Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Рәнҗетүче кешене җаваплылыкка тартып була

Бу хакта Чаллының Адвокатлар коллегиясе рәисе Марат Исламов сөйләде.

Сорауга Яр Чаллы шәһәренең Адвокатлар коллегиясе рәисе Марат Рөстәм улы Исламов җавап бирә.

Сорау: "Мине бик начар сүгенү сүзләре белән кимсеттеләр, әлеге кешене җәзага тартып буламы?" дип язалар интернет-блогтагы мөрәҗәгатьтә.

Җавап: Икенче бер затның шәхесен сүгенү сүзләре белән кимсетү, рәнҗетү массакүләм мәгълүмат чараларында урын алган икән, моның өчен административ һәм гражданлык-хокукый җаваплылыгы каралган.

Әлеге гамәлләр гражданнар тарафыннан кылынган очракта, аларга 3 мең сумнан 5 меңгә кадәр административ штраф салына. Ә инде сезне вазифаи яки юридик зат рәнҗеткән икән, аларга зуррак суммалар яный. Әйтик, вазифаи затка - 30 меңнән 50 меңгә, юридик затка - 100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр. Кешенең шәхесен кимсетү белән бәйле административ хокук бозулар прокурор һәм судьялар тарафыннан тикшерелә. Моның өчен сезгә шәхесегезне кимсеткән язманы ничек тә булса күчереп алу, ягъни интернет-блогта чыгу фактын документта ныгыту ысулын (монитор экранындагы скриншотны, фото/видео фиксациясен куллану) табарга кирәк. Һәм әлеге документны теркәгәннән соң, сезне кимсеткән затны РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.61 маддәсе нигезендә, җаваплылыкка тартуны сорап язган гариза белән прокурорга мөрәҗәгать итегез.

Моннан тыш, сез суд аша шәхесегезгә тап төшерүче мәгълүматларны инкарь итүне, юкка чыгаруны, ягъни намуслы исемегезне аклауны таләп итәргә хокуклы. Чөнки шәхесегезне кимсетүче мәгълүматлар инде интернет челтәренә эләккән, кемнәрдер укып-танышып өлгергән. Сез әлеге мәгълүматның юкка чыгарылуын, шулай ук инкарь ителү, аклану фактының интернет челтәреннән файдаланучылар игътибарына җиткерелүен дә таләп итә аласыз. Шулай ук кимсетүгә дучар ителгән зат үзенең җавабын шул ук мәгълүмат чарасында нәшер итәргә хокуклы. Судка мөрәҗәгать иткәндә, сезгә, дәгъва бирүче зат буларак, сүгенү сүзләре белән кимсетү фактын раслау, дәлилләү җаваплылыгы йөкләнә. Әлеге гамәл югарыда әйтелгән ысуллар ярдәмендә башкарыла.

Сез шулай ук суд аша шәхесегезне кимсеткән мәгълүматтан күргән рухи һәм әхлакый зыянны түләтүне таләп итәргә хокуклы. Мондый эчтәлектәге дәгъва гаризаларының гамәли срогы - әлеге мәгълүмат интернет челтәренә чыккан көннән алып 1 елга кадәр.

Әгәр санап үтелгән таләпләр белән беррәттән, сезне кимсеткән затның суд аша гафу үтенүен таләп итәргә җыенсагыз, суд гозерегезне канәгатьләндермәячәк. Чөнки РФ Конституциясе нигезендә, беркемне дә үз фикерен яклауга, кемне дә булса инандыруга, шулай ук моңарчы әйтелгән фикерләреннән баш тартырга мәҗбүр итү каралмаган. Гафу үтенү РФ Гражданлык кодексы һәм законның башка нормалары тарафыннан, шәхеснең намусын, абруен яклаучы суд чарасы буларак кулланылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев