Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,48%ны тәшкил итә
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 347 граждан теркәлгән. Ел башыннан бирле барлыгы 9 558 кеше эш эзләү өчен мөрәҗәгать иткән. Аппарат киңәшмәсендә әлеге мәгълүматларны «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе урынбасары Жанна Хайрова җиткерде.