Танылган алып баручы Андрей Малахов «Эх, Чаллы пятачоклары!» йолдызын кунакка чакырган
Социаль челтәрләрдә аның видеоларын меңләгән кеше карый.
Таныш булыгыз: бүгенге әңгәмәдәшем – талантлы баянчы, «Эх, Чаллы пятачоклары!» йолдызы Фәнилә Салихова. Шушы көннәрдә аның белән очрашып сөйләштек. Әңгәмәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
– Фәнилә апа, әңгәмәне балачак хатирәләреннән башлыйк әле. Алар һәркем өчен иң кадерлеләре. Сезнең балачак кайда үтте?
– Мин Уфа каласында туганмын. Әтием Фәнил Башкортостанның Кушнаренко районыннан, әнием Фәүзия Караидел районының Шамрат авылыннан. Үземне белә башлаганда без Кушнаренко дигән район үзәгендә яши идек. Иң истә калганы – җәйге ялларда картыйларга (Башкортостанда әни ягыннан әбине халык шулай атый) Шамратка кайткан чаклар. Бәхетле балачак шул авылда данлыклы Йөрүзән елгасы буенда каз канаты җыеп, су кереп, хәтфә чирәмендә тәгәрәп уйный-уйный үткәндер. Ерак түгел Очлы тау дип йөрткән урында ята-ята җиләк җыя идек. Картый безгә кечкенә генә чиләкләр әзерләп куйган булыр иде. Аннан кайтып тагын су керәбез. Кичкә кадәр рәхәтләнеп уйный идек. Ии, рәхәт чаклар! Аннары минем өчен бик кызык истәлек бар. Кызганыч, үзем хәтерләмим, әнием сөйләде. Берара без нәнәйләрдә яшәгәнбез. Мин әле кечкенә, ике яшьләр тирәсе. Әнкәй нәнәй белән кичләрен кәнсәгә идән юарга йөргән, шунда мине дә ала торган булганнар. Анда Әләй исемле каравылчы карт бар икән. Шул бабай мине касса тәрәзәсенә бастырып куя да икән, «Әйдә, җырла, җырласаң кишер бирәм» ди икән. Минем өчен махсус кишер алып килә торган булган бу. Шунда «Ай, иркәм, вай, иркәм, кайчан кавышырбыз икән, алма кебек матур чагым, кем кирәк сиңа тагын?» дип үземчә җыр сузганмын. Кайдан ишеткәнмендер инде ул җырны. Шуннан моны белеп алып авылдагы абыем да эскәмиягә бастырып җырлата башлаган. «Икенче Фәридә Кудашева инде син, кызым!» – дип сөйгәнен хәтерлим аның. Аннан шунысын да әйтми китә алмыйм, авылга кайткач икетуган абыйларымның гармунда уйнаганын исем китеп кара тора идем. Бер кайтуымда Рәшит абый мине ике рәтле хромкада «Ак бүрегең бар дисең, нигә аны кимисең?..» («Гөлбану») җырын көйләргә өйрәтте. Минем ул вакытта кичергән хисләремне белсәгез иде! «Бу минеке!» дигән нәрсә бар бит, гармунда уйнау ул минеке кебек тоелды. Кинәндем шулчак. Кире шәһәргә кайткач гармун юклыгы җанымны актарды. Үтереп гармун уйныйсы килә. Әни моны белеп әллә кайдагы бер бабайга дәресләр алырга алып барды. Бер-ике көн йөргәннән соң әни мине, 5нче сыйныф баласын, музыка мәктәбенә бирде. Мин кечкенә генә, ябык кына бер кыз. Ул зур гармун астында күмелеп кала идем. Шулчак әни икетуган апам белән универмагтан 120 сумга җыйнак кына кара баян алып бирде. Күз алдына китерү өчен, әни аена 60 сум акча алып эшли иде. Бу баян – аның ике айлык хезмәт хакы. Уйнасын гына дигәндер. Ул кара баян әле дә исән. Мин аны яратып «Бабаем» дип йөртәм. Аның инде күрекләре дә бушады, ике малаем да аның өстендә уйнап үсте. Социаль челтәрләрдәге видеоларда күренә ул. Әле хәтерлим, балачак бит, дус кызлар уйнап йөргәндә минем ноталар өйрәнеп утырасым килмәгән чаклар. Берсендә дәрескә бармыйча, Агыйдел буена төшеп, дөньяны онытып уйнадык. Укытучым Бакир Хәсәнович минем килмәгәнне әнигә әйткән булса кирәк, берзаман әни зур гына таяк тотып төшеп килмәсенме! Ну эләкте ул көнне (көлә).
– Профессия буенча кем сез, Фәнилә апа?
– Минем бик тә Уфаның музыка училищесына керәсем килгән иде. Тик язмыш эшедер, без Кушнаренкодан Кара Иделнең кечкенә бер авылына күчеп китәргә мәҗбүр булдык. Әни дә: «Кияүгә чыгасың бар, кызым. Килешмәс. Җырлап кына дөнья көтеп булмый, ирең кабул итмәс», – дип Уфада укуыма каршы төште. Шулай итеп, Уфадан ерак түгел Благовещенск шәһәренә педагогия училищесына укырга кердем. Рус теле бүлегендә башлангыч класслар укытучысы белгечлеге алдым. Әмма гармун кулдан төшмәде. Ул чакта ук гармун белән Башкортостанны йөреп чыктым дисәм дә була торгандыр. Чөнки Благовещенскидан безнең кечкенә авылга кайту бик катлаулы иде. Шуңа мине иптәш кызларым әле бер районга, әле икенче районга үзләренә алып кайтып китәләр иде. Яшьләр бит. Шунда кичләрен гармун уйнап, биеп, үзебезчә күңел ачып үткәрә идек. Укуны тәмамлагач, Нуриман районының бер мәктәбенә укытучы итеп җибәрделәр. Анда эшләп алганнан соң, 1981 елны язмыш мине Чаллы шәһәренә алып килде. Ә шулай да аңарчы Уфадагы музыка училищесен берничә тапкыр урадым. Тик барып җиткәч керергә йөрәгем җитми кала иде.
– Чаллы ничек каршы алды cоң?
– Килеп төшүгә Чаллы төзелеп килгән гигант кала булып күренде. Башта балалар бакчасында тәрбияче булдым, аннары ЗЯБ бистәсендә ике мәктәптә эшләп алдым. Шул арада кияүгә чыгып, тупырдап торган ике малай алып кайттым. 1987 елны Артурым, 1990 елны Илнурым туды. Соңрак инде КБКга урнашып, шунда 20 еллап хезмәт куйдым. Кызганычка каршы, ирем белән аерылыштык. Әмма туганнарым, дусларым һәрвакыт янда. Сеңлем Гүзәлия дә Чаллыга күчеп килгәч, аның белән бергә бөтен авырлыкларны җиңеп килдек. Хәзерге вакытта инде улларым үзләре гаиләле, дүрт онык үстерәбез. Һәм, әлбәттә, кулда гармун. Эшен дә эшләдек, актлар залында бәйрәмнәрен дә үткәрдек, концертын да куйдык. Әле хәтерлим, Сергей Титов берәр бәйрәмгә әзерлек башланса, «Без Фанили никак» дия иде. КБКда соңгы елларымны эшләгәндә сәламәтлегем какшап, каты гына авырып алдым. Эштән китәргә туры килде. Ул чакта да гармун коткаргандыр. Юллар мине «Замана» халык ансамбленә китерде. Шунда мин кабат сәхнәгә чыктым. Гөлзада Рзаева да мине шунда күреп, «Энергетик» мәдәният сараенда үткән концертларга чыгыш ясарга чакыра башлады. Гөлзада Мөхәммәтовнага рәхмәтләрем чиксез, үз канаты астына сыендырды ул мине. Санаторийларга бәйрәмнәр үткәрергә дә яратып чакыралар безне. Ни генә дисәң дә, җырдагыча – агымсу юлын таба. Шул арада Артур улым да Алабуга сәнгать училищесын тәмамлап кайтты. Аның белән концертлар куя башладык. Без җырлыйбыз, киленем – Артурның хатыны Алия матур итеп бии. Аллаһка шөкер, киленнәремнән, кодагыйларымнан уңдым. Бер зур гаилә булып яшибез.
– Фәнилә апа, бер дә гармунда уйнамый тормадыгызмы?
– Юк дисәм алдармын. Чирләгән чакта бер ярты ел туктап тордым. Төш күрдем мин ул чакта. Фәрештәгә охшаган кеше килде дә минем гармунга төртеп күрсәтте һәм уйнамаска кушты. Мин гаҗәпләнергә дә өлгермәдем, яшен яшьнәп киткән тавышка уянып киттем. Бу бер кисәтүдер дип куркып, гармунны кулга алмый башладым шуннан соң. Тик, төннәрен качып, кеше ишетмәгәндә тарткаладым мин аны.
– Чаллыдан бик күп талантлы үзешчән җырчыларның эстрада йолдызы булып киткәне бар. Сездә дә андый хыял бармы?
– Беләсеңме, кыюлык җитмәде миңа. Булдыралмам кебек иде. Яшь чакта да тәвәккәлли алмадым бит. Тырышып карыйсы булган да, хәзер инде соң. Мине Чаллыда да яратып кабул иткән тамашачым бар. Мин моңа да бик шатмын!
– Без моны «Эх, Чаллы пятачоклары!»нда үз күзләребез белән күрдек. Сезне бит халык ахырга кадәр җибәрергә теләмәде. Моның сере нидә икән?
– Гадилектәдер дип уйлыйм. Мин сәхнәгә чыксам да, үземне халыктан аерым итеп хис итмим. Мин шул халыкның аерылгысыз бер өлеше. Алар да мине үзләренеке итеп кабул итә.
– Сезнең бит әле интернетта 5 мең подписчигы булган үз видео-блогыгыз да бар. Анда сезнең видеоларны йөз меңнән артык кеше карый. Аны ничек ачарга булдыгыз?
– Икетуган апамның улының туенда Әлфия Авзалованың «Син түгел шул, син түгел» дигән җырын җырлаган идем. Энемә ул шулкадәр ошаган, «Фәнилә апа, шул җырны яздырып җибәр әле!» дип сорады бервакыт. Улым Артур белән ике дә уйламый, үзебезнекеләр өчен генә бит дип, видео төшереп җибәрдек. Ул интернетка ук чыкты. Ышанырлык түгел, 400 мең карау җыйды ул. Кешеләр тагын җырлар яздырып куегыз әле дип сорый башладылар. Безгә шул җитә калды. Күптән түгел Ютубта кече улым белән канал ачып, яңа видеолар яздырып куя башладык. Миңа дөньяның кайсы гына почмагыннан язмыйлар анда. Искитмәле! Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Украина, Нидерланд, Испания, Куба, хәтта Африканың бер иленнән дә язганнары бар. Алдан язылганнар да, яңа кушылучылар да видео кую белән матур комментарийлар калдыра. Барысына да рәхмәт! Шуннан күреп булса кирәк, Малахов «Песни от всей души» тапшыруына ук чакырды. Алар мине апрельдән бирле эзли икән. Мөмкинлек булса, барырга дип торам. 14 ноябрьдә булачак юбилеема менә дигән бүләк бу. Мин бик бәхетле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев