Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Полиграф турында бөтен дөреслек

Полиграф (ялган детекторы) - аерым методика нигезендә кулланыла торган ярсыткычларга (сораулар, предметлар, картинкалар) карата кешенең психофизиологик реакциясен "язып" бара торган прибор. Организмдагы үзгәреш датчиклар ярдәмендә теркәлә, аннан соң дулкынлы сызыклар сыйфатында компьютер экранында чагыла. Әлеге сызыкларның мәгънәсен соңыннан полиграфология белгече ачыклый. Полиграф, кагыйдә буларак, эре фирмаларда һәм банк учреждениеләрендә топ-менеджер...

Полиграф (ялган детекторы) - аерым методика нигезендә кулланыла торган ярсыткычларга (сораулар, предметлар, картинкалар) карата кешенең психофизиологик реакциясен "язып" бара торган прибор.

Организмдагы үзгәреш датчиклар ярдәмендә теркәлә, аннан соң дулкынлы сызыклар сыйфатында компьютер экранында чагыла. Әлеге сызыкларның мәгънәсен соңыннан полиграфология белгече ачыклый.

Полиграф, кагыйдә буларак, эре фирмаларда һәм банк учреждениеләрендә топ-менеджер яки урта звено менеджерлары вазифаларына белгечләр кабул иткәндә кулланыла. Моннан тыш, әлеге төр хезмәт күрсәтүгә заказларны еш кына транснациональ компанияләр куркынычсызлык хезмәтләре, юридик фирмалар, фармацевтика компанияләре, ваклап сату, туклану предприятиеләре, транспорт компанияләре, рестораннар, дәүләтнеке булмаган уку йортлары бирә.

Яшерен-батырын түгел, намуссыз хезмәткәрләр кылган зыян суммасы күп очракларда ялган детекторына тотылган чыгымнардан артып китә. Чөнки полиграф хезмәтенә ихтыяҗ елдан-ел арта.

Статистика мәгълүматларына караганда, ялган детекторын предприятиеләрнең 40 проценты куллана, ә 60 проценты нинди дә булса проблема чыккан очракта гына полиграф куллану мөмкинлеген күздә тота. Шул ук вакытта әлеге ысулның нәтиҗәлелеген күпләр раслый.

Әйтик, хезмәткәрнең командировкада вакытта закон бозуы хакында ялган детектор бик тиз ачыкларга мөмкин. Шулай ук хезмәт кенәгәсенә "үз иреге белән эштән киткән" дип язылган кешене кабул итү алдыннан ялган детекторы аша үткәрү күп очракларда аның бөтенләй башка сәбәп белән киткәнен билгеләргә ярдәм итә. Полиграф башка очракларда дөресен ачыклау күп вакыт таләп иткән фактларны да бик кыска срокта ачыкларга мөмкин.

Шулай да, гадәти хезмәт коллективларында персонал белән эшләүдә, планлы тикшерүләр уздырганда ялган детекторын куллану гадәткә кермәгән. Ә менә матди кыйммәтләр югалу яки тиешле сумма чагышмау белән бәйле корпоративара тикшерүләр вакытында ялган детекторыннан башка булмый.

Сүз дә юк, беркем дә кешене үз теләгеннән башка үзенә каршы таныклама бирергә мәҗбүр итә алмый. Закон моны катгый тыя. Ялган детекторында тикшерелү - ул һәркемнең үз иреге. Кагыйдә буларак, тикшерүче компания сынауга алынган кешенең язмача рөхсәтен алырга тиеш. Иң беренче чиратта, суд тикшерүе булган очракта, үзен яклау өчен. Чөнки күпмедер вакыттан соң әлеге хезмәткәр мине эш бирүче мәҗбүр итте, дияргә дә мөмкин. Аннан соң, ялган детекторы бөтен проблемаларны да хәл итә торган чара түгел, ә бары тик оешманы караклыктан саклый торган уңайлы технология генә. Шуңа күрә әлеге чара куркынычсызлык хезмәтенең дә, гадәти тикшерүләр алып баруның да зарурлыгын инкарь итә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев