшим – бер эшне эшләгәндә берничәсен башкарам, шулай җайлырак та, бөтенесенә дә өлгерәм дә.


Тавышыңны саклар өчен махсус нәрсә эшлисең?
– Тавышымның үзгәрүен сизә башласам, төн уртасында булса да бер суганны әрчеп, шуны ипи белән ашыйм. Шулхәтле булыша, белсәгез! Аннары киптерелгән имбирь суырып йөрим мин, машинамда да тотам. Быел июнь аенда юбилейда җырлаганда тавышым кинәт шундый калынайды, Рөстәм Асаевныкыннан да калынракка әйләнде – әһә, минәйтәм, бу бетәргә маташа. Чынлап та бетте. Гомумән, юк. Хәтта кеше белән сөйләшә алмый идем, баш кына селкеп тордым. Гафу үтенәсем килә, күпме Сабан туенда фонограммага җырларга туры килде, адәм көлкесе. Чөнки алдан сөйләшенгән, баш тартып булмый. Бик озак тернәкләндем, әле яңа гына тавыш үз урынына кайта башлады.
Кызыгыз Зөләйхага 16 яшь. Ул иҗатыңны ничек кабул итә?
– Әлләни исе китми. Бер яктан үзем гаепле инде – концертларга үзем белән бик сирәк ала идем. Чөнки ул бик шук, тиктормас бала булды. Ә хәзер аңа кызык түгел. Шулай да чакырам. Зөләйха фотога төшерергә ярата. «Мине, күлмәкләремне төшерерсең, залга чыкмасаң, гримеркада булырсың», – дигәч, риза була тагын. Спектакльләргә еш йөрибез, күпчелек Камал театрына, анысына теләп бара. Әни килгәч, бөтенебез бергә җыелып барабыз.
– Димәк, аның җырлыйсы килми? 
– Ул эзләнүдә. Хәзерге яшьләр бит эш турында акчасы бармы дип тә сорый. Күп итеп түләсеннәр өчен үзеңне күрсәтергә, һөнәреңне бик яхшы итеп башкарырга кирәклеген аңлатам. Үзе теләгән, кешегә кирәкле булган профессия табар дип уйлыйм. Күреп торам, күп уйлана, без өлкәннәрне күзәтә. Бервакыт: «Әни, синдә синдром спасателя», – ди. Ник алай дигәч, син бөтен кешегә булышасың, ди. Сеңлемдәге җимеш агачларын мин кисәм. Кирәкме инде бу сиңа, аннары арыдым, миңа булышмыйсыз, дисең, ди. Кирәк, дим. Мин аннан тәм табам, ул агачлар яныннан үткәндә миңа рәхәт була. Көчем җитә икән, ник эшләмәскә? Шулай да баланың да сүзе дөрес бит дип уйлап куям.
Тормыш иптәшегез сезнең һәрвакыт гастрольдә булуга ияләнгәндер инде?
– Бер-береңә ышану кирәк. Гел телефонын тикшереп, сорашып торсаң ничек була инде ул? Минем көнләшә торган гадәтем юк, үпкәләмим дә. Шуңа миңа җайлы. Икенчедән, үземне шулай куйдым, мин гомер буе үземне иркен хис итәм. Ни әйтер микән дип уйлаганым да юк. Беркайчан да акланмадым. Мин кешене көйлим, хәстәрлим, тик үземнең эшемне бүлеп, ашыгып, нервымны бетереп түгел. Мин үз көемә яшим, шуңа мин картаймыйм (көлә). Үзеңә дә зыян китермичә, якыннарыңны да яклап, саклап яшәргә кирәк, минемчә.  


Фото Резедә Шәрәфиевадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада