Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы Иван Купаланы бәйрәм итте

Һава торышы славяннарның матур йола бәйрәмен тиешле дәрәҗәдә уздырырга комачауламады. Иван Купала Г.Тукай исемендәге яр буенда, Үзәк урамда уздырылды – биредә Татарстан Республикасының фольклор коллективлары концертын карау өчен Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары җыелган иде.

Ачык сәхнәдә "Самоцветы" (Саба муниципаль районы), "Настроение плюс" вокал коллективлары (Биектау районы), Чаллы шәһәре халык ансамбле һәм Татарстан Республикасының иҗат коллективлары чыгыш ясады. 
Тамашачыларны бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов котлады. 
Бу көнне матур итеп бизәлгән мәйданда декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре булган сәүдә рәтләре палаткалары җәелде. Теләүчеләр мунча себеркеләре һәм су коену веноклары үрү буенча мастер-классларда катнаша алды. Традиция буенча бәйрәм кунаклары коену агачы ботакларында төсле тасмалар бәйләделәр һәм теләкләр әйттеләр.

 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм иван купала