Интернет-кибеткә куар-код кирәкми
Аналитиклар исәпләп чыгарганча, бүгенге көндә Россия халкының 78%ы интернеттан файдалана. Һәм әлеге кулланучыларның 90%ы глобаль челтәргә көн дә мөрәҗәгать итә. Элегрәк компьютер артына ил-көн, дөнья яңалыклары белән танышырга, социаль челтәрләрне күзәтергә, мавыктыргыч уеннарда күңел ачарга утырсак, хәзер инде ихтыяҗлар бөтенләй башка. Интернет безгә фатир өчен түләүләрне башкарырга да, хастаханәгә чиратка язылырга да, баланы – бакчага, мәктәпкә, түгәрәкләргә теркәргә дә кирәк. Соңгы араларда әлеге исемлеккә кибеткә бару да өстәлде. Әйе, 2020 елдан хакимлек иткән пандемия шартларында, онлайн-сатып алулар аеруча популярлашып китте. «Яшәеш» рубрикасының бүгенге кунагы, шәһәрдәшебез, онлайн-кибет хуҗасы Гүзәл Хәбибуллина да әлеге сүзләрнең дөреслеген дәлилли. Игътибарыгызга яшь эшмәкәр белән әңгәмә тәкъдим итәбез.