Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Салкыннан курыкмыйбыз

Глобаль җылылык нәтиҗәсендә Россия территориясендә климатны фразлау кыенлаша. Россия Greenpeace оешмасының «Климат һәм энергетика» юнәлеше җитәкчесе Василий Яблоков әйтүенчә, һава массаларында гадәти циркуляция үзгәрә, шулай ук Арктиканың җылынуы белән бәйле төрле көтелмәгән процесслар һава торышына көтелмәгән йогынты ясарга мөмкин.

Элек һава аномалияләре Россиядә еш булмган, хәзер алар даими арта. Шул сәбәпле синоптиклар киләсе кышта температура аномалияләре, явым-төшемнең югары яки түбән дәрәҗәдәге рекордлары булыр дип фаразлый. «Без бу ел башындагы һәм узган ел ахырындагы кебек карлы, салкын классик кышка да  әзер булырга тиеш. Шулай ук климат үзгәрү нәтиҗәсендә аномаль явым-төшемнәр була ала», – ди Яблоков. 


Тәнзилә Әхиярова:
– Мин машина белән йөрим, шуңа күрә салкын кыштан бик курыкмыйм. Шулай да яшь барган саен күңел җылылыкка омтыла. Кыш салкын килсә, машинаны кабызырга кыен булыр инде. Иң мөһиме: сәламәтлектән ходай аермасын.  
Рәзинә Насыйбуллина, шагыйрә:
–  Салкын кышны мин бик яратам. Шуңа күрә салкын кыштан курыкмыйм. Яхшы итеп киенәсең дә, рәхәтләнеп саф һава сулап йөрисең. Микроблар, вируслар үлеп бетә. Кыш салкын булса, коронавирус дигән афәт тә тормышыбыздан китәр иде. 
Булат Галимов, ТЭЦ хезмәткәре:
– Быел җәй бик яхшы булды. Теләгән җиргә барып ял итеп кайттык. Минемчә, кыш салкын булырга тиеш. Без дусларым белән аны зарыгып көтәбез, шуарга йөрисе килә башлады. Салкын кыштан курыкмыйбыз, өйләр җылы, күңелләр тыныч булса, яшьле язлар да килеп җитәр. Синптикларның фаразлавы дөрес тә булмаска мөмкин, шуңа күрә кыш салкын була дип төшенкелеккә бирелергә кирәкми. 
Гөлсем Әхмәтшина, сатучы:
–  Мин базарда курткалар сатам. Кыш салкын була дигән хәбәр таралгач, җылы курткалар, пәлтәләрне бик яхшы алалар. Кибет хуҗасы товар алып кайтарып өлгерә алмый. Үзем салкын кыштан курыкмыйм, чөнки без үскәндә кыш салкын, карлы була иде. Капка башларыннан йөри идек. 

Булат Шәмсиев, эшмәкәр: 
- Мин мондый алдан ясалган фаразларга ышанмыйм. Әле кайчак иртәгәсе көн өчен әйтелгән һава торышы да дөреслеккә туры килеп бетми. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.  Кыш булгач, салкыны да булырга тиештер инде аның. Табигатьтә барысы да үз көе буенча бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фикер