Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә ремонт тәмамланып килә
Төзүчеләр «Дулкын» йөзү бассейны төбенә плитә җәйгәннәр, хәзер җөйләрне каплау бара.
Исегезгә төшерәбез, "М. Ш.Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе" МАУ спорт-сәламәтләндерү комплексы бинасын төзекләндерү берничә этапта уза. Беренче этап барышында спорт комплексы норматив хәлгә китерелде, хәзер бассейнны ремонтлау бара, өченче этапка футбол кырын төзекләндерү планлаштырылган. Бинаның гомуми мәйданы 5 469 кв. м тәшкил итә һәм үз эченә йөзү бассейнын, стадионны һәм трибунаны ала.