Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Йокы һәм төш турында кызыклы мәгълүматлар

Төштә күп кенә фәнни ачышлар ясалган һәм бөек әйберләр уйлап табылган.

* Кешеләр ризыксыз йокысызлык белән чагыштырганда озаграк яши алалар.
* Әгәр кеше 5 минут эчендә йоклап китсә, димәк, аңа йокы җитми. Йоклап китүнең идеаль вакыты – 10-15 минут. 
* Балалар һәм яшьүсмерләргә 9-10 сәгать йокларга кирәк, урта яшьле кешеләргә – 8 сәгать, ә 65 яшьтән өлкәнрәкләргә – 5-6 сәгать. 
* Һәр кеше куркыныч төш күрә, саташа. Иң күп куркыныч төшләрне ул балачакта күрә. Үсә бара аларның саны кими.
Америка эшмәкәре Элиас Хоу – тегү машинасын уйлап табучыларның берсе. Аны уйлап табуы коточкыч төш белән бәйле була: төшендә ул каннибалларның тегү энәсе формасындагы кораллы сөңгеләр белән һөҗүм итүләрен күрә, соңрак аны уйлап таба.
* Төштә күп кенә фәнни ачышлар ясалган һәм бөек әйберләр уйлап табылган. Нәкъ менә төш вакытында белгән барлык мәгълүматларны эшкәртү һәм анализлау бара. Мисал өчен, рус галиме Менделеев төшендә химик элементлар таблицасын күрә. Рихард Вагнер үзенең «Тристан һәм Изольда» операсын да үзе уйлап тапмаган, ә төштә ишеткән.
*Хайваннарга килгәндә, атлар һәм сарыклар ятып кына түгел, аягүрә баскан килеш тә йоклый алалар, әмма бу хәлдә төш күрмиләр.
*Акулалар, китсыманнар, дельфиннар, крокодиллар һәм кошлар «яртылаш» кына йоклый. Аларның баш миләренең бер як ярымшарлары йокламый, бу аларга даими аңнарында калырга мөмкинлек бирә. Диңгез хайваннарының бу сәләте вакыт-вакыт су өстенә чыгып, сулыш алырга кирәклеге, ә крокодилларда һәм кошларда дошманнардан саклану зарурлыгы белән аңлатыла.
*Күчмә кошлар кызыклы үзенчәлеккә ия: алар озын күчешләр вакытында һәр 10-15 минут саен төркем уртасына кереп, канатларын салмак кына кагып йоклыйлар. Кош бу вакытта төркем ясаган һава агымында «йөзеп» бара. Аннары кошлар урыннары белән алмашалар.

Алинә Баһаветдинова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт