Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Теләге булган һәркем иске кәгазь һәм шешәләрне агач үсентеләренә алыштыра ала

Татарстан әлеге экологик акциядә инде икенче ел рәттән катнаша. Узган ел  2,5 тонна икенчел чимал җыелган.

Татарстанда яшәүчеләр  «Тормыш түгәрәге. Икенчел чималга алмашка – үсенте» федераль экологик проекты кысаларында макулатураны яисә пластикны яшь агач үсентеләренә алыштыра ала, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Язгы сезон 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чарада катнашу өчен 20 апрельгә кадәр проект сайтында (http://vkrug.org/recyclables/povolzhie/#1) гариза калдырырга һәм икенчел чималны республиканың берничә шәһәрендә урнашкан кабул итү пунктларына тапшырырга кирәк.

Татарстан әлеге экологик акциядә инде икенче ел рәттән катнаша. Узган ел  2,5 тонна икенчел чимал җыелган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология агач акция пластик чимал

2
X