Ата хокукыннан  баш тартып буламы?
Адвокат киңәше

Ата хокукыннан баш тартып буламы?

Сорауга «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау: Мин кызымны үзем генә үстерәм, әтисе аның тормышында катнашмый, тәрбияләми, алиментларны да бик аз күләмдә, көчкә-көчкә түли. Күптән түгел икенче тапкыр кияүгә чыктым, ирем баланы кызлыкка алырга тели. Ата хокукыннан үз теләгең буенча баш тартыр өчен нинди документлар кирәк?

Җавап: Закон буенча ата хокукыннан үз теләгең буенча баш тарту каралмаган. РФ Гаилә Кодексының 129-130нчы маддәләре нигезендә, баланы уллыкка алу өчен аның ата-анасының ризалыгы кирәк. Әгәр ата-аналарга 16 яшь тулмаган икән – аларның әти-әниләре яки опекуннары ризалыгы, ата-аналары булмаган очракта опека һәм попечительлек бүлеге ризалыгы кирәк.

Баланы уллыкка алуга ризалык нотариуста расланган яки тәрбиячесез калган бала яшәгән оешма җитәкчесе раслаган гариза яки ата-анасының яшәү урыны буенча яки уллыкка алуны теркәгән урында опека органы тарафыннан бирелә. Шулай ук ризалык уллыкка алуны рәсмиләштерү вакытында судта да билгеләнергә мөмкин. Әти-әниләр уллыкка бирүгә ризалыгын билгеле затка яки кемгә икәнен күрсәтмичә бирә ала. Баланы уллыкка алуга ризалык бала туганнан соң гына бирелергә мөмкин. Ата-аналары билгеле булмаган, суд тарафыннан юклыгы расланган, суд тарафыннан эшкә яраксыз, юридик яктан хокуксыз дип танылган, суд тарафыннан ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, бала белән алты айдан артык бергә яшәмәгән, аны тәрбияләү һәм караудан баш тарткан очракта баланы уллыкка алуга ризалык таләп ителми.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев