Шәһәребез чисталыгын бергәләп кайгыртыйк
1 апрельдә Чаллыда санитар-экологик ике айлык игълан ителде. Аның барышында 3700 гектар шәһәр мәйданы чүп-чардан арындырылачак, полигонга 17 мең кубометр тирәсе чүп чыгарылачак, 5 мең агач һәм куак утыртылачак.