Шəhри Чаллы

Зур югалту

Милли хәрәкәт ветераны Габдулла Сәхәбетдин улы Сәрвәретдинов коронавирус авыруыннан быел көз көне вафат булды. Ул гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаган фидакарь шәхес иде. Һичшиксез, аның якты исеме татар тарихында урын алды.

Габдулла абый 80нче еллар ахырында Чаллы шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе һәм күп еллар аның идарә әгъзасы булып торды. Ул вакыт татар милләтенең хокукларын яклау өчен көрәш еллары булып тарихка кереп калды. Милли хәрәкәт тарафыннан азатлык даулап Чаллы шәһәрендә митинглар, милли җыеннар, демонстрацияләр, төрле сәяси чаралар оештыру чоры иде бу. Халык алдында чыгыш ясарга курыкмый торган кешеләр кирәк булды. Бу яктан Чаллы уңды – безнең арада Габдулла абый бар иде. Ул иң көчле ораторларның берсе булды. Аның ялкынлы чыгышларын халык йотлыгып тыңлады. 
Ул елларда автобусларга, КамАЗ машиналарына төялеп Казанга, Әлмәткә һәм башка шәһәрләргә митингларга бара идек. Габдулла абый бу чараларны оештыруда актив катнашты. Митингларда аны еш кына гаиләсе белән бергә күрергә туры килә иде.
Татарстан һәм шәһәр җитәкчеләре белән узган очрашуларны Габдулла абыйның төпле чыгышларыннан тыш күз алдына да китерә алмыйм. Әйтик, 1991 елда Казан Кремлендә президент Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән узган бер очрашуда ул аеруча мөһим сораулар күтәрде. Аннан алда Габдулла абый президентка хатлар да юллаган булган. Минтимер Шәймиев аларны укып баруын әйтте.
Габдулла абый шул елларда эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә башлады. «Йорт» фирмасын оештырды һәм аның директоры булды. Бу өлкәдә дә ул үзен талантлы оештыручы һәм җитәкче итеп күрсәтте.
Хәзерге татар байлары арасында 20 гасыр башында яшәгән Хөсәеновлар, Рәмиевлар, Акчуриннар кебек фидакарь эшмәкәрләр юк дип, без еш зарланабыз. Бу чыннан да шулай. Республикада андыйлар юк диярлек. Бу яктан бары тик Чаллы уңды. Безнең арада Габдулла абый бар иде. Милли мәсьәләләр буенча ярдәм сорап аның янына хәтта Казаннан киләләр иде. Ул беркемне дә кире бормады, беркайчан милләткә акча кызганмады.
Бик күпләргә 90нчы еллардан башлап ярдәм итеп торды. Татар телен, мәгарифен, мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә дип ихлас күңелдән акчасын иганә итте. Мәсәлән, соңгы вакытта «Зиннәт» гаилә үзәгенә һәр ай диярлек 15 мең сум биреп барды. Анда йөрүче балаларның милли аңлы, иманлы, татар телле булып үсүен теләде.
Габдулла абый тормышта тыйнак кеше иде. Аның милләткә армый-талмый хезмәт итү юлында башкарган эшләрен язып чыкмакчы идем, кирәкми, диде. 
Чаллыда Габдулла Сәрвәретдинов кебек татар тарихын тирәнтен белгән башка шәхес булдымы икән? Аның эш бүлмәсендә татар, төрки дөньясы тарихы турындагы китаплар төзелеп тора иде. Китаплары юл астына сыза-сыза укылган булыр иде. Мөһим урыннарын ул шулай билгеләп барган. Шушыларны күреп исләрем китә иде.
Габдулла абый үзе генә укып калмыйча, безгә дә татар тарихының хикмәтле якларын ачып салып аңлата иде. Кайсы тарих китапларын бигрәк тә укырга кирәк булганын киңәш итеп әйтер иде. Ул татар милли хәрәкәтендә чын остаз иде.
Габдулла абый талантлы публицист та иде. Үз мәкаләләрен ул псевдоним астында чыгарды. Алар башлыча «Звезда Поволжья», «Азатлык» гәҗитләрендә басылды.
Татар милләте бөек шәхесен югалтты... Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. 

Тәлгать Әхмәдишин,
 җәмәгать эшлеклесе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: югалту
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: