Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Та­тар тел­че­лә­ре­нең сал­кын ка­ра­шы

Ту­ган тел! Бу ту­ры­да күп­ме ши­гырь­ләр языл­ган, җыр­лар җыр­лан­ган....Габ­дул­ла Ту­кай­ның: “И ту­ган тел, и ма­тур тел, әт­кәм-ән­кәм­нең те­ле!”- ди­гән ши­гырь юл­ла­рын та­тар мил­лә­тен­нән бул­ган һәр­бер ке­ше бе­лә­дер, мө­га­ен. Лә­кин бу сүз­ләр соң­гы ел­лар­да әни­ләр­нең би­шек җыр­ла­ры бе­лән  ба­ла­лар­ның йө­рә­ге­нә тү­ре­нә се­ңә­ме икән? Та­тар мил­лә­те­нең бү­ген­ге хә­лен бе­лә­се­гез кил­сә шә­һәр ки­тап­ха­нә­лә­ре­нә ба­рып бә­я­ләп ка­ра­гыз!

Без­нең 14/01 йор­ты­на ур­наш­кан – та­тар әдә­би­я­ты һәм ту­ган як­ны өй­рә­нү ки­тап­ха­нә­сен­дә сез бу хак­та ту­лы мәгъ­лү­мат алып ки­тә ала­сыз. Ни өчен ди­сез­ме? Та­тар те­лен­дә ки­тап уку­чы­лар са­нын бе­лән кы­зык­сы­ныр­га һәм шу­лай ук та­тар мәк­тәп­лә­рен­дә укы­ган ба­ла­лар­ның ни дә­рә­җә­дә ту­ган те­ле­без­не бе­лү­лә­рен дә тик­ше­реп ка­рар­га мөм­кин­лек бу­ла­чак!

ЮНЕС­КО та­ра­фын­нан Бө­тен­дөнья ха­лы­ка­ра ара­ла­шу те­ле дип са­нал­ган 14 тел­нең бер­се бул­ган ту­ган те­ле­без бү­ген­ге көн­дә бик кыз­га­ныч хәл­дә! Ки­тап­ха­нә­гә кил­гән күп­че­лек әби-ба­бай­лар, әти-әни­ләр ба­ла­ла­ры бе­лән ту­ган тел­дә сөй­ләш­ми­ләр.”Ник ба­ла­гыз бе­лән чит тел­дә сөй­лә­шә­сез?”- ди­гән со­рау­га  җа­вап­ла­ры әзер, алар ин­де ба­ла­лар бак­ча­ла­рын, мәк­тәп­ләр­не га­еп­ли­ләр. Күп­тән тү­гел ге­нә ба­ла­сы бе­лән урыс те­лен­дә сөй­ләш­кән әни­дән, кы­зын кай­сы мәк­тәп­кә би­рә­се бе­лән кы­зык­сын­дым. Ту­ган те­лен­дә ара­ла­ша ал­ма­ган ба­ла­сын 2 нче та­тар гим­на­зи­я­се­нә би­рер­гә җы­е­на икән! “Мәк­тәп­тә өй­рә­тер­ләр әле”- ди.  Бик кыз­га­ныч, ана те­ле бул­гач, ту­ган тел­не өй­рә­нү­не га­и­лә­дән баш­лар­га ки­рәк­ле­ген оны­та­лар шул күп әти - әни­ләр.
Без  мәк­тәп­ләр­дә та­тар те­лен­дә  төр­ле ча­ра­ла уз­ды­ра­быз. Сый­ныф­та­гы ба­ла­лар­ның кү­бе­се аң­лам­гач, урыс те­ле­нә дә тәр­җе­мә итәр­гә мәҗ­бүр бу­ла­быз. Ә укы­ту­чы­лар  та­тар те­ле дә­ре­сен­дә ни­чек аң­ла­тыр­га ти­еш бу­ла­лар икән соң? Мон­да төп га­еп әти- әни­дә бил­ге­ле! Әйе, ни­чек ке­нә бул­ма­сын, га­сыр­лар дә­ва­мын­да сак­ла­нып кил­гән ту­ган тел­гә ка­ра­та хөр­мәт­не, мә­хәб­бәт­не ба­ла­ла­ры­быз­га, онык­ла­ры­быз­га га­и­лә­дә тап­шы­рыр­га ти­еш­без! Бу бе­рен­че­дән. Ә икен­че­дән, укы­ту­чы­лар­га ка­ра­та да ки­тап­ха­нә­че­ләр­нең әй­тер сү­зе бар. Егер­ме ел­дан  ар­тык шә­һәр ки­тап­ха­нә­сен­дә эш­ләү тәҗ­ри­бә­сен­нән  чы­гып әй­тә алам, ба­ла­лар та­тар те­лен­дә ки­тап укы­мый­лар! Ә ме­нә урыс те­ле укы­ту­чы­ла­ры җәй­ге ай­лар­да укыр­га 30-40 ки­тап кер­гән исем­лек­ләр би­рә­ләр. Җәй кө­не ки­тап­ха­нә­дә  урыс те­лен­дә­ге  ки­тап киш­тә­лә­ре бу­шап ка­ла! Ә та­тар ки­тап­ла­ры  урын­на­рын­нан  бик си­рәк куз­га­ла. Мон­да ин­де ту­ры­дан – ту­ры та­тар тел­че­лә­ре­нең  ту­ган те­ле­без­гә ка­ра­та сал­кын ка­ра­шы си­зе­лә. Ни өчен шә­һә­ре­без­нең та­тар те­ле укы­ту­чы­ла­ры җәй­ге чор­га укыр­га ти­еш ки­тап исем­ле­ге бир­ми­ләр икән? Укы­ту­чы куш­кач укый­лар ба­ла­лар! Әти- әни­ләр, әби-ба­бай­ла­ры да укы­тып бе­те­рер­гә ты­ры­ша­лар. Ки­тап­ха­нә­че­ләр фи­ке­рен шә­һә­ре­без­нең мил­ли бү­лек җи­тәк­че­лә­ре дә ис­кә ал­сын­нар иде ди­гән те­ләк­тә ка­ла­быз.

 

Ба­ла­лар бү­ле­ге­нең әй­дәп ба­ру­чы ки­тап­ха­нә­че­се Фә­херт­ди­но­ва С.М.

 

Ту­ган тел ту­рын­да бер ши­гырь  

Ра­вил Фәй­зул­лин­
И кар­дә­шем! Бер ха­җәт­сез кай­чак
­тел­не шун­дый бо­зып сөй­ли­сең!
Ил ко­ла­гын хур­лап, хал­кың­ның
­ру­хын рән­җе­тә­мен ди­ми­сең!
Мес­кен­лән­мә, ба­кый го­мер кил­гән
­тел бай­лы­гын ит­мә ка­дер­сез.
Бер уй­ла­саң, ила­һи бит, из­ге -
Ке­ше әйт­кән аваз, һәр­бер сүз!
Кич мәр­тә­бә тү­гел ту­ган тел­дә
­җиң очы­на ка­рап сөй­лә­шү.
Көч­ле, го­рур сөй­ләш! Ки­рәк икән
­ха­ким тел­ләр тор­сын көн­лә­шеп!
Ирен­мә син, ту­ган, ту­ган тел­нең­
а­сыл бай­лык­ла­рын ачар­га.
Без ва­ем­сыз бул­сак, чит-ят сүз­ләр
­хә­зи­нәң­не әзер ба­сар­га!
Ана те­лен ва­тып-бо­зып сөй­ләп,
ке­ше­ле­гең ге­нә тө­шә бит!
Ко­ра­ма тел, яман чир бу­лып,
яңа бу­ын­нар­га кү­чә бит!
Күп тел­ләр­не бе­лү - ях­шы шө­гыль,
ту­ган те­лең үги кал­ма­са.
Җа­нын са­лып әйт­кән әт­кәң сү­зен
­си­нең аша ба­лаң аң­ла­са.
Мәгъ­лүм: дөнья кө­тү, за­ман өчен
­фай­да­лы­рак тел­ләр ба­ры да...
Тик шун­сы хак: фә­кать ту­ган тел­дә
­и­ман иңә ке­ше җа­ны­на!
Ки­лә­чәк­нең ба­шы - бү­ген­ге­дә.
Нин­ди шат­лык карт­лык кө­нең­дә -
онык­ла­рың си­ңа рәх­мәт әйт­сә,
ма­тур итеп ту­ган те­лең­дә!

Иң зур ми­рас  
Ре­зе­дә Вә­ли­е­ва
­Ал­тын җый­ма, йорт­лар куй­ма
­Ми­рас­ка дип ба­ла­ңа,
Иң ка­дер­ле ми­рас итеп
­Ту­ган те­лен бир аңа.
Иле бе­лән, ди­не бе­лән,
Ту­ган җир бе­лән бер­гә
­Ту­ган тел­гә мә­хәб­бәт сал

­Кү­ңе­ле­нә го­мер­гә.
Аер­са да хак яз­мы­шы
­Ту­ган йорт­тан, илен­нән
Кү­ңе­ле мәң­ге ае­рыл­ма­сын
­Га­зиз ту­ган те­лен­нән.
Кай­да гы­на ишет­сә дә
­А­ның та­та­лы ава­зын,
Ту­ган җир­гә оч­сын кү­ңе­ле,
Са­гы­нып ана на­зын.
Оныт­ма­гыз, бу дөнь­я­да
­Иң зур ми­рас бер ге­нә –
Кө­меш чың­лы, тал­гын моң­лы
­Га­зиз ту­ган тел ге­нә.

Фото: nashichelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уйланулар