Ришат Хаҗиев: «Балаң тәүфыйклы булсын дисәң – ана телеңдә тәрбия бир»
Һәркем үз баласын акыллы, тәүфыйклы, игелекле, булдыклы итеп күрергә тели. Минемчә, туган телендә тәрбияләнгән бала әлеге сыйфатларга ия булып үсә. Юкка гына Гомәр Бәширов та «Тел – халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын, мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә» дип әйтмәгән. Мин үзем дә чит телләрне белү – байлык, туган телне белү бәхет дип саныйм. Бүгенге әңгәмәдәшем – «Күңел» радиосы алып баручысы Ришат Хаҗиев та нәкъ шундый фикердә.
– Без гаиләдә татарча гына сөйләшергә тырышабыз, – ди Ришат. – Әмма, аңлашыла, зур калада яшәгәч, барыбер русча да белергә кирәк. Шуңа күрә балабыз да ике телне дә камил белә, аңлаша, аралаша ала. Улыбыз Әмирханга июльдә 5 яшь тулды. Балалар бакчасына йөри башлаганчы гел татарча гына сөйләшә иде, хәзер исә ике телне дә үзләштерде, – дип сөйләп китте Ришат. – Ялларны көтеп алабыз һәм күбрәк авылга кайтырга тырышабыз. Тарихыбызны, милли байлыгыбызны балабызга күрсәтү максатыннан сәяхәт итәргә дә яратабыз. Мөмкинлек туса, вакыт булса, тиз генә җыенып, шәһәргә якын истәлекле урыннарга барып кайтабыз. Ләкин, кызганычка каршы, минем эшем иҗат белән бәйле булгач, ял көннәрендә дә эштә булырга туры килә. Кайвакытларда шимбә, якшәмбе дә эшлим. Тормыш иптәшем Зөлфия иҗат өлкәсендә эшләми, бу өлкәгә, гомумән, кагылышы юк. Ул – хисапчы, математик, – дип аңлата ул.
Ришатның үзе кебек, улы да бик талантлы икән.
– Әмирхан рәсем ясарга бик ярата. Хәтта ике-өч сәгать үзе генә, тыныч кына рәсем ясап утырырга мөмкин. Укый да белә. Төрле комикслар, мультфильмнар, я булмаса, фильмнар карап яисә шуларны китаптан укып чыга да, аннары аларны рәсемгә төшерә. Аннан соң, 5 яшь кенә булса да, ул тарих белән кызыксына. Аңа бу өлкә бик кызыклы. Без Әмирханны музейларга йөртәбез – анда да үзенә кызыклы әйберләр таба. Болардан тыш, улыбыз музыкаль инструментларга да кызыксыну белдерә башлады. Дүрт яшендә үк без аның туган көненә чын синтезатор алып бирдек. Ул аңарда бик теләп уйный. Менә сентябрьдән улыбызны шахмат һәм шашка түгәрәгенә дә йөртә башладык. Бик шатланып, канатланып, әлеге өлкәне дә өйрәнә. Гомумән, мин аны бик сәләтле бала дип саныйм. Иң мөһиме – барысы да үз теләге белән ирешелгән уңышлар. Аңа бер кеше дә: «Әйдә, укы! Язарга өйрән!» – дип әйтмәде. Үзе теләп, рәхәтләнеп, шулардан тәм табып, өйдә шөгыльләнә ул. Үзем буш вакытларымда китап укырга яратам. Улыма да китапка мәхәббәт миннән күчкән дип уйлыйм, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Телне саклау мәсьәләсенә килгәндә, ул бүгенге көндә татар телен нигездә авыл саклап тора дип фикерли.
– Авылда татарча сөйләшәләр, татарча аралашалар, мәктәптә дә дәресләр күбесенчә татар телендә бара. Шәһәрдә, әлбәттә, башкача. Ләкин монда да күп нәрсә үзебездән тора. Иң беренче чиратта, телне саклауны үзебездән башларга кирәк! Гаиләдә ата-ананың баласы белән татар телендә аралашуы шарт. Аннары балалар татарча өйрәнүне мәктәптә дә дәвам итәргә тиеш. Шул очракта гына ул татар мохитендә үсә ала, шул очракта гына анда туган телгә карата ярату хисе уяначак. Әйтик, мәктәптә татар теле укытучысы бик тырышып татар телен өйрәтә, ләкин бала өенә кайтып русча сөйләшә – моның уңай нәтиҗәсе булырмы? Узган ел радиода минем тел темасына багышланган тапшыруым да чыкты. «Теле барның юлы бар» дип атала иде ул. Тапшыруның исеме үк барысын да әйтеп тора – туган телен белгән кешенең юлы бар. Минем фикеремчә, телнең киләчәге бар, ул сакланачак! Бүген шунысы куандыра – балалар, яшьләр арасында телне сакларга теләүчеләр, аны киләчәк буыннарга тапшырырга теләүчеләр күп. Соңгы елларда бу аеруча сизелә, телгә дә игътибар арта. Дөрес, телне бозып сөйләшүчеләр, арага рус сүзләре кыстыручылар күп. Ләкин алар бит барыбер татарча сөйләшергә тырыша. Шунысы мөһим дә инде. Махсус рәвештә татар телен өйрәтми торган әти-әниләрне, бәхеткә, очратканым юк. Бәлки андыйлар да бардыр... Бәлки алар башка телгә игътибарны күбрәк бирәләрдер, – ди әңгәмәдәшем.
Туган телне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү безнең – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы дип саныйм мин. Милләтнең өмете безгә – яшь буынга төбәлгән. «Син кем?» – дип сорасалар, күкрәкне киереп, көр тавыш белән: «Мин – татар!» – дип әйтә белергә кирәк, – дип нәтиҗә ясый Ришат Хаҗиев.
Татар теле – заманында халыкара телләрнең берсе булган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен тулылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдырган.
Фикер
Халкың тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул – тулы милләт, яртысы сөйләшә икән – ярым-йорты милләт, ә биштән бере сөйләшсә... Бүгенге көндә туган телебездә сөйләшкән халыкның саны куандырырлыкмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев