Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов: «Илмирага күбрәк мин яраклаша идем»

Җырчы бүгенге көндә яңа сезон концертларына әзерләнеп йөри. Безнең чакыруны кире какмыйча, редакциябезгә туры эфирга килде ул.

Руслан Кираметдинов – татар эстрадасында үз урынын алган, татар җырын җиренә җиткереп башкаручы җырчы. Үзенә генә хас тавышы, моңы, мөлаемлыгы белән халык мәхәббәтен яулады ул. Хатыны Илмира Нәгыймова белән дуэтлар җырлап та танылдылар. Матур пар диләр иде алар турында. Тик бер ел элек, аяз көнне яшен суккан кебек, әлеге гаиләнең таркалуы турында хәбәр таралды. Ул гына да түгел, Илмира социаль челтәрдә бу турыда шаулатып язып чыкты. Русланның эчүе, кул күтәрүе хакында сөйләде. Халык фикере, гадәттәгечә, икегә бүленде. Бер як Илмираны хупласа, икенчеләре Русланны якларга алынды.

Дөрес, әлеге хәлләр аларны тагын да популярлаштырып җибәрде-җибәрүен. Татар эстрадасы йолдызларының Руслан Кираметдинов һәм Илмира Нәгыймова кебек болай игътибар үзәгендә торганы булмагандыр әле.

Илмира белән без бу вакыйгалар турында берничә тапкыр ачыктан-ачык сөйләштек. Язмаларны укучыларыбызга да тәкъдим иттек. Ә Руслан үзе бу хәлләр турында ни уйлый соң? Нинди хисләр кичерә? Ни дисәң дә, гаиләң таркалу, балалардан аерылу әллә нинди көчле ир-атны да аяктан егарга мөмкин бит. 

Руслан Кираметдинов бүгенге көндә яңа сезон концертларына әзерләнеп йөри. Безнең чакыруны кире какмыйча, редакциябезгә туры эфирга килде ул. 
Кем соң ул Руслан? Тумышы белән кайдан? Нәрсәләр турында хыялланган? Гаиләсендә булган хәлләрне ничек кичерә? 

– Мин Чаллы егете. Әтием Менделеевск районы Сарсаз, әнием Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылыннан. Ике якны да тигез күреп үстек, балачак күбрәк авылда үтте. Шулай да әни ягына, Яңа Иштирәккә ешрак кайта идек. Анда икетуган абыйлар белән техника арасында буталып үстек. Олы абыйлар йөк машиналарын ремонтлаганда без малай-шалай гел шул тирәдә була идек. Авылда башка эшләр, башка рәхәтлекләр дә җитәрлек. Су керү, печән эшләү, бакча, көтү... Миңа болар барысы да ошый иде. Әбиемә сүз дә биргәнемне хәтерлим. Укуларны тәмамлап, шәһәрдә эшләрне бетергәч, авылга синең янга кайтам, дидем аңа. Күп итеп мал-туар үстерермен, абыйлар белән урман кисәргә йөрермен, дидем. Ул сүзләр Аллаһның амин дигән чагына туры килгәндер. Хәтерлисезме, 2020 елда дөньяда пандемия башланды. Кризис булды ул. Без артист халкы да эшсез калдык. Күңел ачу чаралары тыелды. Гаиләне туйдырырга кирәк бит. Шул чакта урман кисәргә туры килде миңа. Зур йөк машиналары белән агач кисәргә йөрдек. Шулай итеп урманчы да булып алдым. Кызганыч, әби генә исән түгел иде.

– Алайса Башкортостанда синең исем бирелгән урамга нәсел тамырларың тоташмаган икән? Аның тарихы ничек?

– Бервакыт җырчы Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз шалтыратып, Башкортостанда яңа төзелеп килгән Завидово поселогының төп урамына минем исемне бирергә теләүләрен әйтте. Мин моны шаярту дип кенә кабул иттем, ышанмадым. Урамга кеше исемен үзе үлгәч кенә бирәләр бит, дим. Кайтсам, чыннан да шулай. Хәтта махсус таныклыгы да бар. Гадәттә, мондый игътибар күрсәтелгәч җавап та бирәсе була. Тик миңа эш йөкләүче булмады. 

– Иҗатка беренче адымнарыңны хәтерлисеңме? 

– Әни сөйләвенчә, тәпи киткәч тә телевизордан Салават абый җырласа, шуңа таба бара торган булганмын. Телевизорга тотынып кулларым белән аны тотып алырга теләгәнмен, омтылганмын димме соң? Балалар бакчасына йөри башлагач, җырларга сәләтем барлыгын белеп, конкурска әзерләделәр. 3-4 яшьләр тирәсе булгандыр. Әле дә ГЦДТның зур залына чыгып җырлаганымны бераз хәтерлим. Миңа панда аюы йомшак уенчыгын бирделәр. 29нчы мәктәпкә укыдым мин. Анда да төрле кичәләрдә җырлаталар иде. Югары классларда дус егетләр белән КВН командасы оештырдык. Кыскасы, активистлар идек. Әле кичә генә классташым, дус егет Руслан Израильдән кайтып төште. Ул анда өч ел повар булып эшләде. Аның белән дә яшь чакларны искә төшереп утырдык. Кызык вакыйга искә төште. Мәктәптә укып йөргән чаклар, җәйге каникул вакыты. Бераз акча эшләп алабыз дип, төзелешкә эшкә урнаштык. Без хәзер яшәгән 65нче комплекс төзелеп кенә килә иде әле. Шулай обед ашагач, җырлаштырып йөри идем, краннан бер апа төште дә миңа эндәште. «Улым, син монда нишләп йөрисең? Синең урының монда түгел. Әйдә, мин сине җырчылар белән таныштырам», – диде. Озак та үтми без Гөлназ Сираева белән танышып җыр яздырдык. 

– Иң яратып башкара торган җырың кайсы? Аның язылу тарихы ничегрәк?

– Иң яраткан җырым – «Бәгырең таш булса». Бу җырны 9нчы класста чагында тарих дәресендә утырганда тиз генә язып куйдык. Икенче классташым Руслан сүзләрен язды, мин көен. Озак та үтми, бу җыр «Күңел» радиосында чыкты. Аннары аны Казанда ишетеп алдылар. Соңрак халык яратып кабул иткән «Сөеп туймадым», «Кеше бәхетеннән көнләшмәгез!», «Ташлап китмә» җырлары дөньяга чыкты.

– Октябрьдә яңа сезонны башлап җибәрәсең. Продюсер белән эшлисеңме? Нәрсәләр көтелә?

– Продюсерым юк, барысын да үзем әзерлим. Директорым бар, әлбәттә. Дустым Айдар Сәфәргалин белән бергә иҗат юлын башлап җибәргән идек. Аннары юллар аерылып торды. Аллаһ боерса, сезонны 17 октябрьдә Менделеевскида башлыйбыз да, аннары Татарстанны, Башкортостанны урап, Казан белән тәмамлыйбыз. Бу сезонда 100 концерт куярга исәплим. Иң мөһиме, дөньялар имин булсын. Концертларның программасы бай. Тамашачы елап та алачак, юмор да булачак анда, биюләр дә. 12 кешедән торган яңа команда тупладым. Концертта музыкантлар тере тавышка уйнаячак. Алайса, музыка яздырып, сәхнәдә болай гына инструмент тотып торучылар байтак. Бездә бар да чын.

– Балалар белән булырга да вакыт табасың? Социаль челтәрләрдән күргәнебезчә, еш күрешәсез икән.

– Әлбәттә, улым Камил, кызым Ясминә белән һәрвакыт телефоннан  элемтәдә торабыз. Мәктәпкә, бакчага барганда да, аннан чыккач та миңа шалтыраталар. Очрашсак инде, кайда телиләр шунда алып барам. Әмма аларга кайдадыр бару яки бармау мөһим түгел. Бергә үткән вакыт кадерле. Социаль челтәрләргә килгәндә, мин ул нәрсәне гомумән яратып бетермим. Анда озак утырганым да юк. Кәеф булса гына кайчак фото урнаштырам.

– Руслан, газета укучыларыбыз сорый: Илмира белән аерылуда Руслан үзен гаепле саный микән?

– Юк, санамыйм.

– Илмира бер интервьюда безнең тавышлар туры килми иде диде. Шулай дуэт җырлап йөрдек диде. Бу шулаймы?

– Чыннан да, тавышлар туры килми безнең. Тырыша идек. Илмира үзенчә җырласа да, күбрәк мин яраклаша идем. 

– Аерылу беркайчан да тетрәнүсез булмый. Бу вакыйгадан соң синең турыда эчә икән дигән сүз таралды. Алайса ничек соң иҗатка көч таптың? Нәрсә булыша? Аерылышкач синең популярлыгың артып та китте сыман?

– Үзем. Ничек яшәгәнмен, шулай дәвам итәм. Иҗат итәм, концертларга әзерләнәм, балаларымны кайгыртам. Тугры дуслар, яраткан тамашачым бар. Социаль челтәрдә күрдем, эчә, кыйный, сугыша дип яздылар. Комментарийларга исең-акылың китәрлек. Миндә бер сорау туа, аларны язучылар үзләре бер дә эчми микәнни соң?! Артистларны гомер сөйләгәннәр инде ул. Бәлки сөйләргә тиешләрдер дә. Ачу килгәндә андыйларга үзегезне белегез диясе килә. Ә болай, бәхетле булыгыз дим! Һәрнәрсәнең позитив, яхшы ягын табарга кирәк. Тик мондый ямьсез сөйләүләр татар халкына хас түгел. Мин моны күңелем белән бер дә кабул итә алмыйм. Кызганыч, соңгы арада артистлар да, кешеләр дә, чит илләрдән күреп, шул начар нәрсәне гадәткә кертеп җибәрде. Татар моңын, аның колоритын, гомумән, татарлыкны югалтмаска кирәк безгә!

Фото Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

44

1

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес