Вакытсыз киттеләр...
Мин дә коронавирус зәхмәте белән авырып алдым. Роза кызыма кунакка килгән идем, иртән уянсам, кызым янымда басып тора.
«Әни, төне буе сулый алмый яттың, әллә шул авыру микән?» – дип, ашыгыч ярдәм чакыртты. Тиз килеп җиттеләр. Икәү болар, берсе йөрәкне тикшерде, нормада диде, икенчесе үпкәне тыңлады, анализ алырга кирәк, больницага барырга диде. Кызым кирәк-яракны җыйды да, китеп тә бардык. Йогышлы чирләр больницасында үпкәне тикшерделәр, чиста күренә диделәр, анализ алдылар. Инде чыгаралар дип уйласам, салып та куйдылар. Палатада миннән кала тагын ике хатын бар иде, берсе татар – Гөлсинә, икенчесе Александра. Башта Ләлә кызым, аннан Роза килеп хәл белделәр. И-и, мондагы йөткерүгә бүлмә селкенә, ә мин йөткермим дә, температура да бик сирәк булып ала. Врач карый, дару бирәләр, ашаталар. Антибиотикның беренчесен салулары булды, ашказаным ут кебек яна башлады. Бүтән кирәкми, бик авыр дидем. Шулай да, кирәк дип, врач әле тагын берне салдырды, бүтән алмадым, чөнки ашказаны авыртуга түзәрлек түгел иде. Тугыз көн яткач, «бронхит» дип чыгардылар. Кайткач, бронхиттан дарулар эчеп, бүген дә, шөкер, яшәп ятам.
Менә бу көннәрдә зур хәсрәт килде – кызымның ире шул авырудан үлеп китте. Күршедә генә торучы абыйсы да кызы белән бакыйлыкка күчтеләр. Аннан соң каршыда гына яшәүче тугандай якын Ринат үлде. Күрше Әхмәт дөнья куйды, аның әнисе, кияүнең туганы Фәһимә китеп барды... Ичмаса барысы да күрше генә. Шулар яшәгән якка карыйм да, исләрем китә: бер-бер артлы дүрт ир китеп барды... Йөрәк әрни. Кызым Ләлә белән алар рухына дога кылабыз. Түз, йөрәгем, түз!
Гөлсем ШӘЙДУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев