“Урын-җиреңдә күптәнге бозым бар, мендәреңне тикшер”, - диде әби
Бер мендәр эченнән чыккан сәер әйберләрне күргәч, аңымны җуяр дәрәҗәгә җиттем.
Сырхауханәдә ятканда бер хатын миңа догалар белән өшкереп дәвалаучы ниндидер әбинең адресын бирде. Мин бозымнарга ышанмыйм, шулай да дус хатын белән барырга әзерләндек. Икенче көнне үк без күрәзәче дип аталган әбигә киттек. Әби миндә бозым юк, күз шаукымы, күз тию галәмәте генә бар диде. Бераз тынычландым, анда барганым да онытылды. Тик һаман берничә ел бимазалаган авыруымнан терелеп бетә алмыйм. Эшем хатын-кыз өчен гаять авыр иде. Җиңелрәген табу нияте белән озак еллар эшләгән хезмәтемнән киттем дә бик озак эш таба алмый тилмердем. Ниһаять, урнаштым. Тик эшли алмыйм. Гел нәрсәдер килеп чыгып тора. Ярты ел тормышымнан тоташ уңышсызлыклар китмәде. Күңелем нәрсәдер сизә: болай гел каршылык була алмый, ниндидер кара көч бутап йөртә кебек. Синдә бозым юк дисә дә, ярдәм өмет итеп, тагын шул әбигә барырга уйладым. Әбигә бөтен проблемаларым, үземне чолгап алган өметсезлек турында, гел каршылыклы тормышта яшәвемне сөйләдем. Ул миңа: “Урын-җиреңдә күптәнге бозым бар, мендәреңне тикшер. Иптәш хатыннарыңның берсе бозган”, – диде.
Мин мендәрдә бозым булуына ышанмадым. Ул сумка яки кесә генә түгел, анда тыгылу, нәрсәдер тутыру мәшәкатьле, тиз генә эшләнә торган эш түгел, дип уйлап йөрдем. Әби догалар укып, өшкереп биргән ризыкларны ашадым, ә мендәрләрне сүтеп карарга уйламадым да. Атна, ун көн үткәннән соң, кызык өчен генә булса да тикшереп карарга булдым. Бик игътибар белән һәр мендәрне сүтеп, бушатып, эчендәге мамыкларын бөртекләп, берәмләп актардым. Бер мендәр эченнән чыккан сәер әйберләрне күргәч, аңымны җуяр дәрәҗәгә җиттем. Каз мамыгының вак кына каурыйларыннан стакан авызы зурлыгында итеп эшләнгән түгәрәк төеннәр чыкты. Каз мамыгы берәмләп, бик пөхтә, тигез итеп, бер уңайга тезеп, келәй белән ябыштырылган. Анда мамык кына түгел, кара эт йоны да, чал чәчләр һәм әллә нәрсәләр аралаштырылган. Уртадан калын, кара җеп белән дә төйнәлгән. Мин кул эше белән шөгыльләнүче, алтын куллы кешеләрнең хезмәтенә гел сокланып яшим. Бу юлы да бу төеннәрнең оста итеп ясалуына исем китте. Ул сихерле төеннәрне төйнәп утырыр өчен һәрберсенә бер көн кирәктер. Сәнгать әсәре кебек, йолкып та, өзеп тә булмый.
Икенче төрлесе фашист свастикасының бер элементы сыман: бер өлеше өскә, икенчесе аска караган, ә уртасы каз, тавык аякларында була торган кытыршы кызгылт тире белән беркетелгән. Бик күп җыеп алдым шундый хәшәрәтләрне.
Икенче көнне шушы төеннәрне бер капчыкка тутырып, янә әбигә киттем. “Кайтуга юк ит боларны, бик явыз ният белән эшләнгән бозым”, – диде әби. Төеннәрне генә түгел, өйдәге барча мамык мендәрләрне юк иттем.
Хәзер “Урлаган бер гөнаһлы, урлаткан мең гөнаһлы” дигән гыйбарәдәге хәлдәмен. Шуның хәтле явызлык эшләргә сәләтле дип беркемнән дә шикләнә алмыйм. Гомер буе нинди генә авырлыклар күрмәдем, кем өчендер әле болар гына аз, минем тагын да ныграк михнәт чигүемне, юкка чыгуымны күреп сөенәселәре килгәндер, күрәсең. Мендәрләремне элегрәк гел эч-сүрүләрен алыштырып, чистартсам да, кулга шикле әйберләр эләккәне булмады. Тиз генә табыла торган булса, сихер димәсләр иде инде аны. Өйдәге шикләнгән һәр вак-төякне юкка чыгаргач, тагын сәер генә төш күрдем. Ниндидер бер аулак кына юлдан барам, аяк астында шәрәләнеп беткән кеше баш сөяге ята. Мин аңа типтем. Баш сөяге 2-3 кисәккә ярылып китте һәм эченнән елан чыкты. Чыккан уңайга, зәһәр еландай агуын чыгарып, чагарга теләп, миңа үрелде. Мин читкә тайпылып калдым, елан качты.
“Хәзер бозымнарны “үлсен” дигән ният белән ясыйлар”, – ди әби. Мин гомер буе беркемнән шикләнмәдем. Кешеләр белән аралашырга яратам. Шундый явызлыкка дучар булырмын дип уйламый идем.
СӘРВИНАЗ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев