Хәния Фәрхинең әйтәсе сүзләре калган
«Бер үкенеч калды әле күңелдә», - диде җырчы.
Быел үзенең туган көнендә Хәния төшемә кергән иде... Моңсу гына тальянын тартып, баскычта көйләп утыра. Биек баскычның башы күренми. Өстендә ап-ак ромашкалар сибелгән җиңел күлмәк...
Мин сүз башлаганчы, миңа таба борылды да:
– И, Гөлнур җаныкаем, бер үкенеч калды әле күңелдә, менә бу җырны эшләп чыгарга һич вакыт җитмәде... Югыйсә бик яраткан идем, авыз эченнән гел көйләп йөрдем... Егетләргә дә күрсәткән идем. Шәп җырым буласы иде. Менә соң булсак да шуны эшләп утырам әле... Башта үземчә җырлап карыйсым килде...
Тальянының бар күреген киерелдереп уйнап җибәрде.
– Карале, Хәниякәем, бу җыр синең башкаруда бөтенләй башкача яңгырый икән ич! – дим таң калып. Аннары өстендәге ромашкалы күлмәген мактарга тотынам:
– Гел килешле итеп киендең инде! Ромашкалары да чын чәчәк кебек!
Хәния җырлавыннан бер мизгелгә генә туктый да:
– Менә тектердем әле, әллә нинди күлмәкләр бар, ромашкалысы юк икән, аннары күптән гади ситса күлмәк кигәнем юк, тәнгә бигрәк сулышлы, – дип кабат җырны сузып җибәрә...
Син дә мине минем кадәр
Ярата алсаң иде!
Җанга тулган сагышларны
Тарата алсаң иде!
Кулларымны сузам сиңа
Җылыт, җаным, туңмасын!
Өстәп тор кайнар хисләрең,
Сөю гөлем сулмасын!
...Күзләремне ачтым... Иртәнге җилдә җилфердәгән тәрәзә пәрдәләрендә Хәниякәем моңнары тирбәлә сыман. Аңга килә алмый торам. Көне буе шул моңлы төш мине озата йөрде...
Хәниянең миңа язган смс-хатларын йотлыгып укыйм. Мин аларны аерым файлга җыеп бара идем. Кайсылар бер сүздән, кайсылары ике-өч сүздән, кайберләре бик озын хатлар... Аларда Хәниянең уйлары, тормышы, сагышлары...
Гөлнур Айзат, шагыйрә.
Буа шәһәре
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев