Чаллыда Иван Купала бәйрәме уздырылачак
10 июль көнне 18:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге яр буенда, Үзәк урамда Иван Купала – борынгы заманнарда җәйге кояш торгынлыгына туры килгән славян бәйрәме оештырылачак.
Чараны шәһәрнең "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Чаллыда яшәп, иҗат итүче украина диаспорасы үткәрәчәк.