Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Шоу-бизнес

Җырчы Ринат Хәмәдиев: «Тамашачыларга матур бүләк әзерлибез»

Соңгы вакытларда аны тамашачы юксынган иде.

Чаллыда җыр сөючеләр арасында Ринат Хәмәдиев исеме яхшы таныш. Ул күренекле композитор, «Сердәш» ансамбеле җитәкчесе Ринат Гобәйдуллин шәкертләренең берсе. Остазы аны заманында сәхнә серләренә төшендерә, репертуарын тулыландырырга булыша. Ринат Хәмәдиев Чаллының рәсми булмаган гимнына әйләнгән «Чаллы сиреньнәре» җырын беренче башкаручыларның һәм популярлаштыручыларның берсе була.
Үзенчәлекле, моңлы тавышлы җырчы калабызның Халыклар дуслыгы йортында һәм шәһәр филармониясендә хезмәт итә. Милли бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда чыгыш ясый. Аның башкаруындагы «Гомерне ашыктырабыз бугай», «Ромашкалар», «Җилләр исә» җырлары халык күңелендә аерым урын били.
Аның улы Илшат та сәнгать юлыннан китте. Әтиле-уллы Хәмәдиевлар сәхнәдә бергә дуэт булып чыгыш ясыйлар. Аларның «Киек казлар», «Тукай-Авыл», «Китмә» кебек уртак җырлары тамашачы мәхәббәтен яулады. Илшат үзенең чыгышларында һәрвакыт әтисен үрнәк итеп алуын һәм аның белән горурлануын сөйли.
Ринат һәм Илшат Хәмәдиевлар Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында гаҗәеп матур концертлар да куйдылар. Тик соңгы вакытларда Ринат әфәнде сәхнәдә сирәгрәк күренә башлады. Әңгәмәбезне дә моның сәбәпләрен ачыклаудан башладык. 
– Ринат әфәнде, соңгы вакытларда сәхнәләрдә сирәк күренәсез...
– Яшь барган саен кеше шулай әкренләп читкә тайпылырга тырышадыр инде. Мин төрле бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда чыгыш ясыйм. Әмма зур концертлар куймадым. Әкрен генә яшьләргә юл куярга кирәк дип саныйм.

– Тамашачы сезне юксына. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында бик матур концерт куйган идегез. Киләчәктә тагын булыр  микән, дип сораучылар күп.
– Аллаһы боерса, көзгә таба куярга дип торабыз. Улым Илшат белән тагын да матуррак дуэтлар ясап, тамашачыларыбызга бүләк итәргә җыенабыз.

– Сез, Равил Галиев һәм Раил Абдурахманов белән бергә «Өч баҗай» триосы оештырып та чыгышлар ясаган идегез. Өчәүләп яңа җыр өйрәнү теләге юкмы?
– Андый планнар юк. Без өчебез өч җирдә. Равил аерым чыгышлар ясый, мин улым белән. Раил бөтенләй башка өлкәдә эшли.

– Сезнең кызларыгыз Ләйсән белән Гүзәл кечкенәдән бик оста биеделәр. Бүгенге көндә алар ни белән шөгыльләнә? Сезнең эздән киттеләрме?
– Шөкер, кызларыбыз үстеләр инде. Бүгенге көндә икесе дә Казанда. Ләйсәнебез вокал буенча сәнгать училищесын тәмамлады. Үзенчә эшләп йөри, чыгышлар да ясый. Бии дә, җырлый да. Төпчегебез Гүзәлнең кечкенәдән вак моторикасы нык көчле иде. Исегездә булса, балаларга киндер-сюрпризлар ала идек. Ул шуның эченнән чыккан бәләкәй фигураларга карап, пластилиннан уенчыклар ясый иде. Бүгенге көндә ул ювелир остасы булырга укый. Алтыннан, ташлардан браслетлар ясыйлар. Аңа бу уку йортына укырга керергә булышкан җырчы дустыбыз Резидә Шәрәфиева иде. Аңа мең рәхмәтләребез дога булып барсын, авыр туфрагы җиңел булсын. Кызыбыз сайлаган һөнәренең нәтиҗәсен күрсен.

– Август аенда гаиләгездә шатлыклы вакыйга була икән.
– Әйе, туйга әзерләнәбез. Ләйсәнебез кияүгә чыга. Туй 8 августта, икебезнең дә туган көннәр алдыннан (минеке – 15 август, аныкы – 16 августта) булачак.

– Улыгыз Илшатның җырчы булып китүендә дә сезнең өлешегез булгандыр?
– Әйе, минем җырчы икәнемне белгәч, улымны балалар бакчасында өч яшеннән бирле җырлата башладылар. Ул 3нче класска кадәр сәхнәләрдән төшмәде. Тавышы үзгәрә башлагач, 7нче класска кадәр җырламады. Шул чакта әнисе караоке алып кайтты, улыбыз җырлап карады да, әйбәт кенә килеп чыкты. 13 яшендә Илшатны Чаллыдагы балалар иҗат үзәгенә алып бардык. Мәктәптә укыганда ук минем белән бергә төрле сәхнәләрдә чыгыш ясады: башта пульт янында гына утырды, аннары җырлады.
Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Чаллыдагы филиалына читтән торып укырга керде. Без улым белән төркемдәшләр булдык. Югары белем кирәк. Алты ел укыйсы иде, әмма филиал 2016 елда ябылды, шуңа күрә соңгы ике елны экстерн рәвештә укып бетердек.
Иҗат юлыбыз нәтиҗәле булды. Миңа Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Улым 20 яшендә (сәхнәгә аяк баскан елны ук) «Татар җыры» фестивалендә «Алтын барс» премиясенә лаек булды.
Бүгенге көндә «Болгар» дәүләт бию театрында эшли. Улымның үзенең тамашачысы бар. Ул сәхнәдә үз юлын ярып алга бара. Без аның уңышларына сөенәбез. Әйткәнемчә, бергәләп көзгә концерт куярга әзерләнәбез.
30 июльдә Җиңү паркында «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок» проектында улым белән бергә чыгыш ясыйбыз. Тамашачыларга матур җырларыбызны бүләк итәчәкбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Шәһри Чаллы»дан-Пятачок Ринат һәм Илшат Хәмәдиевлар