Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Новости

Шәһәребезнең күренекле кешеләре сайлауларда тавыш бирделәр

8 сентябрьдә Чаллы халкы алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлый.

Сайлау участокларында Чаллының танылган шәхесләре-Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова һәм WorldSkills эшче һөнәрләре дөнья чемпионаты җиңүчесе Айдар Минеев булып киттеләр. Җиңел атлетика буенча олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова Яр Чаллыда "Эврика" мәдәният үзәгендә тавыш бирде.

WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионаты җиңүчесе Айдар Минеев та Татарстанның киләчәген билгеләүдән читтә калмады. Ул Советлар Союзы Герое И.Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә урнашкан сайлау участогында үз бурычын үтәде.

«Мин үз гражданлык бурычымны үтәдем. Сайлаулар минем өчен зур җаваплылык. Мин үз киләчәгемне сайлыйм», - диде Айдар Минеев.

 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев