Җәй җиләкләре белән аеруча күркәм
Җәйне җиләксез күз алдына китереп булмый. Җир шарында җиләк яратмаган, аны ашамаган кеше юктыр.
Үземне белгәннән бирле әниләрем бакча тотты. Җиләксез тормадык, әлбәттә. Ел саен бакча җиләге ашадык. Былтыр миңа шәһәрдәшебез Гүзәл Мәрдәнова җиләкләрен ашап карарга насыйп булды. Бу яшемә җитеп, минем мондый җиләкләрне гомеремдә дә күргәнем булмады: аларның тәмлелеге, зурлыгы, чисталыгы, әйтеп бетергесез. Гүзәлнең үзенә дә әйттем: «Синең җиләкләреңнән соң башка беркемнән дә аласым да, ашыйсым да килми, боздың син мине».
Гүзәл бар яклап та уңган кеше. Ул инде берничә ел бакча тота. Шәһәр кызы булуына карамастан, җир эшен, бакча тормышын нык ярата ул, аннан үзенә ләззәт таба. «Былтыр коронавирус чиреннән дә шушы бакча, аның һавасы терелтте мине», ди ул үзе дә.
Беренче бакча җиләген биш ел элек утырта башладылар алар. Бүгенге көндә аның 4-5 сотый җирендә биш төрле сортлы җиләк үсә.
- Җиләк мыекларын питомниктан сатып алдык. Алар үстеләр, яңа мыеклар чыгардылар, аларны утырта бардык, туктый алмадык, - ди Гүзәл ханым. – Үстерә башлаганда аның эше шулкадәр күп икәнен уйламаган идем. Хәзер минем җиләк үсә торган җирдән чыкканым да юк дисәң ялгыш булмас. Чөнки мул уңыш алыр өчен, аларны бик яхшы карарга кирәк: вакытында утарга, мыекларын алырга, ашлама кертергә, җиләк сезонында һәр көн су сибәргә кирәк.
Мәрдәновлар гаиләсе үз җиләкләрен химиясез, бары тик экологик яктан чиста итеп үстерәләр. Үзләренең тавыклары бар, шуларның тиресе белән ашлама кертәләр. Җиләкне дә иртә ашый башлыйлар алар. Мәсәлән, быел 1 июньдә инде авыз итеп карарлык җиләкләре булды.
- Төрле сорттагыларын утыртам, иртә өлгерә торганнарын да, соңрак өлгерә торганнарын да. Махсус шулай эшлим, җиләкне озаграк ашар өчен, - ди Гүзәл Мәрдәнова. – Кечкенә кызым көне буе җиләк бакчасында ашап йөри, бик ярата ул аны. Олылары да аннан калышмыйлар. Ашасыннар, витамин җыеп калсыннар.
Үсентеләр астына кара төстәге махсус материал җәелгән. Каргалардан да үз ысуллары бар икән аларның. Иске видеокассета пленкаларын шпагат белән бергә тарттырып куйганнар.
- Беренче елны без бакчага килгәнче, каргалар җиләкләрне чукып, ашап бетерәләр иде. Хәтеремдә, 5 литрлы чиләк белән бозылган җиләк түктек. Нык кәефем төшкән иде шул вакытта. Хәзер Аллаһка шөкер, ашалган җиләкләр берән-сәрән генә күренә, - ди Гүзәл. – Миләш чыпчыклары бу пленкадан курыкмыйлар, әлбәттә. Тик әлегә артык зыян итмиләр.
«Җиләгегезне кая куеп бетерәсез?» дип сорамыйча булдыра алмадым.
- Иң элек туйганчы ашыйбыз: иртәнге ашка да, көндезгесенә дә, кичке ашка да җиләк, - дип елмая Гүзәл. – Аннан соң күп итеп катырып куям: бөтен килеш тә, изеп тә. Тортлар пешергәндә, гел җиләк белән бизим. Варенье да кайнатам, коктейль дә ясыйбыз. Тагын әле компот та, как та ясыйм. Әниләргә, туганнарга да өлеш чыгарам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев