Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

"Күңел"дән Рината Бәшәрова: «Син беркайчан да радиода эшли алмаячаксың диделәр»

Ул үзенең хыялын яшүсмер чактан ук күңел бишегендә тибрәткән. Кайбер җитәкчеләре аның йөзенә бәреп: «Юк, синнән булмый», «Тавышың туры килми», «Син беркайчан да радиода эшли алмаячаксың!» дисәләр дә, хыялын сындыра алмаганнар.

Бүгенге әңгәмәдәшем – йомшак һәм шул ук вакытта үҗәт холыклы, «Күңел» радиосының ягымлы тавышлы алып баручысы Рината Бәшәрова.

– Рината, башлап үзең белән таныштыр әле, кайда тудың, укыдың, әти-әниең кайсы яклардан?

– Мин Чаллыда туып үстем. Әти Байлар Сабасының Өч Нарат авылыннан, әни Минзәлә районы Дусай Кичүдән. 52нче мәктәптә белем алдым. Татар мәктәбе булса да, рус сыйныфында укыдым. Руслашып беткән татарлар идек без. Шулай да ул вакытта татар теле үсеш алган иде. Укытучыбыз да Резеда Хәсәншина безгә татар теленә карата мәхәббәт орлыкларын салды. Аның дәресләрен яраттык, алар кызыклы үтә иде, шуңа күрә югары сыйныфларда инде барыбыз да туган телебездә сөйләшә идек. Югары уку йортына килгәндә, ИНЭКАда (хәзер КФУ филиалы) укыдым. Белемем буенча мин маркетолог.

– Кечкенә, яшүсмер чакта кем булырга теләдең?

– Хыялым укытучы булу иде. Еш кына укытучы булып уйнаганым истә. Кешеләргә нәрсә дә булса өйрәтергә яраттым. Ә радиода алып баручы булу теләге яшүсмер чакта барлыкка килде. Радио тыңлап бу һөнәргә мәхәббәт хисе уянды миндә. Хәтеремдә, дәресләр әзерләргә утырам, бүлмәдә радио уйный: йә «Күңел» радиосы, йә «Русское радио». Тыңлаганда: «Карале, ничек кызык! Минем дә шулай эшлисем килә», – ди идем. Кечкенәдән күп сөйләшергә яраттым. Миңа хәтта: «Бу кадәр сөйләшеп арымадыңмы әле?» – диләр иде. Шуның өчен бу эш миңа бик килешер дип уйлый идем.

– Газета, телевидение кызыктырмадымы?

– Юк, башка өлкәләрне ул вакытта уйлаганым да булмады. Әмма ялгыш телевидениегә барып эләксәм, «Яңалыклар» тапшыруыннан баш тартмас идем.

– Радиога ничек килеп эләктең? Моның өчен ниләр эшләдең?

– Радиога чакырдылар да эшли башладым булмады ул. Юлы авыррак булды. Укып бетереп, кулыма диплом алуга ук үземә стратегик план төзедем: телерадиокомпаниягә киләм, үземне күрсәтәм һәм эшкә калам. Дипломлы маркетолог булгач, пиар бүлегенә эшкә алдылар. Бер-ике ай узгач, «Күңел» радиосын алып баручыларга кастинг игълан иттеләр. Әлбәттә, мин үземне сынап карарга булдым. Ләкин үтә алмадым. «Тавышың туры килми», – диделәр. Хыялым җиңел генә тормышка ашар дип уйлап ялгышканмын икән. Шуннан соң телекомпаниядән дә киттем. Дус кызым үзе янына спорт товарлары кибетенә эшкә чакырды. Бер-ике ел анда эшләгәннән соң тагын «Күңел» радиосы кастинг уздырасын ишеттем. Тагын бардым. Тагын алмадылар. Күңелемдә йөрткән хыялым тәки чынга ашмас кебек тоелды. Телекомпаниядәге элеккеге танышларым «Күңел» радиосында эшләү теләгем зур булуын беләләр иде, шуңа мине бер егет белән кичке тапшыру эшләп карарга чакырдылар. Аның белән өч тапшыру эшләгәч, ул радиодан китте. Минем өчен тагын ишекләр ябылды. Инде тәмам өметем өзелде дигәндә ул чактагы радио җитәкчесе Рузилә Рәифовна мине чакырып: «Әйдә, үзең генә берәр тапшыру эшләп кара», – диде. Мин аңа бик рәхмәтле. «Күңелле шпион» дигән тапшыруга сценарий яздым. Анда үзебезнең ВКонтакте төркемебезгә теркәлгән кешеләр турында сөйли идек. Казан коллегаларыма да бу тапшыру ошады. Ләкин алар: «Ул укымасын, аның тавышы туры килми. Тапшыруларны язып кына бирсен», – дигәннәр. Менә шул чагында өметем 99 процентка өзелде: «Булды, җитте!» – дип хыялымны җибәрдем. Белмим, бәлки шул гына кирәк булгандыр, яңадан үзләре шалтыратып: «Килеп эшләп кара әле», – дип чакырып алдылар. Һәм мин шул көннән башлап инде биш ел радиода. Бу ситуация мине һәр яклап сынады, ләкин төшенкелеккә бирелмәдем, һәрвакыт позитив булырга тырыштым. Кул кушырып та утырмадым: текстларны кызыклы итеп язарга өйрәндем, курку хисен дә жиңә килдем. Бәлки бәхетле очрак та үзенекен иткәндер. Минем нәкъ «Күңел» радиосында эшләргә теләгем бик көчле иде, бу теләгемне, омтылышымны да күргәннәрдер дип уйлыйм. Бүген мин яраткан урынымда. Авырлык белән чынга ашкан хыялымның кадерен белеп кенә эшлим.

– Эшеңнең уңай һәм авыр яклары? Арыган чакларың буламы?

– Эшемне беренче көннән үк яратып, теләп башкарам. Шуның өчен туйдым дигән уйларым булмады һәм булмасын да! Эшем бик кызыклы. Авыр күтәреп эшләмибез бит. Көн дә яңа кешеләр белән аралашабыз, һәрвакыт яхшы кәеф бүләк итәбез. Күп тапкыр радиобызга килгән кунаклар белән туры эфирга чыгып әңгәмәләр корсам да, һәркайсы алдыннан дулкынланам, үземне ниндидер бер тонуста тотам. 

– Һәр кешенең үз холкы. Әңгәмәдәшләреңә яраклашасыңмы?

– Әлбәттә, яраклашырга кирәк. Кайвакыт комфорт зонасыннан да чыгарга туры килә, чөнки кешеләр арасында төрле шәхесләр була: берәү белән шома гына аралашу килеп чыкса, икенчесе белән кыенрак булырга мөмкин. Аеруча беренче тапкыр туры эфирга чыгучылар каушап калалар. Бераздан, сөйләшә-сөйләшә тынычланып, безнең белән бер дулкынга кереп китүләрен сизмиләр дә.

– Димәк, радио алып баручысына бераз психолог та булу мөһим?

– Шулай булып чыга инде. Чөнки радиога шалтыратучылар арасында да төрле сүзләр ишетергә туры килә. Әлбәттә, күпчелеге яхшы ният белән шалтырата, җылы сүзләр әйтеп гүя канатлар куя. Алай да араларында тәнкыйть сүзләрен җиткерүчеләр дә бар. Алар белән яхшы мөгамәлә корырга, тынычландырырга, бәхәскә кермәскә тырышасың, аңлатасың. Күбесе аңлап, рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Ул вакытта инде үзеңә дә җиңел булып куя.

– Радиода эшләүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Иң беренче чиратта, ул эшенә гашыйк кеше булырга тиеш. Яраткан эшкә генә ул яхшы кәеф белән барачак һәм кешеләргә дә яхшы хисләр таратачак. Гомумән, тормышны яраткан, позитив рухта булган кеше һәрчак уңай энергиясен башкаларга да бүләк итә.

– Кәефсез вакытларың да буладыр. Андый чакларда нишлисең?

– Шулай, тормыш булгач, төрле хәлләр була. Шуңа да карамастан, микрофон кабынуга ук мин елмаям. Үземнең халәтемне җиңеп, позитивта сөйли башлыйм һәм проблемалар, начар кәеф шундук онытыла. Шуңа күрә эшем минем өчен үзенә күрә бер дәва да әле.

– Син күптән түгел кияүгә чыккансың. Иптәшең эшеңә каршы килмиме?

– Өйләнешүебезгә 13 августта бер ел була. Ирем эшемә һич каршы түгел. Киресенчә, ул мине канатландыра, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Безнең танышуыбызга да радио сәбәпче булды. 2019 елда Руслан Шәмсетдинов белән бергә иртәнге тапшыруларны алып барган чак иде. Тапшырулар барышында кызыклы видеолар төшерәбез дә социаль челтәрләргә куябыз. Булачак тормыш иптәшем шул видеоларда мине күреп, танышырга теләген белдерде. Соңрак кавышып та куйдык.

– Мөмкинлегең булса, радиода нинди тапшыру ачар идең?

– Радиода эшләгән дәвердә үземне төрле юнәлештәге тапшыруларда сынап карадым: турыдан-туры эфирда да эшләдем, «Хикмәтле сандык», «Спорт яңалыклары», «Шулай дип ишеттем» дигән тапшырулар да әзерләдем. Хәзерге көндә «Иптәш Ням-нямова» исемле кулинария тапшыруын алып барам. Ул әле күптән түгел генә эфирга чыкты. Шуның өчен нинди тапшыру ачарга микән дигән сорау туганы юк.

– Киләчәктә дә радиода эшләргә уйлыйсыңмы? Әллә башка уй-теләкләрең дә бармы?

– Радиодан бер генә дә китәсем килми. Чөнки монда мин ирекле график буенча эшлим. Көн буе офиста утыру исә – минеке түгел. Миңа һәрвакыт хәрәкәттә булу ошый. Эшемне яратам һәм бар яклап та канәгатьмен. Радиодан тыш, мин әле заказлар буенча тортлар да пешерәм. Бәлки киләчәктә шушы өлкәдә үз эшемне булдырып, мастер-класслар оештырырмын, кешеләрне әлеге юнәлештә укытырмын дигән теләгем дә бар. Бүгенге көндә әлеге ике эшемне дә җайлаштырып, бер ритмда алып барам. Миңа шулай ошый.

– Радиода эшләү сиңа тормышыңда ничек тә булса ярдәм иттеме?

– Югарыда телгә алганча, радио мине тормыш иптәшем белән кавыштырды. Шулай ук радио аша бик күп кызыклы шәхесләр белән дуслаштым: Илсөя Бәдретдинова, Марат Яруллин, Рифат Зарипов һәм башка бик күп талантлы шәхесләр... Саный китсәң, алар бихисап.

– Аеруча кайсылары истә калды?

– Аларның һәркайсы истәлекле. Мисал өчен, балачакта тыңлап үскән җырның авторы белән танышу шаккатыргыч хәл кебек тоелды. Шулай ук төрле өлкә һөнәр ияләре: укытучылар, табиблар, театр артистлары, хокук саклаучылар, урманчылар... Һәрдаим яңа юнәлеш кешеләре – барысы да кызыклы мизгелләре белән хәтердә калды. Миңа гади кешеләр белән әңгәмә кору күбрәк ошый, чөнки алар ихлас булалар, башта дулкынланалар, эфир барышында тынычланып, курку хисләрен җиңеп, ачылып китәләр. Менә шуларны күзәтүе ошый миңа.

– Радиодагы эшең белән бәйле кызыклы вакыйгалар?

– Минем эш – үзе бер кызыклы вакыйга инде ул. Төрле хәлләр була: сөйләп бетергәч микрофон сүнми калулар, сөйлисе сүзне онытулар, эфирга шалтыраткан күп сүзле радиотыңлаучыны туктата алмый аптыраулар... Барысы да була торган хәлләр.  

– Буш вакытыңны, ялларыңны ничек үткәрәсең?

– Ялларым тормыш иптәшем белән бергә үтә. Без спортка битараф түгелбез. Иремнең уйный белмәгән спорт төре юк бугай, аеруча футболны ярата. Даими рәвештә бассейнга йөрибез. Мин үзем йөгерәм. Казанда узучы марафоннарда катнашам. 10 километр дистанцияне ике тапкыр үткәнем бар. Әле алга таба да туктамаска исәп, Аллаһ бирсә. Шулай ук театрларга йөрибез. Туган ягыбызның төрле төбәкләренә сәяхәт итәргә яратабыз. Гомумән, актив тормыш алып барабыз. Ирем белән без бик охшаш: икебез дә хәрәкәттә. Шуның өчен кавышканбыздыр да. 

– Эштән тыш үзең дә радио тыңлыйсыңмы?

– Тыңлыйм. Эштә көн радио аша сөйләп үтсә, өйгә кайткач та радионы кушып куям. Күпме тыңласам да туймыйм. Үзебезнең «Күңел»не генә түгел, башка радиоларны да үз итәм. Хәтта өйдә радио тыңлаганда кире эшкә барасы килә башлый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев