Авиакомпанияләр Россиягә чит илдән килгән пассажирларның QR-кодларын тикшерәчәк
Тикшерү тәртибен Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт эшләгән.
Россиягә чит илдән килгән пассажирларны дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутыруны раслый торган QR-код булуга тикшерергә җыеналар. Бу хакта РИА Новостига Росавиациядә белдерделәр.