Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова: «Әле анык кына әйтә алмыйм»
«Кадерле кешеләребез белән генә булырбыз», - ди ул.
Халык яңа елны каршылау мәшакатьләре белән йөри. Артистлар да бәйрәмне көтәләр. «Татар моңы» бәйгесе җиңүчесе, Рәшит Ваһапов исемендәге конкурс лауреаты, талантлы җырчы Зөлфирә Шәйдуллина яңа елны өйдә каршыларга җыенуларын әйтте.
– Тик әлегә кайда икәнен тәгаенламадык. Мин үзебезнең авылда каршыларга телим. Алмаз: «Мөслимгә кайтыйк», – ди. Мөгаен, ике авылның берсендә гаиләләребез белән бергә каршы алырбыз, – диде ул «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев