Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Киңәш-табыш

Самолет рейсы тоткарланганда нәрсә эшләргә?

2026 елның 1 мартыннан нәрсә үзгәрде?

Ял сезоны башлану белән бик күпләр сәяхәткә чыга, ләкин кайвакыт юлда көтелмәгән хәлләр дә була. Шуларның берсе – рейсның тоткарлануы. Аэропортта озак көтү ял кәефен төшерергә һәм планнарны бозарга мөмкин.

2026 елның 1 мартыннан очышлар тоткарланганда пассажирларның хокукларын ныгытучы яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Бу кагыйдәләр кулланучыларны тагын да ныграк яклый һәм компенсацияләр, хезмәтләр алу процедурасын ачык һәм һәркем файдалана алырлык итә.

Юлда тоткарлану сезнең өчен проблема тудырмасын өчен, үз хокукларыгызны белү мөһим, ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлеге белгечләре. Шуңа да алар рейс тоткарланган очракта кулланучыларга киңәшләр әзерләде.

1 нче марттан нәрсә үзгәрде?

✈️ Билет бәясен кире кайтару мөмкинлеге:

• Әгәр очыш 30 минуттан артык тоткарланса, сез очыштан баш тартып, билетның тулы бәясен кире кайтара аласыз. Хәтта билетыгызны "кире кайтарып булмаган" (невозвратный) дип алган булсагыз да!

• Нишләргә? Моның өчен билетны сатып алган җирдә (авиакомпаниядә яки агентлыкта) баш тарту турында гариза язарга кирәк.

☕️🍔 Түләүсез хезмәтләр:

• 2 сәгать тоткарлангач – эчемлекләр (су, сок һ.б.)

• 4 сәгать тоткарлангач – кайнар ризык

• Кунакханә һәм трансфер: Көндез 8 сәгатьтән яки төнлә 6 сәгатьтән артык тоткарланса, авиакомпания сезне кунакханә белән тәэмин итәргә һәм анда алып барырга тиеш.

• Балалы гаиләләр өчен: 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәрвакыт ана һәм бала бүлмәсенә керә алалар.

💰 Тоткарлаган өчен штрафлар:

• Акчаны кире кайтарудан тыш, тоткарланган һәр сәгать өчен 100 сум штраф сорарга мөмкин. Ләкин штраф суммасы билет бәясенең яртысыннан артмаска тиеш.

• Искәрмә: Форс-мажор хәлләр (табигый бәла-казалар) яки куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен тоткарланса, штраф түләнмәскә мөмкин.

💸 Зыянны каплау:

• Әгәр рейс тоткарлану аркасында сезнең өстәмә чыгымнарыгыз булса (мәсәлән, түләнгән экскурсиягә өлгермәдегез, чираттагы рейсны качырдыгыз), аларны да авиакомпаниядән кайтарып була, моның өчен чеклар һәм очышның тоткарлануын раслаучы документлар белән язмача дәгъва (претензия) бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: госалкогольинспекция перелет