Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдиновны шаккатырган егет

Шәһәрдәшебезне башка артистлар да мактый.

Илназ Харисов Чаллының 29нчы гимназиясендә 6нчы сыйныфта укый. Ул Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы музыка мәктәбенең баян һәм вокал бүлекләрендә дә белем ала. Сәләтле яшь шәһәрдәшебез һәм аны чын татар егете итеп тәрбияләүче әти-әнисе, әбисе белән очрашкан көнне ул әле генә республикакүләм «Сәйлән» телевизион җыр фестивале финалына үтеп, чыгыш ясап кайткан иде.

Харисовларның олысы-кечесе Илназның чыгышларын телевизордан игътибар белән, аның өчен җан атып карап бара. Дулкынланырлык та – «Сәйлән» фестивалендә катнашу өчен 800 бала мөрәҗәгать иткән. Шулар арасыннан сайлап алынган 150 баланың 8е генә финалга үткән. Җиңеп чыгар өчен Илназга шактый тырышырга, укытучысы Диләрә Әзһәм кызы Камалова белән ярты ел дәвамында ныклап әзерләнергә туры килгән.

Бәйге дәвамында һәр бала дүрт жанрдагы җыр башкарган. Илназ «Чияле» татар халык җырын, Илһам ага Шакиров репертуарыннан «Татар кызы»н сайлаган. Ә балалар өчен иҗат ителгән җырлардан оештыручылар аңа «Мин татарча сөйләшәм» композициясен тәкъдим иткән. 

– Иң авыры һәм иң кызыгы альтернатива жанрында «Әссәләмәгаләйкем» җырын джаз стилендә башкару булды. Аның аранжировкасын өлкәннәрнең «Үзгәреш җиле» фестиваленә дип Венера Ганиева эшләгән. Җырлаганда Майкл Джексонның танылган хәрәкәтен – «лунная походка»ны да биергә өйрәндем, – дип сөйләде Илназ. 

Венера Ганиеваның «Бу бик авыр җыр, анда тон үзгәрешләре күп, булдырдың!» дигән сүзләрен ишетү аеруча рәхәт була аңа. Җюридагы башка дәрәҗәле артистлар да шәһәрдәшебезне мактый. «Шаккатып утырам, берсеннән-берсе уздырып, катлаулы җырлар сайлаганнар балалар. Сәхнәгә чыккач яшәргә кирәк – тамашачы моны сизә. Илназ сәхнәгә ни өчен чыкканын белә, чыккач эшли», – дип, Салават Фәтхетдинов «Татар кызы» җыры өчен аңа мөмкин булган 10 сәйләннең 9ын куйган. Шунысын да әйтергә кирәк, ул бер чыгышны да 10 сәйләнлек бәяләмәгән, чөнки, аның фикеренчә, мондый бәягә Илһам аганың үзенең башкаруы гына лаек.

Филүс Каһиров Илназның вокалына тел-теш тидерерлек түгел икәнен билгеләгәч, Илназның бик яхшы кеше икәнен дә әйтеп үткән: «Күзләреңнән күрәм моны. Киләчәктә бу юнәлештән китәсеңме, юкмы – шул сыйфатыңны югалтма!» – дигән ул. 

Фестивальдә иң күбе 120 сәйлән җыярга була, Илназ 119ны җыеп кайтты. 25 ноябрь көнне ул Казанның филармония коцертлар залында үтәчәк гала-концертта чыгыш ясаячак.

Ә бүген ул яраткан якыннары янында. Әнисе Альфираның туган ягыннан – Мари Эл республикасының Бәрәңге районы Мазар Башы авылыннан Нурия әбисе дә кунакка килгән. Ул оныгының бик иртә теле ачылуын яратып, горурланып искә алды.

– Ике яшьтә «Туган тел»не рәхәтләнеп җырлый иде инде ул! Дүрт куплетын да.
– Вакытыбыз да, бәлки түземлегебез дә җитмәс иде – әбисе өйрәтте инде татарчага да, җырларга да, – дип кушыла Альфира ханым. – Безнең гаиләдә барысы да җырлый. Гәрчә һөнәребез буенча сәнгатьтән ерак булсак та – әтием Әнсар да, абыем да, тормыш иптәшем Илнур да, үзем дә ветеринария табиблары. Ләкин төптә ниндидер талант яшеренеп ятадыр, күрәсең. Хәтерлим, балачакта әти, төшке ашка кайткач, безне җырлатып китә иде. Ул баянда уйный, без Баламишкиннарны, халык җырларын башкарабыз. Яше 70тән өстә булса да, ул бүген дә авылыбызның күрке – халык ансамбленә йөри, соңгы елларда тальян гармунда уйнарга да өйрәнде.

Мондый мохиттә үскән балаларның сәнгатькә тартылуына гаҗәпләнерлек тә түгел. Башта Илназ җыр юнәлешендә уңышлы гына шөгыльләнә башлаган. Бабасы «Баянымны бер оныгыма да калдыра алмыйммыни инде?» дигәч, үзе өчен генә булса да уйнар дип, әти-әнисе Илназны уен кораллары сыйныфына укырга биргәннәр. Бер елдан аны инде җитди бәйгеләрдә катнашырга чакыра башлаганнар. Узган ел ул Надежда Кадышева театры чакыруы буенча россиякүләм фестивальдә чыгыш ясаган. Чаллы музыка мәктәбенең «Гармоника Квартет» дип аталган ансамбле егетләре, шул исәптән Илназ да, анда Татарстан данын яклаган. 

«Бәйге-концертларда катнашу укуына комачау итмиме?» – дигән соравыма әти-әнисе улларының бары тик яхшы билгеләренә генә укуын әйтте. Шулай да алар сәнгатькә күп вакытын, тырышлыгын биргән Илназга теләктәшлек белдерүче гимназия укытучыларына бик рәхмәтле. 

– Башта балаларыбыз 32нче рус мәктәбендә укыдылар. «Татар малае» бәйгесенә әзерләнгәндә 29нчы гимназиягә җибәрделәр. Монда килеп керүгә үк рәхәт, тыныч. Уйладык-уйладык та бирегә күчтек. Бер дә үкенмибез – коллектив та яхшы, белем бирү дәрәҗәсе дә югары, ашау да хәләл, – диләр алар.
Харисовлар өйдә балалары белән татарча гына сөйләшә. Бу хакта Нурия апа: «Аларның шулай тәрбияләнми хәле юк – кечкенәдән оныклар бездә булды, Альмира кызыбыз татар балалар бакчасына да йөрде, авылыбызда туган телебездә генә аралашабыз», – ди.

– Иптәшем Чирмешән районы Яшәүче авылыннан. Алар гаиләсендә дә татар мохите. Казанга укырга килгәч тә бар дус кызларым татарлар иде. Балалар русча сүз кыстырсалар, мин сезне аңламыйм, ди әтиләре. Аннан соң татарча җавап биргәч кенә сөйләшүебезне дәвам итәбез. Җиңел түгел, сүз дә юк, шулай да балаларыбызны татар, мөселман итеп үстерергә тырышабыз, – ди Альфира ханым.

Сәрия Гарипова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес