Рөстәм Җамалиев: “Милләтәшләр безгә кушылсын иде”
Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Җамалиев татарлыгыбызны, телебезне, гореф-гадәтләрне, динебезне үз эченә алган меңнәрчә еллык мәдәниятебезне саклап, киләсе буыннарга җиткерү Татарстан татарларының гына бурычы булырга тиеш түгел, ди. “Хәзерге глобальләштерү чорында, бигрәк тә урбанизация киң колач җәйгәндә, үзен татар дип санаучы һәм татарлыгы белән горурланучы һәркем шул хакта уйларга, үз фикерен, үз тәкъдимнәрен җиткереп кенә калмыйча, аларны тормышка ашыру өчен тырышырга бурычлы”, - ди ул.