Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зифа Кадыйрованың яңа китабы геройлары кемнәр алар?

Сигез яшьлек баланы, елатып, балалар йортына алып киттеләр. Баланы ни көтә анда?..  

Халыкның яраткан язучысы Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» китабыннан 

Беркөнне  иртән Хәлим килеп туктады да тәрәзәдән генә:

Зөһрә, чык әле, сөйләшәсе бар, – дип чакырып алды.
Ни булды, Хәлим абый?– дип, Зөһрә, халатын эләктерә-эләктерә, урамга йөгереп чыкты.
Минем классташ Ижауда хирург булып эшли, шул больницада главврач та. Әниеңне шунда алып барып күрсәтеп карыйк әле, әзрәк кеше кыяфәтенә кертмәсләрме икән. Бигрәк кызганыч, кеше арасына чыга алмый. Бар тиз генә җыендыр да алып чык. Илтеп кайтыйм печән башланганчы.
Рәхмәт, Хәлим абый, –Зөһрәнең күзенә яшь тулды. – Ничек түләп бетерермен бу яхшылыкларыңны? – Хәлим Зөһрәнең яшьле күзләренә карап:
Ярый-ярый, әле бит бернәрсә дә эшләнмәгән. Бар тиз бул... – Зөһрә әнисен көчкә күндерде. Мәрьямның яшьлектән калган ир затыннан куркуы беркая да китмәгән иде. Әнисенең үзе генә барырга теләмәгәнен аңлагач, Зөһрә дә аның белән барырга булды.
Хәлим абый, ачуланмасаң, без дә барабыз инде, ир-аттан курка ул.
Ярый, әйдә, сыябыз бит, – дип ризалашты Хәлим.
Мәрьям кеше арасына чыгып өйрәнмәгәнгә, үзен  азрак кыргыйрак тотты. Табиб янына да бергә керергә туры килде.

Кайчангы яра бу? – диде табиб, чыраен сытып.
Уналты яшеннән. Кырык елга якын, – дип, әнисе өчен Зөһрә җавап бирде.
Түзәргә туры килер, берничә кат кисеп тегәргә кирәк булачак. Аның каравы, кеше арасында яшәрсең рәхәтләнеп. Шуңа ризамы? – Мәрьям, нишлим дигәндәй, Зөһрәгә борылып карады.
Әни-җаным, ризалашабыз, син бит әле яшь, шундый кешеләр булышабыз диеп торганда.
Мин куркам бит әле, – дип пышылдады Мәрьям.
Менә нинди яхшы хирург бар безнең. Синнән курчак булмаса да, бик матур хатын ясап куячаклар.
Ярый алайса, мин риза, – диде Мәрьям акрын гына. Мәрьямне шул көнне үк алып та калдылар. Бу бүлектә, үзе кебек ямьсез кешеләрне күреп, ул бераз тынычланды. Сабый баладай, күзләрен мөлдерәтеп, кызына карады, берсүзсез генә кулларыннан кысып тотты, Зөһрә, әнисен кочаклап:
Курыкма, бар да яхшы булыр, мин сине үзем килеп алырмын, – диде.
Кайтканда Зөһрәнең улы изрәп йоклап китте. Хәлим бу юлы машинасын бик кумады. Аның үзенә дә Зөһрә янында утырып кайтуы рәхәт иде. Бер иркенләп сөйләшәсе килә дә бит, тик нәрсә турында.

Зөһрә, синең яраткан кешең бармы?  Гел болай ялгыз булмагансыңдыр бит?
Бар, менә бит куенымда йоклап кайта.
Аның әтисен яраткансыңдыр бит, яратмаган кешедән бала тапмыйлар.
Яраттым, шуңа шундый матур малай туды. Шундый малай бүләк иткән өчен мин аңа мең рәхмәтле, – диде, тәмле итеп йоклаган улының маңгаеннан үбеп.
Ир бала әти белән үсәргә тиеш, ирләрчә тәрбияләнеп. Хатын-кыз тәрбияләгән малай хатыннарча була инде. Хәзер хатыннар мода алдылар, янәсе, үзем өчен табам. Ә бала әтисез үсәргә телиме соң? Курчак түгел бит ул, әни куенында иркәләнеп кенә утырырга. Башта  и сөенәләр, и акыллы, и тәртипле,  әнисенең сүзеннән дә чыкмый, дип.  Әнисенең сүзеннән чыкмаган ир, нинди ир була соң ул? Ачуланма, дөресе шул.
Әтиләрне базарда сатмыйлар бит, Хәлим абый.
Ясаучысы булган бит, бәлки ул кешенең дә үз баласын үстерәсе килер. Сиңа бу турыда уйларга кирәктер. Әнә безнең авылда берәү үзем өчен, яшем үтеп бара дип, ирсез тапкан иде, кинәт үлеп китте. Карарга әнисе карт, атасы кем икәнен әйтеп калдырмаган, сигез яшьлек баланы, елатып, балалар йортына алып киттеләр. Ул баланы ни көтә анда?...   

Дәвамы булачак.

Зөлфия Галим әзерләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап Зифа Кадыйрова