Җырчы Сәрия Набиуллина: «Табибларга барып, бирегез инде балама берәр тынычландыра торган дару дип инәлеп сорый идем»
Аның матур кыяфәтенә, сәхнәдә, кешеләр янында үз-үзен тотышына карап, берәү дә 40 елга якын авыру баласын караган батыр йөрәкле әни дип белмидер.
Тумышы белән Зәй районы Кәрәкәс авылыннан булган, озак еллар Чаллыда яшәүче Сәрия Нәбиуллинаны күпләр моңлы, көчле тавышлы, халыкчан җырчы буларак ярата. Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң ул күп еллар мәктәптә немец теле укыткан.
Аның матур кыяфәтенә, сәхнәдә, кешеләр янында үз-үзен тотышына карап, берәү дә 40 елга якын авыру баласын караган батыр йөрәкле әни дип белмидер. Бүгенге әңгәмәбездә ул бала кайгысын бөтен йөрәге белән кичергән кеше буларак сорауларыбызга җавап бирде.
Март аенда Сәрия апаның олы улы Илнурга 39 яшь тула. Ул сау-сәламәт туган, тик 11 айлык чагында йогышлы чир – үлекле менингит белән авырган. Аны хастаханәдә дәвалыйлар, сихәтләнгән кебек тә була, тик инфекция баш миенә җитди зыян салырга өлгерә. Бу хәл яшь гаиләнең тормышын, яшәү рәвешен төптән үзгәртә.
– Ике ай реанимациядә ятканнан соң кулыбызга тупырдап торган сабыебыз урынына акылга зәгыйфь бала чыгарып тоттырдылар. Авыз кырыйлары бозылып беткән, йончыган балакаем. «Без менингитны дәваладык, сезгә тернәкләндерергә калды», – диделәр табиблар. Яшь чак, без ул чагында никадәр авыр хәлгә таруыбызны, нинди катлаулы сынаулар аша үтәчәгебезне аңлап та бетермәдек, дөресен әйткәндә.
Бала хәзер дә ишетми дә, аңламый да. Ашыйсы, эчәсе килүен кулы белән аңлата. Ояла белми. Мунча-ванналарны ирем белән бергәләп кертәбез, әтисе чәчен ала, мин юындырам. Еш кына бар көченә кычкыра, әйберләр белән шакылдый – күз алдына китерәсездер. Үсә барган саен психик тайпылышы да үзен ныграк сиздерә, агрессив, аның көенә тормасаң сугышырга да мөмкин, – дип сөйли Сәрия ханым.
Илнур – Нәбиуллиннарның беренче, көтеп алган баласы. Сәрия апаның Алабуга дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын уңышлы тәмамлап, авылдашы Разиф абыйга кияүгә чыккан, якты киләчәккә өмет баглап тормыш итә башлаган вакыты. Берничә елдан фатирларында махсус психик авыру өчен җайлаштырылган бүлмә ясарга туры киләчәген алар әле башларына да китермиләр.
– Кладовкага карават куйдык, утлар керттек, обойлар ябыштырдык. Без кайтуга умырып ташлаган. Матур итеп клеенкалар ябыштырдык, линолиум җәйдек. Бәдрәфкә йөрүне белмәсә дә, урын-җирен һәрвакыт чиста тотабыз. Бервакыт Илнур стенадагы бөтен клеенкаларны куптарып, тәрәзәсе аша коридорга чыгарып аткан. Күршеләребез Гөлсинә белән Марат бик яхшы кешеләр, Аллага шөкер. Подьезд ишегебез уртак, безнекен бикләгән дә юк. Кайтуга йөрәкләре ярылмасын дип, күршекәем шул клеенкаларны җыештырып куйган иде. Андый очраклар бихисап.
2000 елның июль аенда гаиләне тагын бер сынау көткән. Илнур 5нче кат тәрәзәсеннән егылып төшә. Сәрия апа ул хәлне дә тетрәнеп искә ала.
– Бермәлне карыйм – Илнурым юк! Урамнан бергә кереп, ишекне бикләдем, югыйсә. Вак-төяк эшләремне караган арада бу. Залдан да карадым, ванна, кухняны тикшереп чыктым. Тәрәзәдән күз салсам – җирдә ята балакаем. Ничек шунда бала артыннан сикермәгәнмен, дим. Халаттан килеш төшеп чаптым. Лифт та чакырмый, баскычтан очам, башымда томан. Баланың төшкәнен күрше йорттагы бер хатын күреп, ашыгыч ярдәм чакырган. Разиф аннары ул җирне караган – чирәмгә баш формасы уелып кергән булган. Шулкадәр нык бәрелү!
Хастаханәгә юл да Сәрия апаның хәтерендә мәңгегә уелып калган. Илнур клиник шок халәтенә кергән. Машинаны туктатып ясалма сулыш алдырганнар. Хәлиткеч мизгелдә Сәрия апаның бертуган абыйсы Азат ярдәмгә килеп җитә. Кереп ул да баланың йөрәгенә массаж ясый. Ниһаять, ул сулый башлый. Ә ана кеше шул вакытта: «Ашатасы ризыгым калгандыр, улымны, зинһар, исән-сау калдыр, Раббым!» – дип елый-елый ялвара.
Илнурның оча сөяге (тазобедренный сустав) сынган була. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә ана белән баланы аерым палатага урнаштыралар.
– Аруым шулкадәр җиткән – баланы ашатам, дарулар бирәм, урын-җирен алыштырам да йоклап китәм. Ул елны, хәтерлим, бакчабыздан 10ар литрлы тугыз чиләк белән чия генә җыйдым. Алып кайтып эшкәртергә, кече улым Илсурга да игътибар бирергә кирәк бит. Аннары тагын китәм больницага.
Ана кешенең еллар буе җыелып килгән көчле аруының сәбәбе – йокысызлык, чөнки авыру бала төнлә дә уяна, ашарга сорый, тынгысызлана. Сәрия апа, югары белеме булса да, санитарка булып балалар хастаханәсенә эшкә урнаша. Неврология бүлегенә кереп, тынычландыручы даруга рецепт алыр өчен шулай итә ул. Берара якындагы йортта урам җыештыручы да булып эшли. Танышы күреп, аны мәктәпкә чакыра. Көндез дәрес бирә, төштән соң кече улын сәнгать мәктәбенә илтә, кичен дәфтәр тикшерә, ашарга пешерә, ялларда концертлар белән чыгыш ясый. Ничек барысына да өлгердем икән дип, хәзер шаккатып искә ала әңгәмәдәшем.
– Илле яшемдә эшемнән киттем. Мине сәхнәгә чыгарган остазым, баянчым Шмидт абый Сафиуллин вафат булды. Иҗатым тукталып торды – бик авыр булды. Табибларга барып, бирегез инде балама берәр тынычландыручы дару дип инәлеп сорый идем. Мин балам һичьюгы төннәрен йокласын дип үтендем. Табибларны да аңлыйм, алар артыгын бирә алмый – стандарт буенча 50 таблетка 25 көнгә җитәргә тиеш. Ә бит авырулар төрле. Илнурым тамакка таза, авырлыгы 120 килограмм, язылган күләмдәге дару аңа тамчы да тәэсир итми.
«Ник инвалидлар өчен интернатка бирмәдегез?» – дип бик еш әйтәләр Сәрия апага. Ә ул газиз баласын үзе каравына сөенә, чөнки түзмәгән булсам, гомер буе газапланып яшәгән булыр идем, ди. Гәрчә балаларын дәүләт карамагына тапшырган ата-аналарны үзе һич кенә гаепләми.
Үкенечем башка – һөнәри белем алганда музыка өлкәсен сайлыйсым калган, ди ул. Бары иҗат, сәхнә, тамашачының җылы карашын тою гына коткарган, яшәүгә өмет уяткан мәлләре шактый булган аның. Инде 20 елдан артык тавыш режиссеры булып эшләүче кече улы Илсур белән туйлар, мәҗлесләр, авыл бәйрәмнәре үткәрә. «Шөкер, сынауларны кичәргә Аллаһы Тәгалә көч бирде, һәрчак Раббымның ярдәмен тоеп яшим», – ди Сәрия ханым.
– Аллаһы Тәгалә барыбер тигезли ул. Кешене я яшьлегендә, я картлыгында авырлыклар белән сыный. Беркем дә гомере буе җиңеллек белән яшәми. Улым Илсурга да һәрчак әйтәм: «Кешенең байлыгына, уңышка ирешүенә кызыкма, улым. Раббыбыз сезгә ярдәм итә, күр генә – ашарыгызга бар, торыр урыныгыз, һөнәрең бар, машинаң бар. Авырлык килсә, мине искә төшер, миңа ничек җиңел булмаганын. Исәнлегегезгә сөенегез, куанып яшәгез. Хәл ителми торган ситауцияләр юк, кич булмаса, иртән җае чыга аның», – дим.
Олег Спиридонов фотосы
Фотолар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев