Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Үткәннәр кайтавазы

Чаллыда «Мәйдан» журналы нәшер ителә башлагач, баш мөхәррир Факил Сафин мине дә эшкә чакырды. Профессиональ язучы сыйфатында өйдә генә иҗат итеп яткан чагым иде. Факил: «Яшьләр арасында яшәреп китәрсең, Бәшәр», – дигәч ризалаштым.

Килдем, бүлек редакторы буларак эшкә керештем. Янәшәмдә яшьләр гөрләшә. Инде әдәбиятта үз сүзен әйткән Фирүзә Җамалетдинова, Амур Фәләх, Айгөл Әхмәтгалиева, җигелеп, журнал йөген тарта. Өстәл тулы кулъязмалар. Л.Яруллина да каләмен сыный. Ул чагыштырмача яшь, каләме өметле. Запастагы майор Рафис Мөгыйнов та биредә икән. Мәктәптә укыган елларымда мин аның язмалары белән «Яшь ленинчы»да еш очраша идем, күрештек, таныштык. Соңрак мин аның балалар өчен язылган шигырьләрен редакцияләп бирәчәкмен һәм ул кулъязма китап булып басылып чыгачак. Әмма, ни кызганыч, Рафис инде аны күрә алмаячак.
Балалар китабы, дигәннән... «Аргамак» журналында эшләгәндә, мин журналга кушымта итеп, балалар китаплары чыгара башлаган идем. Рәсемнәр белән бизәлгән бу кушымтаны журналдан аерып алып китап итеп төпләргә мөмкин иде. Төсле тышлыгы да бар.
«Мәйдан»га эшкә килгәч тә, журналның җаваплы секретаре Амур Фәләхкә: «Кушымта кирәк, Амур, балалар кушымтасы кирәк журналга. Исеме «Мәйданчык» булыр», – дидем. Амур: «Эшлибез аны!» – дип җилкәмә шапылдатты. Ул кушымта төсле рәсемнәр белән бизәлеп әле дә чыгып килә. Нәниләребез күңеленә ана телебезнең матурлыгын сеңдерә. Журналны яздырып алучылар күп. Үзен татар дип санаган һәркемнең кулында булырга тиеш ул, һәр татар өенең түрендә торырга тиеш.
Авторларыбыз да күп иде. Башкортстаннан, Чиләбедән язалар, Казаннан, Татарстанның төрле районнарыннан кулъязмалар килеп тора. Авторлар үзләре дә редакциягә килеп чыга. Айрат Суфиянов белән дә таныштык. Воркута якларында эшләп кайтып, Чаллыда төпләнгән Башкортстан егете икән. Шигырьләр яза. Бер бәйләм шигырьләрен  куен кесәсеннән тартып чыгарып, миңа сузды: «Укып карагыз әле!». Укыдым, сокландым. Минем каршыда талантлы шагырь басып тора икән ләбаса. Шигырьләрен киләсе санга ук тәкъдим иттек. Соңрак Фирүзә Җамалетдинова Айратның шигырьләрен редакцияләп, билгеле бер тәртипкә салып чыкты. Кулъязманы китап рәвешенә кертте һәм ул «Кылычлы җил» исеме белән укучылар кулына килеп керде. Айрат шул китабы белән Татарстан язучылар берлегенә кабул ителде.
Тагын бер истәлек. «Мәйдан»да җаваплы секретарь вазыйфасын башкарган чагым. Көннәрдән беркөнне редакциягә ире белән бергә уртача буйлы бер ханым килеп керде. Кулында – ботинка тартмасы. Тәмәке тартырга чыгып барган җиремнән коридорда тукталып калдым. «Моны Фәүзия Бәйрәмова сезгә тапшырырга кушты. Үзе укып чыкты», – ди ханым. Тартманы ачып карыйм. Шактый саллы кулъязманың исеменә күзем төшә: «Сагынырсың – мин булмам!». «Роман алып килдегезмени?» – дим. Ханым: «Нәрсә икәнен белмим, мин яздым, сез укып карагыз инде, зинһар!», – ди.
– Сез кем буласыз?
–  Зифа Кадыйрова, ирем озата килде менә.
– Кайда эшлисез?
– Җир астына кабель салам, ирләр арасында берүзем.
Шулай таныштык. Кулъязманы әдәби бүлек редакторы Айгөл Әхмәтгалиевага тапшырдым.  Айгөл берничә көн үткәч, әсәрне редакцияләп миңа кертте. Ул чактагы баш мөхәррир Вахит Имамовка:
– Подписка вакыты. Әйдә, укучыларга Зифа Кадыйрованың повестен тәкъдим итәбез, – дидем дә, компьютерда басылган кулъязманы аның алдына китереп салдым.
Повесть басылып чыкты, укучылардан шактый җылы сүзләр ишетелде. Шул рәвешле Зифа Кадыйрованың язучылык эше башланып китте.
Ике генә мисал китердем. Андый очрашулар, яңа ачышлар шактый булды. Шулар белән күңелле дә бит бу дөнья.
«Мәйдан» әле бүген дә чыгып килә икән, аны татар укучысы үз итә, ярата дигән сүз. «Мәйдан» һәрчак халык журналы булды, ул һаман да милләт сагында!
Рәшит Бәшәр, шагыйрь, прозаик, 2001-2009 елларда «Мәйдан» хезмәткәре.

Фото: maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайтаваз