QR-кодларның гамәлдә булу вакыты элеккечә кала
Яңалыклар тасмасы

QR-кодларның гамәлдә булу вакыты элеккечә кала

Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: COVID-19дан вакцинация узганнан соң Дәүләт хезмәтләре порталына килә торган QR-кодлар үз вакыты дәвамында гамәлдә кала.

Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучыларның кайберләре QR-кодларның гамәлдә булу вакыты 12 айдан 6 айга кадәр үзгәрүен күрделәр. Бу Дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелгән техник эшләр белән бәйле.
Хәзер портал штат режимында эшли, QR-кодлар гамәлдә.


куар-код

Нет комментариев