Таныш булыйк рубрикасы буенча яңалыклар
-
Комсомол районына – яңа башлык
Шәһәрнең Комсомол районына яңа башлык билгеләнде. Ул - моңа кадәр КАМАЗ генераль директоры ярдәмчесе булып эшләгән шәһәр советы депутаты Владислав Гаврилов. Ул 1988 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. 1989 елдан бирле Чаллыда яши. Яңа эш урынына күчү сәбәпле, Владислав Гавриловка депутат вәкаләтләрен үзенең җаваплылыгыннан төшерергә туры киләчәк. Аңа алмашка...
-
Камазда яңа урынбасар
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин боерыгы белән Андрей Максимов генераль директор урынбасары-финанс директоры итеп билгеләнде. Ул элек автогигантның баш хисапчысы булып эшләгән. Аңа 49 яшь. КАМАЗда 1988 елдан бирле эшли. Автогиганттагы эшчәнлеген кою заводы бухгалтериясендә ревизорлар төркемендә башлап җибәргән. 1990 ел ахырында "ЕлАЗ-Моторос корпорациясе" уртак предприятиесендә финанс директоры...
-
Билгеләнү
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең яңа ярдәмчесе билгеләнде. Ул 31 яшьлек Чаллы егете Альфред Ситдыйков. Әмма әлегә ул башкарма комитетның беренче урынбасары Ринат Абдуллинның ярдәмчесе вазифаларын башкара. Альфред Ситдыйков Кама политехника институтын, Дәүләт идарә, хокук һәм инновацион институтын тәмамлый. 2005 елдан ул "Ак Барс" банкы системасында эшли: башта машина йөртүче-инкассатор, өлкән...
-
Алмас Идрисов – Чаллының яңа архитекторы
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев боерыгы белән Чаллының баш архитекторы, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы итеп Алмас Идрисов билгеләнде. Хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Алмас Әхтәм улы 1973 елда "Архитектура" белгечлеге буенча Казан инженер-төзүчеләр институтын тәмамлаган. Аннары КИСИда архитектура-проектлаштыру кафедрасы ассистенты булып эшли башлый. 1976-78 елларда "ТАТНИПИНЕФТЬ"...
-
Чаллы шәһәре мэрының ярдәмчесе итеп Илшат Салихов билгеләнде
Ул моңа кадәр Тәтеш һәм Менделеевск район советларында аппарат җитәкчесе булып эшләгән. Илшат Салихов 1986 елның 10 декабрендә Алабугада туган. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Чаллы мэры ярдәмчесе вазифасын Наилә Саттарова башкарды. 2014 елның 26 сентябрендә ул башкарма комитетка башка вазифага билгеләнде.