Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рәилә Хәйруллина: «Физик хезмәт картаерга ирек бирми»

Рәилә Хәйруллина 30 ел буе шәһәрнең 2нче комплексында җыештыручы булып эшли. Күпкатлы йортның тугыз подъездына ул берүзе хезмәт күрсәтә.

– Эштән курыкмыйм мин. Кайда гына булсаң, намус белән эшләргә кирәк. Шуңа күрә эшем авыр булса да, аны алыштыру турында уйлаганым да булмады, – ди Рәилә ханым. 

Ул тумышы белән Актаныш районыннан. Чаллыга 1983 елда белем алырга дип килә. Сәүдә училищесын тәмамлап, кибеттә эшли башлый. Улына бер яшь булгач, балалар бакчасына эшкә керә. 29нчы комплексның тулай торагында бүлмә бирәләр, шунда яшиләр. 

Җыештыручы эшенә 1992 елда килә. Анда аны ЖЭКта эшләгән сеңлесе чакыра. «Фатирлы булырсың, монда торак бирәләр дип, ул мине 2/07 йортына җыештыручы итеп урнаштырды», – дип сөйли Рәилә Хәйруллина.  

Шул ук елны 2/11 йортыннан аңа хезмәт вакытында яшәргә дип малосемейка бирәләр. 

– Шул 15 квадрат метрлы бүлмәдә 16 ел тордык. Аннан соң ипотекага икенче бүлмәне сатып алдым. Шулай итеп ике бүлмәле фатирда яши башладык, – ди ул.

Матур гына яшәп ятканда, Рәиләнең ире үлеп китә. Аңа улын ялгыз үстерергә туры килә. 

– Тормышым бик авыр булды, берүземә тартырга туры килде. Җыештыручы эшенә яшьләр килергә теләми. Килсәләр дә, ике атнадан кабат китеп баралар. Без өйрәнгән инде, шуңа күрә авыр эштән дә ямь табып эшлибез. Әти-әниебез безне эштән-эшкә сикермәскә, хезмәтеңне төбенә-тамырына төшеп эшләргә кирәк дип өйрәттеләр, – ди Рәилә ханым.
Рәилә Гафурҗановна үз эшен, йортта яшәгән кешеләрне ярата, алар белән горурлана. 

– Урам себерүче чүп кенә җыя дигән сүз түгел, – ди ул. – Мондагы һәр кешене беләм мин: кемнең кая киткәнен, күпме бала туганын, кемнең авырганын, күпме инвалид барлыгын. 

Яхшы хуҗабикәнеке кебек бу ишегалдында бар нәрсә дә тәртиптә: подъезд территориясе казылган, чәчәкләр утыртылган, машиналар парковкада, җирдә бер чүп тә юк. 

– Элек кышын юлларны кардан чистарту бик авыр иде. Хәзер, Аллаһка шөкер, юллар яхшы, аларны капиталь ремонтладылар. Быелгы кыш никадәр карлы булса да, аны чистарту кыен булмады, – ди Рәилә Хәйруллина. 

Фатир хуҗалары да җыештыручыларын беләләр, яраталар, хөрмәт итәләр. «Иртән аларның шат йөзләрен күрү, җылы сүзләрен ишетү минем өчен иң югары бәя, – ди Рәилә ханым. – Үз эшемне яраткангадыр, кешеләрнең дә миңа карата мөнәсәбәте яхшы. Без бер гаилә кебек яшибез. Пенсия яшендә булсам да, эшләргә әле исәп. Физик хезмәт кешене тонуста тота», – ди ул. 
Нәкыя Хәйбуллина 2/07 йортында 40 елдан артык гомер итә.

– Оҗмахтагы кебек яшибез. Иртән торып урамга чыксам, бөтен ишегалды чип-чиста, ялт иткән. Рәилә кешеләр эшкә китә башланганчы дип, подъезд идәннәрен, тәрәзәләрен дезинфекцияләп юа, ишегалды территориясен тәртипкә китерә. Кышын кардан, җәен чүптән чистарта. Берүзе бит ул, булышыр кешесе дә юк. Бик тырыш, хезмәт сөючән, тынгысыз кеше Рәиләбез. Исән-имин булып, авырмыйча, алга таба да озак еллар эшләргә язсын аңа. 

Светлана Варюхина да әлеге йорттан. 

– Рәилә кебек тырыш, җаваплы кешене көндез шәм яндырып та таба алмыйсың. Иртә таңнан килеп эшкә тотына ул. Беркайчан да зарланганын ишетмәссең. Киресенчә, ул һәрвакыт синең хәлләрең белән кызыксына, яңалыкларны сораша. Быелгы кыш бик карлы булды, берүзе бөтен җирне ялт итеп кардан чистартып куйды. Аларның бит хезмәт хаклары да күп түгел. Рәмилә булмаса, монда нәрсә буласын күз алдына да китерергә куркам. Барлык фатир хуҗалары исеменнән аңа рәхмәт әйтәм. Сау-сәламәт булып, тагын озак еллар эшләргә насыйп итсен, – ди Светлана Ивановна. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев