Шəhри Чаллы

Бакчачылар өчен күргәзмә

28-30 апрельдә "Экспо-Кама" күргәзмәләр үзәгендә бакчачылар өчен махсус "Дача. Сад. Огород. Яз-2015" дип исемләнгән ярминкә уздырыла.

Ярминкәдә 40тан артык оешма катнашырга теләк белдергән инде. Киров, Екатеринбург, Мәскәү, Пенза, Тверь, Сарытау шәһәрләреннән, Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының дәүләт предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән товарларны тәкъдим итәләр.

Шәһәрнең "Горзеленхоз" предприятиесе быел да үсентеләр, чәчәк орлыклары, ашламалар һәм бакча өчен башка кирәк-яраклар сата. Шулай ук йорт һәм бакча өчен техника, теплица, күннән һәм киндердән эшләнгән әйберләрне дә алырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: