Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәрдә үтәчәк чаралар

Я­кын әби­ләр, ерак әби­ләр­

Нинди алар?

Я­кын әби­ләр, ерак әби­ләр­

Ә­би­ләр. Без­нең тор­мы­шы­быз­да га­ять зур урын алып то­ру­чы, яшә­е­ше­без­гә йо­гын­ты ясау­чы ке­ше­ләр алар. Элег­рәк без әби­ләр­не-дәү әни­ләр­не ба­сын­кы, күп оч­рак­та ба­ла­лар тор­мы­шы бе­лән яшә­ү­че өл­кән бу­ын вә­кил­лә­ре дип бе­лә идек.  За­ма­на­лар үз­гәр­де. Хә­зер онык­лар ка­рап, тор­мы­шын ба­ла­ла­ры­на ба­гыш­ла­ган әби­ләр­не еш оч­рат­мый­сың. Әби­ләр дөнь­я­сы бе­лән Зөһ­рә Вә­ли­то­ва та­ныш­ты.

 

«Әби­ләр «йо­зак» бит алар»

Нә­фи­дә Мох­та­ро­ва тор­мы­шын онык­лар­сыз күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мыйм, ди. 10 яшь­лек Са­ми­на бе­лән 8 яшь­лек Са­фи­на – мәк­тәп уку­чы­ла­ры. Дә­рес­ләр­дән соң алар­ны тү­гә­рәк­ләр­гә йөр­тү әби­гә йөк­лән­гән.

– Онык­ла­рым во­кал бе­лән хо­ре­ог­ра­фи­я­гә йө­ри. Мин алар­ны мәк­тәп­тән кар­шы алып, тү­гә­рәк­ләр­гә алып ба­рам, – ди әби ке­ше. – 2-3 сә­гать ва­кыт алар­ны кө­теп уты­рам. Шө­гыль­лә­ре бет­кәч, өй­лә­ре­нә оза­тып ку­ям.

Ан­на­ры 31 нче ком­п­лек­стан үзе яшә­гән 59нчы ком­п­лекс­ка җә­яү ат­лый.

– Ми­ңа авыр тү­гел, ки­ре­сен­чә, күб­рәк җә­яү йө­рер­гә, хә­рә­кәт­лә­нер­гә ты­ры­шам. Өй­дә бе­рү­зем утыр­сам, бик кү­ңел­сез бу­лыр иде, – ди ул.

Нә­фи­дә апа­ның үз әни­се бик ир­тә дөнья куй­ган, ба­ла­ла­рын ка­рар­га бу­лы­шу­чы бул­ма­ган.

– Үзе­мә ге­нә авыр бул­са да, ба­ла­ла­рым­ны ти­е­шен­чә тә­ри­бя­ләр­гә ты­рыш­тым, тү­гә­рәк­ләр­гә йөрт­тем. Ал­лаһ­ка шө­кер, улым бе­лән кы­зым тәр­тип­ле, акыл­лы бу­лып, бү­ген­ге көн­дә үз көн­нә­рен үз­лә­ре кү­реп ята­лар, – ди ул. – Шул ва­кыт­та мин үзе­мә сүз бир­дем: ба­ла­ла­ры­ма онык­ла­рым­ны ка­рар­га һич­шик­сез яр­дәм итә­чәк­мен ди­дем. Баш­та ба­ла­лар ми­нем бе­лән тор­ды­лар: әти-әни­лә­ре эш­кә чы­гып ки­тә, мин өй­дә. Әби­ләр «йо­зак» бит алар: ир­тән оза­тып ка­ла­лар, ки­чен кар­шы ала­лар. Без шу­ның өчен ки­рәк тә ин­де.

Са­ми­на бе­лән Са­фи­на ял көн­нә­рен­дә дә, ка­ни­кул­лар­да да әби­лә­рен­дә.

– Әби­е­без бе­лән бик рә­хәт, – ди кыз­лар. – Без кил­гән­не кө­теп то­ра, бер­гә­ләп без пи­рож­ки­лар пе­ше­рә­без, урам­га тау шу­ар­га чы­га­быз. Әби­гә өй җы­еш­ты­рыр­га бу­лы­ша­быз. Без аны бик-бик яра­та­быз.

Мон­дый һәрь­як­лап уң­ган әби­не ярат­мый мөм­кин тү­гел, әл­бәт­тә. Ба­ла­ла­ры, онык­ла­ры өчен янып йө­рү­че, алар­га һәр ми­нут­та бу­лы­шыр­га аш­кы­нып то­ру­чы әби бул­ган­да рә­хәт­лә­неп яшәр­гә һәм ты­ныч кы­на эш­ләр­гә ка­ла. Иң мө­һи­ме әби­лә­ре шун­нан ләз­зәт ала, тор­мыш мәгъ­нә­сен кү­рә.

Сә­я­хәт­че Зем­фи­ра

­Зем­фи­ра Вә­ли­е­ва­ның да ике оны­гы бар. Тик аның алар­ны ка­рар­га ва­кы­ты юк. «Үз­лә­ре тап­кан, үз­лә­ре ка­ра­сын­нар» ди­гән фи­кер­дә ул. Ул һәр көн ди­яр­лек ха­тын-кыз­лар клу­бын­да фит­нес һәм йо­га бе­лән шө­гыль­лә­нә. Аны күп­ләр­гә үр­нәк итеп ку­я­лар.

Зем­фи­ра ха­ным хәт­та шпа­гат­ка да уты­ра бе­лә. Мо­ны бит те­лә­сә кем бул­ды­ра ал­мый. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, ми­нем кы­зым 5 ел бию тү­гә­рә­ге­нә йө­реп тә, дө­рес итеп шпа­гат ясый бел­ми. Зем­фи­ра ха­ным­га сок­лан­мый­ча мөм­кин тү­гел.

Ан­нан тыш Зем­фи­ра Вә­ли­е­ва ре­пе­ти­тор­лык бе­лән дә шө­гыль­лә­нә икән. Ул фран­цуз һәм инг­лиз тел­лә­рен ях­шы бе­лә һәм уку­чы­лыр­ны им­ти­хан­га әзер­ләп ак­ча эш­ли. 

Чит тел­ләр бе­лүе аның та­гын бер хоб­би­е­на юл ач­ты. Сүз сә­я­хәт итү ту­рын­да ба­ра. Зем­фи­ра На­ил кы­зы – чын сә­я­хәт­че. Ул бө­тен ил­ләр­не ги­зеп чык­ты ди­сәң дә ял­гыш бул­мас.

– Яшь ва­кыт­та мин Ур­та Азия як­ла­рын­да, Ев­ро­па ил­лә­ре­нең ба­ры­сын­да да бул­дым. Биш ел элек Кы­тай­га бар­дым. Спорт бе­лән шө­гыль­лән­гәч, Кы­тай сте­на­сы­на да ме­нү авыр бул­ма­ды, ки­ре­сен­чә, бик җи­ңел мен­дем, – дип сөй­ли Зем­фи­ра ха­ным. – 2019 ел Төр­ки­я­гә, Бер­ләш­кән Га­рәп Әмир­лек­лә­ре­нә сә­я­хәт итү бе­лән ис­тә кал­ды.

Был­тыр, Зем­фи­ра Вә­ли­е­ва пан­де­мия ар­ка­сын­да план­лаш­ты­рыл­ган Пер­сия кул­ты­гы бу­ен­ча кру­из­га ба­ра ал­ма­ган. «Бы­ел җәй­гә Грек ут­рау­ла­ры­на сә­я­хәт итәр­гә план­лаш­ты­рып то­рам, инш ә Ал­лаһ».

Зем­фи­ра ха­ным әле ике мә­чет­кә дә йө­рер­гә ва­кыт та­ба икән. Ан­да ул га­рәп те­ле­нә һәм Коръ­ән укыр­га өй­рә­нә.

Әл­бәт­тә, мон­дый ак­тив яшәү рә­ве­ше алып бар­ган әби­ләр­нең онык­лар бе­лән уты­рыр­га ва­кы­ты кал­мый.

 

«Ба­ла­ма то­тын­ма­гыз!»

Хәм­дия Мин­не­га­ли­е­ва оны­гын кү­рә ал­мый­ча тил­ме­реп яши. Улы Ин­саф өй­лән­гәч тә, яшь га­и­лә аның бе­лән бер­гә то­ра баш­лый.

– Ки­ле­нем баш­та ях­шы иде, без гел сөй­лә­шеп, кух­ня­да бер­гә ашар­га пе­ше­реп йөр­дек. Ул бик ара­ла­шу­чан, ачык йөз­ле кыз, без­нең сүз­гә дә кил­гә­не­без бул­ма­ды. Ул хәт­та үз әни­се­нә сөй­лә­мә­гән сер­ләр­не дә ми­нем бе­лән ур­так­ла­ша иде, – дип ис­кә ала Хәм­дия Вә­ли­ев­на.

Хәм­дия апа­ның га­дә­ти, ма­тур тор­мы­шы ки­ле­не бә­би алып кайт­кач үз­гә­рә. Ул, ки­ле­не­нә бу­лы­шыйм дип, күп эш­ләр­не үз өс­те­нә ала, ба­ла­ны да ка­рар­га кар­шы бул­мый, чөн­ки тор­мыш тәҗ­ри­бә­се күб­рәк. Тик улы­ның ха­ты­ны аны ба­ла яны­на якын да ки­тер­ми.

«Өй­дә­ге эш­ләр­не ка­рый­сы­гыз кил­сә, ка­ра­гыз, ми­ңа бу­лы­ша­сы­гыз кил­сә, бу­лы­шы­гыз, тик ба­ла­ма то­ты­на күр­мә­гез, мин үзем ге­нә аны ка­рыйм», дип кис­те­реп әй­тә ул ка­е­на­на­сы­на. Хәм­дия апа мо­ңа бик га­җәп­лә­нә.

Нәкъ шу­шы ва­кыт­та ки­лен­нең үз әни­се яңа ире бе­лән зур фа­тир­га кү­че­нә­ләр. То­ра-ба­ра яшь га­и­лә дә алар бе­лән бер­гә яшәр­гә ки­теп ба­ра. Улы Ин­саф та ха­ты­ны як­лы бу­лып чы­га.

– Хә­зер ин­де алар­ның мин­нән кит­кә­не­нә өч ел үт­те, оны­гым үсеп ки­лә, мин аны бик са­гы­нам, кү­рә­сем ки­лә. Алар үз­лә­ре без­гә кил­ми­ләр, ми­нем ба­ра­сым кил­сә, ки­ле­нем­нән рөх­сәт со­рар­га ти­еш, – дип зар­ла­на Хәм­дия ха­ным. – Ә ул һәр­ва­кыт бе­рәр төр­ле сә­бәп ке­нә та­бып то­ра, я аның ба­шы авыр­та, я ул эш­тән со­ңа­рып кайт­кан бу­ла. Ми­не иң бор­чы­га­ны –  улым Ин­саф. Ни­гә ул ми­не шу­лай ким­се­тер­гә юл куя?!

Йө­рә­ген­дә ут дөр­лә­гән Хәм­дия Мин­не­га­ли­е­ва кул эш­лә­ре бе­лән шө­гыль­лә­нә баш­лый. Ул төр­ле-төр­ле ма­тур әй­бер­ләр бәй­ли, оек­баш­лар ди­сең­ме, би­я­ләй­ләр­ме, коф­та­лар­мы, хәт­та ис­кит­кеч нә­фис чә­чәк­ләр дә бар аның өен­дә.

– Ми­ңа хә­зер за­каз­лар да ясый баш­ла­ды­лар ин­де. Бу шө­гыль ми­не бе­раз гы­на бул­са да моң­су уй­лар­дан кот­ка­ра, – ди ул. – Мин әле та­гын мә­чет­кә дә йө­ри баш­ла­дым, га­рәп­чә укыр­га һәм язар­га өй­рә­нәм. Буш ва­кыт­ны ни­чек тә үт­кә­рер­гә ки­рәк бит.

Хәм­дия ха­ным бул­ган са­быр­лы­гын җы­еп, кө­тә. Бәл­ки, ки­ле­не яңа­дан үз итеп, ба­ры­сы да уңай як­ка үз­гә­рер әле дип ыша­на. Амин, шу­лай гы­на бу­ла күр­сен.

 

Оны­гы - Аме­ри­ка­да

К­ласс­та­шым Фә­ни­я­гә 43 яшь. Аның олы кы­зы бә­би көт­кән­дә, ул яшь га­и­лә­гә яр­дәм ки­рәк бу­ла­чак дип, үз йорт­ла­ры янә­шә­сен­нән ге­нә фа­тир алып би­рә. Фә­ни­я­нең шат­лы­гы эче­нә сый­мый, чөн­ки ул ба­ла­лар­ны нык яра­та, ә мон­да үз оны­гы ту­ар­га то­ра.

“Ка­дер­ле­лә­ре­мә һич­шик­сез бу­лы­ша­чак­мын, алар­ны кич­лә­рен ял итәр­гә җи­бә­реп, бә­лә­кәч бе­лән үзем ка­ла­чак­мын” дип хы­ял­ла­нып йөр­гән­дә кы­зы бе­лән ки­я­ве Аме­ри­ка­га ки­теп ба­ра.

– Мо­ңа ка­дәр алар­ның ан­да то­рып кайт­кан­на­ры бул­ды ин­де, бик оша­ган иде яшь­ләр­гә чит ил. Хә­зер ин­де бө­тен­ләй­гә яшәр­гә кал­ды­лар, дип көр­се­нә Фә­ния ха­ным.

Шу­лай итеп, яшь әби­нең онык сөю һәм тәр­би­я­ләү хы­я­лы чәл­пә­рә­мә ки­лә.

  • Әл­бәт­тә, баш­та бик яман­су бул­ды, лә­кин бер­ни дә эш­ләп бул­мый шул. Ярый әле хә­зер­ге за­ман­да ин­тер­нет бар, ви­де­о­э­лем­тә аша бул­са да кү­ре­шеп, ара­ла­шып бу­ла. Оны­гым­ның үсү­ен дә шун­нан кү­зә­тәм – дип юа­та ул үзен.

Ә онык­ла­ры исә ин­де хә­зер Аме­ри­ка граж­да­ни­ны. Чөн­ки ул шу­шы ил­дә бер ай элек ке­нә дөнь­я­га кил­гән. Әти-әни­се­нең ту­ган ягы­на кай­тып кай­чан тә­пи ба­сар – мо­ны­сы әле­гә бил­ге­сез.

  • Кай­да гы­на го­мер ки­чер­сә­ләр дә  – сә­ла­мәт бул­сын­нар. Исән ке­ше бер кү­ре­шә ул, ди шә­һәр­дә­ше­без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев