Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,48%ны тәшкил итә

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 347 граждан теркәлгән. Ел башыннан бирле барлыгы 9 558 кеше эш эзләү өчен мөрәҗәгать иткән. Аппарат киңәшмәсендә әлеге мәгълүматларны «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе урынбасары Жанна Хайрова җиткерде.

Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,48%ны тәшкил итә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,82%ны тәшкил итә.
Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 9 266 вакансия бар. Шәһәрнең 1 147 предприятиесе «Рәсәй эше» порталында теркәлгән. Ел башыннан 7 469 кеше эшкә урнаштырылган.  
«Без пандемиягә кадәрге чорда мәшгульлек күрсәткечләренә әйләнеп кайттык диярлек, эшсезлек буенча иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Бу шәһәр икътисадын торгызу, шәһәрдә эш барлыгы турында сөйли: теләсә кайсы зәвыкка һәм һөнәргә», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле дүшәмбе эшкә урнашу