Рөстәм Закиров: “Илһам абый Шакировка караганда да әйбәтрәк җырлаганмын”
Татар эстрадасының моңлы гаиләсе белән сәхнә, кара пиар, гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләштек.
Узган атнада "Шәһри Чаллы”дан - Пятачок"ны иҗади гаилә – Закировлар гаиләсе гөрләткән иде. Бәйрәм алдыннан кунакларыбыз белән аралашып алырга җай чыкты. ТР халык артисты Рөстәм Закиров, ТР атказанган артисты Люция Мусина һәм аларның кызлары Миләүшә белән 1990 еллар эстрадасы үзенчәлекләре, сәхнә, кара пиар, гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләштек.
“Унҗиде ел арттадыр мин заманадан”
Рөстәм абый, әңгәмәбезне сезнең белән сөйләшүдән башлыйк әле. “Замана белән бергә атлау, бер агымда булу” дигән модалы сүз бар. Сез үзегезне замана белән бергә атлыйм дип әйтә аласызмы?
Рөстәм Закиров:
Мин заманадан бер унбиш ел артта калып барам бугай. Шушы ук телефоннан аралашулар буенча да үземне заманча кеше дип санамыйм. “Тойота Королла”мны моннан унҗиде ел элек алган идем. Менә шул унҗиде ел арттадыр мин.
Машинаның уңайсыз хәлдә калдырганы юктыр бит?
Рөстәм Закиров:
Нәрсә-нәрсә, әмма машинаның “подводить” иткәне юк. Тагын унҗиде ел йөрсен дигән теләктә.
Сезне бүгенге вазгыять борчыймы?
Рөстәм Закиров:
Илкүләм вазгыять тә, милли мәсьәләләр дә мине бик борчый. Әйтәсе килгән фикерләрем күп, әмма аларның барысын да әйтеп бетерергә ярамый. Дөньяда ниндидер бер төгәллек, тотрыклылык булсын иде. Аеруча да, соңгы өч елда шушы тотрыклылыкны күрәсе килә.
Бөтен нәрсәнең акчага кайтып калганын санамаганда, бүген эстрада нинди дә, элек нинди иде? Һәр чорның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләсәгез иде.
Рөстәм Закиров:
Минем татар җыр сәнгатенә килеп кергәнемә быел 37 ел була. Бүгенге белән чагыштырып әйтсәк, элек гомумән, җырчы булып китү ул бик зур мәртәбә саналды. Безнең вакытта бөтен кеше дә җырчы була алмый иде. СССР таркалганнан соң сәясәт икенчегә үзгәрде. 1990 елларда милли мәсьәләләр буенча да яңарыш булды. Габдулла Тукай исемендәге филармониянең эстрада бүлеге таркалганнан соң, коммерция концертлары башланып китте. Аларның беренчесен Фирзәр Мортазин эшләгән иде, икенчесен Салават Фәтхетдинов оештырды. Мин бу турыда еш әйтәм инде - ул елларда күпләрнең татар эстрадасы җырчысы буласы килүендә Салават Зәкиевичның өлеше зур. Җырчы буларак та, үзенең репертуарын яңарту буенча да, ул барысына да үрнәк булды. Әле менә сезнең белән очрашуга килгәндә дә, Салават Зәкиевич белән Мамадыш тукталышында очрашып, сөйләшеп тордык. Аның репертуарында 600дән артык җыр бар. Соңгы 5 елда ул үзенең концертларын элеккеге репертуарыннан әзерли. Салават Зәкиевич акча эшли белә торган җырчы буларак та, спортсмен буларак та артист һөнәренең дәрәҗәсен күтәрде.
Без эшли башлаган чорда җырчы булып китү мөмкинлеге барысына да бирелмәде. Худсовет аша бөтен җырлар да үтми иде. Татарстан радиосы өчен язылганда һәр бүлмә саен бер комиссия әгъзалары утырды. Ул вакытта чынлап торып татар теленең сафлыгы өчен көрәш барды. Худсоветлар җырны вокал ягыннан гына карамыйча, хәтта сүзне тыңкыш итеп әйтсәң дә үткәрмиләр иде. Безнең заманда җырчыга куелган таләпләр белән бүгенге таләпләр - җир белән күк аермасы.
Җырның сүзләренә дә игътибар иткәннәрдер?
Рөстәм Закиров:
Кемнең кулында - шуның авызында, дигәндәй. Худсовет дигәч тә, ул вакытта да, үзенекен тарту дигән әйбер бар иде. Баштарак радиода музыкаль мөхәррир Әхмәт Рәшитов булды, худсоветны аның шигырьләре күп үтте. Аннан соң радиога Рафис Корбан, Шәмсия Җиһангировалар килеп керде. Композиторлар җырларны аларның сүзләренә күп яза башладылар.
Хәзер дә “җырларны иләк аша уздырырга сәнгать советлары кирәк” дигән сүзләр ишетергә туры килә. Минем фикеремчә, бүгенге дәүләт радиолары милләт өчен эшләргә тиеш. Акчасын алып, җырын ротациягә биреп, җырчыларны популярлаштыру булырга тиеш түгел аларның максаты. Радиолар милли мәсьәләләрне кайгыртсыннар иде. Сәясәтен дә, башкасын да, күпкырлы темаларны колачлау булырга тиеш радиоларда. Ә радиолар хәзер зурлап концертлар оештыру белән мәшгуль. Аларның шаулап-гөрләп узулары әйбәттер дә, бәлки, әмма концертны аны җырчы үзе дә куя ала.
Үзегезнең худсовет аша үтмәгән җырларыгыз булдымы?
Рөстәм Закиров:
Институтны тәмамлаганда, Татарстан радиосында минем унлап җырым бар иде инде. Укып бетергәч, миңа 3 елдан артык Харис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамблендә эшләргә туры килде. Алар белән радиога язылганда барысы да тәртиптә кебек була. Берәр атнадан худсовет үз сүзен әйтә. Миңа: “Нигъмәтҗанов ансамбле уйнап бетерә алмады”, - диләр иде. Ә Харис Нигъмәтҗановка: “Җыр вокал ягыннан үтеп бетмәде”, - диләр икән (көлә).
Мин радио өчен язылган язмаларымны, худсоветка тапшырганчы, үземә күчереп алып бардым. Алар минем архивта саклана. Әлеге Харис Нигъмәтҗанов ансамбле белән яздырган җырлардан үземә иң ошаганы - “Дулкын” халык көе. Мин аны Илһам абый Шакировка караганда да әйбәтрәк җырлаганмын дип, курыкмыйча, бераз мактанып та әйтә алам. Аның бер генә китек җире бар, тик анысын гафу итәргә була.
Кайвакыт гаепне үземнән эзләми идем. Күп нәрсә “сведение”дән дә тора. “Җанымда яз булып кал әле” дигән җырны моннан ун ел элек өч тапкыр яздырырырга туры килде. Аңа аранжировканы Адель Хәмзин ясады. Чагыштыру китерсәк, бездә табигый ресурслар , әйтик агач күп булса да, җиһазларны Финляндиядә, Италиядә ясатып алып кайталар. Бу очракта да шулай ук, композитор чималны бирә, тик аны товар итеп ясаучы - җырчы һәм аранжировка остасы. Соңгы сүзне барыбер алар әйтә.
Бүген җыр табуы кыенмы?
Заманадан 17 ел артта калган кеше буларак, минем өчен кыен. Миңа туры килә торган җырлар аз. Ә менә Люциянең соңгы вакытта 5-6 матур җыры килеп чыкты. Ләкин, безнең акча эшләү мөмкинлеге белән, хәзер аранжировкалар кыйммәт булуын да әйтергә кирәк.
Аранжировка остасы буларак Адель Хәмзин белән хезмәттәшлек итәбез дидегез. Җырларны тагын кемнәрдә эшләтәсез?
Рөстәм Закиров:
Минем инде бер 3 ел аранжировка эшләткәнем юк. Бик рәхәт (көлә).
Люция Мусина:
Җырларымны Илдус Дәүләнов, Нияз Вәлиев, Динар Мингалиевларда ясаткан бар. Матуррак килеп чыкмасмы дип уйлап, күбрәк шул популяр аранжировка осталарын карыйсың инде.
“Мин - Татарстанның халык артисты түгел, татарның халык артисты”
Рөстәм абый, сезнең инде 30 еллап популяр булган җырларыгыз бар. Бүгенге эстрадада шулай озак яшәячәк җырлар күрәсезме?
Рөстәм Закиров:
Бүгенге көндә дә сыйфатлы җырлар аз түгел. Ни өчен 1990-2000 еллар арасында бик күп матур җырлар барлыкка килдеме? Чөнки ул чорда татар җыр сәнгатенә Пермь өлкәсендәге автор Сәүбән Чуганаев, Себердәге үзэшчән авторлар иҗат иткән, Башкортстанда инде тыңланып туелып, әле бездә ишетелмәгән җырлар кайтты. Шуңа да эстрадага кинәт бик күп яхшы җырлар килеп кергән кебек булды. Чынлыкта, яхшы җырлар элек тә бик сирәк туганнар алар. Хәзер дә матур, популяр җырлар килеп чыгып тора. Әйтик, Вадим Захаровның 80-90 процент җыры бөтен тамашачының да күңеленә керә торган җырлар. Чөнки җырның популяр булуы автордан гына түгел, башкаручыдан да тора. Ул җырларны җиренә җиткереп җырлый.
Сезнең күзлектән профессиональ җырчы нинди булырга тиеш ул?
Рөстәм Закиров:
Беренчедән, профессиональ җырчының таныклыгы булырга тиеш. Мин үзем бүгенге көндә шулай ук профессиональ җырчы түгел, музыка факультетын тәмамлаган артист кына. Кызым Миләүшә менә профессиональ җырчы, аның таныклыгы бар (көлә).
Мин классик җырларны матур итеп, җиренә җиткереп башкара алучыларны профессиональ җырчы дип саныйм. Алар ул җырларны 3-4 телдә җырлый алырга тиеш. Минем инде бу турыда әйткәнем дә бар. Мин - Татарстанның халык артисты түгел, татар халкының халык артисты. Кушма банкетларда рус милләтеннән булган кунаклар: “Ты умеешь по русски петь?”- дип сораганнан соң, Лев Лещенко репертуарыннан нибары бер җыр өйрәндем. Шуңа мин үземне татар халкының халык җырчысы дип йөрим.
“Без - эстрадада беренче пиар ясаган җырчылар”
Җырчылар арасында соңгы вакытта кара пиар еш кулланыла. Аерылышалар, яңадан кушылалар. Төрле уйдырмалар чыгаралар. Сезнең гаилә ничек карый танылуның мондый ысулларына?
Люция Мусина:
Мин каршы. Безгә дә: “Әйдәгез сезне аерылышалар икән дип языйк әле. Кызык була бит ул. Концертларыгызга халык күбрәк йөри башлаячак”, - дип тәкъдим итүчеләр булды. “Кирәкми, Аллам сакласын”, - дидем. Мин андый әйберләрдән бик куркам.
Рөстәм Закиров:
Дөресен әйткәндә, татар эстрадасындагы иң беренче пиарны ясаган кешеләр Эльвира Хәйруллина белән без булдык.
Татар яшьләре җыеныннан соң Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинова, Резидә Шәрәфиева белән Равил Галиев, тагын берничә җырчы бергә җырлый башлады. Мин дә үземә туры килә торган җырчы карарга тотындым. Фәйрүзә Сибгатуллинаның манералары минекенә охшаган, Резидә Төхвәтуллина бармый - ул халыкчан гына җырлый. Мин халыкчан бертөрле җырлыйм, ә Эльвира бөтенләй икенче төрле җырлар башкара. Шуңа да Эльвирага бергәләп эшләп карарга тәкъдим иттем. Пермь өлкәсенә концертлар белән чыгып киттек. Шагыйрә Таңчулпан Әхмәтова алып барды безнең концертларны. Ул “Шәһри Казан” газетасында да эшли иде. Поездда кайтканда: “Әйдә “Рөстәм +Эльвира” афишасын эшлик әле”, - ди бу безгә. Янәсе, Эльвира безнең авылга кайтып, сыерга хәтле сауган. Без ризалаштык.
Авылга концерт белән кайтканда, залда утырган һәр кешегә аудиокассетамны өләштем. Янымда Эльвираның да сатарга дип йөртә торган унбишләп кассетасы бар иде. Учакка утын өстәп, сәхнәдән: “Монысы килен күчтәнәче булсын”, - дип, аларны да биреп җибәрдем. Болар барысы да гайбәт сүзләр таралуга сәбәп булды.
Люция Мусина:
Без ул вакытта Рөстәм белән очраша идек инде. Рөстәм миннән: “Афишаны шулай-шулай язсак, син каршы түгелме?” - дип сорады. “Теләсә нәрсә эшлә, син минем ирем түгел бит”, - дидем. Исем китмәде инде. Дөресен әйткәндә, мин ул яңалыкны шулай кабартырлар дип уйламадым да.
Рөстәм концертлар белән йөри, мин укыйм. Берзаман миннән бөтенесе: “Рөстәм белән Эльвира өйләнешә икән, сез аерылыштыгызмыни?” - дип килеп сорый башламасыннармы! Шунда гына андый әйберләр белән уйнарга ярамаганны аңлап алдым.
Моның шаукымы без Рөстәм белән өйләнешкәч тә барды әле, әллә ниләр ишеттерделәр. Кәефне төшерәләр иде. Мин дөрес түгел икәнен беләм дә, ә халык бит шуңа ышана.
Сез гаиләдә ике җырчы. Икегез ике төрле җырлыйсыз. Безнең карашка, Рөстәм абый гына лидер дип тә әйтеп булмый. Люция апа, сезнең дә амбицияләр бар икәнлеге сизелеп тора.
Люция Мусина:
Амбицияләрем бар, әлбәттә. Җыр язучы авторлар миңа үзләренең бик матур җырларын бирделәр. Ул җырларны халыкка җиткерү, күрсәтү өчен, үземнең концертларымны да оештырдым. Аларны халык бик җылы кабул итте. Әмма: “Нигә аерым концертлар куясыз? Бергә куегыз әле”, - дип тә әйтәләр иде.
Шул ук вакытта сез нәфис, тыйнак та. Артыгыздан “кем соң әле бу?” дип калырлык.
Люция Мусина:
Хәмдүнә апа Тимергалиева да миңа: “Эстрадада синең шикелле елмайган һәм синең кебек тыйнак җырчы юк. Син шуның белән үзенчәлекле дә”, - дип әйтә торган иде.
“Кайвакыт яшь чакта күбрәк эшләргә кирәк булган дигән хис уяна”
Рөстәм абый, Люция апа, хәзер инде балаларыгыз - улыгыз Айрат белән кызыгыз Миләүшә дә сезнең юлдан китеп баралар. Сез аларның сәхнәгә тартылуына ничек карадыгыз? Артист булу – җиңел хезмәт түгел.
Рөстәм Закиров:
Минем балаларга беркайчан да эстрадада авыр дип әйткәнем булмады. Әгәр дә бала үзенең юлын, бәхетен шунда таба ала икән, нигә каршы килергә? Ай, сез артистларның тормышы авыр инде диючеләр күп. Безгә авырлыкны шул ук радио-телевидениеләр, мәдәният йортларының аренда өчен 400-500 мең сум акча сораулары, реклама, видеоролик бәяләре һәм башкалар тудыра.
Вакытында тирләп-пешеп эшләгән булсам, мин бәлки хәзер, материаль яктан 10-15 тапкыр баерак булыр идем. Кайвакыт яшь чакта күбрәк эшләргә кирәк булган дигән хис уяна. Сәхнә яшьләрне ярата. Үзеңне чакырмагач, республика, Казан тирәсендә күңел ачу чаралары юктыр сыман. Ә бит Айратны кайчак бер көнне икешәр-өчәр җиргә чакыралар. Димәк, алар бар.
Әле быелгы Сабантуйлар, курсташлар очрашуы фотоларыннан үземнең тышкы кыяфәтне карап утырдым да: “Энекәш тартылырга кирәк”, - дип сөйләшәм үз-үзем белән. “Мондый матур бегемотны кемнең күрәсе килсең инде, кәнишне чакырмыйлар”, - минәйтәм (көлә). Аллаһка шөкер, аның каравы хатын бик нәфис, бик матур.
Айрат сездән аерылып тора, икенче төрлерәк формат. Бүгенге көндә үзен эзли. Саксофонда уйный иде, инде җырлый да башлады. Бер очрашуда сез Айратның иҗатын Салават Фәтхетдинов мактавы хакында әйткән идегез. Сезгә аның фикерегезне хуплавы, сезгә икеләнергә урын калдырмавы мөһимме? Ул сезнең өчен авторитетмы?
Мин Салават Зәкиевичның күп кенә фикерләре белән килешеп бетмим. Тик бу очракта аның сүзләре мине чыннан да тынычландырды.
Бүгенге көндә Айрат популяр музыкант дип әйтик. Әмма ул артист буларак кына популяр. Музыкант буларак аңа әле эшлисе дә эшлисе. Бу турыда Айратка гел әйтеп торам, әлегә колагына алмый. Ул хәзер саксофон белән өстәмә шөгыльләнми, шул бер агымга гына ияреп бара.
Айрат әкренләп җырлый да башлады. Миңа улымның җырлавы ошады - фикерен җиткерә белә, җырында яна, яши. Чыннан да, үзен эзли. Тапсын гына! Мин аңа әтиләрчә “мин заманча” дип артык сүзләр сөйләмә, кирәкмәгән кара пиарлар белән шөгыльләнмә дип киңәш итәм. Кешенең эшләгән эшенә сөйләгән сүзе туры килергә тиеш.
Сез үзегез 17 елга соңга калып барам дидегез. Бәлки, Айратка сез бирә торган киңәшләр дә заманадан арттарак кала торгандыр?
Ул минем киңәшне тыңламаса, заманадан артта калырга мөмкин. Ул шөгыльләнергә, репертуарын булдырырга тиеш.
Айрат хөр, артык ирекле. Миләүшә күбрәк сезгә охшаган. Сез аларны ничек бар, шулай кабул итәсезме? Миләүшәгә үсү өчен ниндирәк киңәшләр бирәсез?
Миләүшәгә аңа барысы да тиз һәм җайлы кирәк. Әмма ул шөгыльләнә, үз өстендә эшли, тырыша. Кызымның үз репертуарын булдыруын телим. Аның бер уңышлы җыры килеп чыкты, алга таба шундый җырлары күп булырга тиеш.
Балалар сәхнәгә кайчан чыга башлады?
Безнең балалар шушы үзебез үткәрә торган “Пошалым фестивале”ннән җырлый башладылар. Әле мин бу хакта Айратның үзенә дә әйттем. Бер әңгәмә вакытында эстрадада эшләгән җырчыларын мактап чыкты да: “Сине иң беренче сәхнәгә бастырган кешеләр - әтиең белән әниең. Сине аякка бастырган кешеләр - без”, - минәйтәм. Банкетларга һәрвакыт үзем белән Айратны да алып чыгып китә торган идем. Уйнасын, күренсен дип.
Айрат, ничектер, сәхнәгә кинәт килеп чыккан кебек булды ул.
Музыка көллиятенең 3 курсында укыганда Айратны Рифат Зарипов үз төркеменә чакырып алган. Бәясен килешкәннәр. Рифат белән үзем дә шалтыратыштым.. “Рөстәм абый, аена 10-15 концерт кына безнең, “нагрузка” күп түгел”, - ди. “Ярар, ләкин миңа иң мөһиме баланы укыту,” - дидем.
Берзаман Рифатның концертлары пикка китте. Аена 20-25шәр концерт боларның. Декабрь ахырына таба Айратка: “Ничек укулар, улым?” - дим. Бу инде күзгә карый алмый. Әхә, нидер бар монда минәйтәм, кереп чыгыйм әле мин училищега. Килеп кердем. “Как там Айрат Закиров, оркестровый, 3 курс?” – дим. “Охо-хо”, - ди укытучылары. Карасам, бөтен имтиханы икеле, зачетлары куелмаган.
Шул көнне концерт белән Кукмарага барырга тиешләр иде. “Бармыйсың”, - дидем. Рифатлар котыртканнар моны: “Сиңа нәрсәгә укырга, без Салават абый белән гастрольләргә йөрдек, укымадык”, - дип. Ә мин укырга кирәк икәнлеген беләм!
Экстрен гына имтихан бирделәр дә болар, башланды пандемия. Җыйнаулашып өйдә утырабыз. Беркөнне яныма килгән: “Әти, мин армиягә китәм”, - ди. Кырым ягында хезмәт итәргә сөйләшкән, кояшта кызынып ятмакчы бу, кыскасы.
Аллаһга тапшырып җибәрдек үзен армиягә. Анда оркестрда уйнап, шөгыльләнеп кайткач, 4 курсны бик каты укыды. Армия файдага булды, ул анда уйнау буенча бик каты үсте.
Айрат саксофонда бик матур хәрәкәтләр ясап, үзенчәлекле итеп уйный. Саксофонда уйнау буенча Айратка сез дә киңәшләр биргәнсездер.
Люция Мусина:
Саксофонда уйный башлагач, мин Айратка азрак хәрәкәтләнеп уйна дип киңәш иттем. Америкада бии-бии уйный торган бер музыкант бар, азрак шуның манераларын да алдык. “Син җырла да, уйна да, шуның белән үз йөзеңне булдырырсың”, - дип тә әйтә торган идем. Ул вакытта җырлыйсы килмәде, хәзер Аллаһка шөкер, җырга да тартыла башлады.
Рөстәм Закиров:
Түбән Камага бардык та, үзем җырлаганнан соң Айратның чыгышын карап торам. Ун тапкыр чыгыш ясаса да, аның хәрәкәтләре бер үк. Ягъни, аның хәрәкәтләре профессиональ дәрәҗәдә куелган, “шабашный” вариант түгел.
Шулай булса да, Айратның ул сикерүләрен кемнәр генә тәнкыйтьләмәде! Арчада булган концерттан соң бер танышыбыз килгән. Чырайларын ямьсез итеп чыткан, кыяфәтен күрсәң! “Рөстәм, синең Айратың нәрсә эшли ул анда?” - ди. Шул сүзләр җитә калды. Танышлардан шалтыратып сорыйм: “Карадыгызмы? Айрат шул хәтле бозамыни ул концертны?” - дим. “Юк, барысы да “на ура”, - диләр.
Шул хәлләрдән соң мин Айратка азрак әйткәли башладым. Теләчедә бер дустыбыз бар безнең. Шул ишетеп алып: “Рөстәм, Айратка хәзер 24 яшь. Менә бер алты ел үтәр, әйтте диярсең. Айрат сикермәячәк. Сикереп калсын. Син сикер дип әйтәчәксең, ә ул сикермәячәк. Аның вакыты бер генә, - дип тынычландырды (көлешәбез).
“Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләдем”
Миләүшә, ә син кайчан җырлый башладың? Сәхнәгә ничек тартылдың?
Миләүшә Закирова:
Кечкенә чакта минем биисем килә иде. Соңрак җырга тартыла башладым. Вокал белән шөгыльләнергә теләсәм дә, музыка мәктәбенең вокал бүлегендә урыннар юк иде. Хорга гына йөрдем. Укытучыларым исә минем ничек җырлаганымны белмәгәннәр дә икән. Бер дәрес алдыннан үзалдыма ниндидер җыр көйләп утыра идем. Укытучым ишетеп алып, үзендә шөгыльләнергә тәкъдим ясады. Шулай итеп вокалга йөри, төрле бәйгеләрдә катнаша башладым. Хәзер аларга артык исем китми. Әмма элек иң зур максатым - бәйгеләрдә җиңү иде.
Айрат абый музыка училищесына укырга кергәч, минем дә шул уку йортында вокалга өйрәнәсем килә башлады.
Яшьләр, гадәттә, иҗат юлын төрле җырчылар төркемендә башлыйлар.
Миләүшә Закирова:
Мин дә бер ел буе Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләдем, аның концертларында чыгышлар ясадым. Минем өчен ул зур тәҗрибә булды. Ул үз төркемендәге яшьләр белән көндезге концертлар да оештырды. Аны театральләштерелгән тамаша форматында Марсель Мәхмүтов ясады. Узган ел мондый концертлар Чаллыда, Уфада узган иде. Быел менә Казанда да куярга җыенабыз. Хәзер шуларда катнашырга әзерләнәм.
Гаилә төркеме буларак чыгышлар ясау үзенчә бер җаваплылык бит инде ул. Әле бит бергәләп акча эшләргә, команда булып ыргылырга да кирәк. Балалар инде дуэт буларак та җырлый башлаганнар икән.
Миләүшә Закирова:
Абый белән башкара торган “Хәтимә” җырына 8 ел инде. Аны беренче тапкыр әтинең 50 яшьлек юбилеенда җырлаган идек.
Алайса сездән яңа дуэт җырлар көтәргә кала.
Рөстәм Закиров:
Үзләренә дә әйтеп торам, яңа җырлар кирәклеге турында. Яшерен-батырын түгел, кайчак безне икенче сорткарак калдырасылары килә балаларның. Башка уңышлырак артистлар янына омтылалар. Чынлыкта, үзебезгә дә ниндидер үзгәрешләр кирәк. Миңа да бер ун кило авырлыкны ташлап, Люция белән дуэтлар яздырырга иде.
Балалар сезнең өчен дә мотивация, әйеме? Алар сезне үзегезгә читтән, яңача карарга этәрә.
Рөстәм Закиров:
Әлбәттә. Хәзер аның тамашачысы да таләпчән, өстәвенә гел үзгәреп тора. Моннан ун ел элек хастаханәдә бер хатын: “Заманча концертларга йөрисе килә, туйдырды инде ул моң-зар”, - дип әйткән иде миңа. Чыннан да, гел-гел моңаеп утырасы килми тамашачының.
Люция Мусина:
Шуңа да көз көне булачак концертларыбызны җиренә җиткереп, режиссер белән әзерлисебез килә. Эчтәлекле, безнең гаиләне ача торган концерт ясарга җыенабыз.
Сезне яңа концерт программагыз белән Чаллыда да көтеп калабыз! Бик зур рәхмәт әңгәмәгез өчен! Иҗади эшчәнлегегездә зур уңышлар теләп калам!
Гөлназ Хәбибуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев