Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рәсимә аңлар иде

«Акча барысын да хәл итә инде», – диярләр кайберәүләр. Ләкин миһербанлыкны сатып алып булмый шул.

Хатыным белән тату гомер иттек. Мин кулдан килгәнчә аңа өй эшләрендә булышып яшәдем, ул миңа авыр вакытларда таяныч булды. Ләкин, лаеклы ялга чыккач авырый башлады. Аңа кадәр төзәлеп бетмәгән күпердән чыкканда егылып башын бәргән иде. Рентген баш миендәге үзгәреш шуннан башланганын күрсәткән. Хатыным беренче мәлләрдә вак-төякләрне генә онытса, соңыннан үзенә ничә яшь икәнен дә әйтә алмый башлады. Миңа аны карау авырлашты. Кызым әнисен шәһәргә алып китеп карар иде, әмма фатирлары ике бүлмәле генә. Шунда ире, яшүсмер улы белән яшиләр. Ә әнисе кайвакыт бәдрәфкә дә барып җитә алмый... Шуңа күрә, кызым белән киңәштем дә, шундый авыруны карый-тәрбияли белүчене эзләргә тотындым, төрле җиргә игъланнар бирдем. Күп тә үтмәде, бер хатын шалтыратты.

Рәсимә исемле, 50 яшьлек ханым икән. Авылга күченеп кайтырга да риза. Ул шәһәрдән кайтып бездә яши башлады. Шәһәрдәге бер бүлмәле фатирында улы белән килене калган икән. Ашарга пешерүне дә үз өстенә алды, миңа моның бер авырлыгы да юк, диде. Камыр ризыкларының тәмен оныта башлаган идем инде. Ә монда йокыдан торуга бәрәңге пәрәмәче көтеп тора. Әни аны дучмак дип йөртә иде. Рәсимә белән һәркөнне сөйләшә-сөйләшә чәй эчәбез. Хатыным безне тыңлап кына утыра. Пенсиям әйбәт минем, шуңа күрә ашау-эчү дә мулдан. Шулай яшәп ятканда хатыным үлеп китте. Соңгы көннәре тәрбиядә үтте бәгыремнең. Рәсимә бик яхшы карады аны. «Акча барысын да хәл итә инде», – диярләр кайберәүләр. Ләкин миһербанлыкны сатып алып булмый шул. Рәсимә китәр алдыннан бик моңсуланды. Бер бүлмәле фатирда килене белән яшисе килмәве сизелде. Әллә ни уйлап тормыйча: «Йортым зур, монда яшә», – дидем. Бу адымымны беркем аңламады, хупламады. Кызым: «Әти, сиңа 65 яшь, бу хатынга – 51, менә күрерсең, сизми дә калырсың, ул сине үзенә өйләндерәчәк, чөнки пенсияң әйбәт, йортыбыз яхшы», – диде. «Ә син, әниең кебек авырсам, мине карарсыңмы соң?» – дип сорарга батырчылык итмәдем. Ә Рәсимәгә ул сорауны бирә алам мин. Уңай җавап ишетәчәгемне дә беләм. Тик хәзер ничек яшәргә икәнлеген генә аңлый алмыйм. Миңа нишләргә икән?

Рәдиф.

Фото: dom-prestarelyh.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар

2
X