Ринат Габдрахмановта авылдашларга яхшылык эшләү теләге туа
Советлар Союзы таркалганнан соң илебездә яшәүчеләр алдына сорау килеп басты. Ничек итеп акча табарга? Нәрсә белән шөгыльләнергә?
Бишьеллык планнарын үтәп яшәргә өйрәнгән, тормышы бер эзгә салынган халык аптырашта калды. Моңа кадәр мөстәкыйль яшәү, үзең теләгәнчә сөйләшә алу буржуазиягә хас элементлар дип өркетелгән халык уйлана башлады.
Демократик карашлар кайберәүләрнең күңелен үзмәшгульлеккә тартты. Шулай да эшне ничек башларга? Бернинди маясы булмаган гади крестьян баласы Ринат кебекләргә максатка нинди юллар белән ирешергә, көне-төне таякка бил бөккән Миргазиян абый белән Зәйтүнә апаның әзмәвердәй егеткә эш ачарга бирергә акчалары юк. Бары тик тырышлык, хезмәт сөючәнлек, туган авылны ярату, авылдашларны сөендерергә тырышу кебек хисләр салынган йөрәк, эш яратучы тимердәй беләк, башта зирәк зиһен, камил акыл бар.
Шулай итеп Ринат эш оештырырга керешә. Ул тау башында Чаллы эшчеләренә бирелгән дачаларга пассажирлар йөртү хезмәте күрсәтергә алына. Ләкин тау башы текә булу сәбәпле, әз генә янгыр яуса да, җәяүле дә, машина да менә алмый. Җитмәсә, күпере дә исәпкә бар, санга юк. Тау кисеп тәбәнәкләтү планы да тормышка ашардай түгел. Җитмәсә, Теләнче-Тамакка йөрүче автоусларны да керем аз дип туктаталар. Югыйсә, авыл халкы район үзәгенә һәр көнне йөреп тора. Авыл халкы борчуга төште: институт, колледжда укучыларга да йөрү уңайсызланды.
Шул вакытта безнең Ринат Габдрахмановта авылдашларга яхшылык эшләү теләге туа. Юк, кемнәрдер уйлаганча, баю максатыннан түгел, ә даими йөрүче транспорт уңайлыклары булдырудан. Ул вакытта күршебезнең нинди юллар аша максатына ирешкәнен берәү дә күз алдына китерми.
Ул искерәк кенә бер автобус сатып ала һәм бик күп акчалар чыгарып ремонтлый. Чөнки лицензия алу өчен җиз иләк аша үтәргә кирәк. Күршемнең кышкы салкыннарда да, коеп яуган янгырда да бишмәт җәеп машина астында тимер төюен күреп кызгана идек. Ул башкача да яши, җиңелрәк итеп көн күрә алыр иде, югыйсә. Балта эшен, төзелешне дә яхшы белә. Ләкин авылдашлары алдындагы җаваплылык хисе аңа тынгы бирми. Чөнки ул кешеләрне ярата, игелек эшләргә омтыла.
Ринат Габдрахманов бүген инде шактый ныгып, аякка баскан эшмәкәр. Маршрутлар саны да арта. Ринатның тагын бер уңай сыйфаты – үзенең хезмәткәрләрен гел кайгыртып тора ул. Кинәт кенә вафат булган йөртүчесе Марсельне җирләү вазифасын да үз өстенә алды. Без, мәктәп коллективы, автобус йөртүче Руслан Хәбибуллин өчен дә сөенәбез. Ныклы гаилә, ике баласы бар аның. Авылыбыз халкына тырыш хезмәт күрсәтә. Остазы аңа һәрчак ярдәм итә. Шулай ук икенче йөртүче Эдуард Камаловтан да бик канәгать эшмәкәребез. Ул һәр елны Сабантуйлар үткәргәндә дә иганәчелек итә.
Ләкин безнең авыл халкына үпкә дә белдерәсе килә. Кайберәүләр, көнләшепме, башка сәбәпләр беләнме, шушы матур эшләрне юкка чыгарырга тырышалар. Шуңадыр инде, безнең авыл кешесе арасында үзмәшгульләр бик аз, юк диярлек.
Ә бит авылыбызда чит җирләрдән килеп эшмәкәрлек итүчеләр бар, аларга беркем бер сүз әйтми. Мәсәлән, Мерәстән китерелгән әзер пилмәнне ашап, бәрәңге дә утырмыйча, дәфтәргә яздырып, әҗәткә суган, кишер алып йөргәнче, кыйммәтле вакытыбызны эш белән үткәрсәк, яшәү ямьлерәк, табыннар мулрак булыр, автобуска түләгән акчаның бәясе дә аңлашылыр иде.
Шуны әйтәсебез килә, телебезгә түгел, кулыбызга ихтыяр көче бирсәк иде. Эшмәкәр булу җиңел түгел, шулай да тырышлык беркайчан да нәтиҗәсез булмый. Үзебез дә тәмле сый-хөрмәт ясап сата, башка төр эшмәкәрлек белән шөгыльләнә алабыз. Авылдашларыбызга яхшылык эшләү юллары бик күп. Бары тик һәр көнебез матур уй-фикерләрдән генә башлансын.
Ринатны хөрмәт итүче күршеләре, авылдашлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев