Америкада яшәүче җырчы Гөлназ Батталова бәби көтә
Шоу-бизнес

Америкада яшәүче җырчы Гөлназ Батталова бәби көтә

«Бу яңалык белән үземнең туган көнемдә бүлешәм», - ди ул.

Америкада яшәп иҗат итүче җырчы, «Ямьле» төркеменең элеккеге солисты Гөлназ Батталова тиздән әни булачак.

– Тормышыбызда һәм фигурамда зур үзгәрешләр көтелә. Без Алекс белән әти-әни булачакбыз. Бу яңалык белән үземнең туган көнемдә бүлешәм. Үзем өчен дөньядагы иң зур бүләкне йөрәк астымда йөртәм, – дип язган Гөлназ Батталова.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев