Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Якташыбыз Рушания Алтай 29 ел буе Төркиядә яши

Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Рушания Алтай Сарман кызы, КФУда укыды. Татарстан радиосында эшләде. Төркия мәмләкәтенә китүенә 29 ел булса да, ана телен онытмый. Төркиядә тормыш, бәяләр нинди, татарлар күпме, коронавируска каршы вакцина ясаталармы – Рушания ханым белән шулар хакында әңгәмә кордык.

– Рушания ханым, ни өчен Төркиягә китәргә булдыгыз?
– КФУның өченче курсын тәмамлагач миңа Төркиядә укырга тәкъдим иттеләр. Мин ул вакытта Татарстан дәүләт радиосында журналист булып эшли идем, барыргамы, юкмы дип икеләнеп йөргәндә, бер бүлмәдә утыручы Миләүшә Айтуганова миңа мөмкинлектән файдаланырга киңәш итте. 2 ай практика үтеп, бар эшләремне тәмамлап, тәвәккәлләп Төркиягә киттем. Башта Измирда яшәдем, бер ел төрек телен өйрәнгәннән соң, университетка укырга кердем. Шунда булачак ирем Күршатны очраттым. Мине төрек егетләренә димләп караган иделәр, тик минем татар егетен гомерлек яр итәсем килде. Күршатның әти-әнисенең тамырлары Башкортстан һәм Ырынбур якларына  барып тоташа. Дус булып йөргәннән соң, без гаилә кордык. Мин журналист һөнәрен яратам, шуңа күрә университетта журналистиканың теле-радио һәм кинематография бүлеге буенча югары белем алдым. Миңа биредә уку бик кызык булды. Уку дәверендә бер дәрес тә калдырмадым. Бездә ул вакытта социологик икътисадны укыттылар, безнең теорияләр тормыштан ерак иде. Ә Төркиядә алган белемнәр тормыштан аерылмый, шул ягы белән ул кызыклы булгандыр да. 
– Туган якларыңда еш буласызмы?
– Әти-әнием исән-сау булганда Сарман районы Петровский заводка еш кайта идем. Балалар белән җәй буе торып килә идек. Шунлыктан балаларыбыз авыл тормышын күреп, икесе дә татарча яхшы беләләр. Хәзер әти-әнием вафат инде. Элеккечә еш кайтылмый. 
– Балаларыгыз зурлар инде. Хәзер дә татарча яхшы сөйләшәләрме?
– Кызым Таңсылу Истанбул университетының инглизчә математика бүлеген тәмамлады. Улыбыз Кубратхан 7нче сыйныфта укый. Аллаһка шөкер, татарча камил сөйләшәләр, без гаиләдә күбрәк татарча сөйләшәбез. 
Төркиядә татарлар күпме?
– Татар галимнәренең башлыча Надир Дәүләт тирәсендәгеләрнең өйрәнүләре буенча Төркиядә 4-5 мең тирәсе татар яши. Милләттәшләребез нигездә Анкара, Измир, Иске шәһәр, Истанбулда гомер итә. Иске шәһәр – татарларның ватаны кебек, биредә кырым татарлары, башка татарлар күп яши. Кечкенә авылларда яшәүчеләр дә бар. Кара диңгез ягында да татар авыллары бар. Монда да Татарстандагы кебек авыллар бетүгә таба бара. Иске шәһәрдәге татар авылын саклап калу өчен биредә яшәүчеләр бакчаларына агачлар, яшелчәләр утырталар. Шулай итеп нигезләрен саклап калырга тырышалар, шунлыктан анда тормыш җанланган кебек.
– Милләттәшләребез үзләрен татар дип йөртәләрме?
– Төркия унитар дәүләт булганда, монда бөтен кеше төрек дип языла иде. Хакимияткә Эрдоган килгәч, өстәге кемлек һәм астагы кемлек дигән терминнар барлыкка килде. Төрекләр өстәге кемлек, төрле  милләт вәкилләре астагы кемлек. Төркия Ауропа берлегенә керергә әзерләнгәндә кануннар үзгәрде. Башка милләт вәкилләренә радио, телевидение ачу мөмкинлеге барлыкка килде. Элек бу хакта уйлау да мөмкин түгел иде. Телевидениедә бик күп телләрдә, шул исәптән татарча тапшырулар бар. Көртләр дә үз телевидениләрен ачтылар, ләкин анда тапшыруларның күпчелеге төрек телендә. Моны көрт телендә тапшырулар алып барырга журналистлар булмау белән аңлаттылар. Туган телдә мәктәп, мәгариф системасының булмавы шуңа китергән.
– Төркиядән алган беренче тәэсирләрегезне хәтерлисезме?
– Георграфия, тарих дәресләрендә безгә Төркияне артта калган капиталистик ил дигәннәр иде. Мин бу фикер белән килешә алмадым, чөнки аның бик артта калмаганлыгын күрмәдем. Ләкин әлләни алга да китмәгән. Биредә йортларда газ юк. Өйләрне кем ничек, шулай җылыта иде. Мин әдәби әсәрләр аша гына белгән буржуйка миче белән Төркиядә таныштым. Монда һәрбер мәсьәләдә зур контраст. Истанбул – контрастлар шәһәре. Монда 10 миллион евролык йортлар янәшәсендә җимерек йортларны  да очратырга була.  
– Татарстан белән чагыштырганда бәяләр ничек?
– Элек Татарстанда яшәү очсызрак иде. Хәзер кайбер әйберләргә бәяләр Төркиядәгегә караганда да кыйммәтрәк. Әйтик, Төркиядә текстиль арзанрак. Фатир бәяләре дә тигезләшеп килә кебек. Төркиядән фатир алырга теләүче якташларыма торакның җир тетрәүгә чыдамлыгын тикшереп алырга киңәш итәм. Арзан бәягә фатир алу тормышыңа куркыныч китерергә мөмкин. 
– 29 ел Төркиядә яшәсәгез дә, туган телдә камил сөйләшәсез...
– Бу – беренче чиратта әти-әниемнең дөрес тәрбия нәтиҗәсе. Алар туган телне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Өйдә татарча сөйләшәбез. Төрекчә сөйләшкәндә татар акценты бар. Моны төзәтергә мөмкин, аның өчен фәкать төрекчә генә сөйләшергә кирәк, ә бу минем өчен мөмкин түгел. Аллаһка шөкер, балаларым икесе дә татар телен яраталар, аның белән горурланалар. Кызым мәктәптә укыганда, җәйге каникулны Татарстанда үткәрүе турында язган иде, университетта Татарстан турында проект әзерләде. Шулкадәр тәэсирле тасвирлаган ки, сыйныфташлары хор белән Татарстанны күрергә теләк белдергәннәр. Бу –  минем өчен зур горурлык. 
– Сездә коронавирус белән вәзгыять ничегрәк? Вакцина ясаттыгызмы?
– Бездә чикләүләр юк, әмма зур урыннарга хес-кодлар белән генә кертәләр. Бөтен җирдә битлек киеп йөрибез. Ирем дә, кызым да, үзем дә вакцинаның икесен дә җиңел кичердек. Вакцина ясатып үлгән кеше турында мәгълүматым юк. Алдынгы карашлы кешеләр вакцина ясата. 6 айдан соң без тагын ясатырга җыенабыз. Киңәшем шул: саклык чараларын күрергә кирәк. Одекалон белән кулланырга даими дизинфекция ясыйбыз, кибеттән алып кайткан товарларны да сабынлы чүпрәк белән сөртәбез. Саклану беркайчан да артык булмый. 

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә

2
X