Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә ремонт тәмамланып килә

Төзүчеләр «Дулкын» йөзү бассейны төбенә плитә җәйгәннәр, хәзер җөйләрне каплау бара. Исегезгә төшерәбез, "М. Ш.Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе" МАУ спорт-сәламәтләндерү комплексы бинасын төзекләндерү берничә этапта уза. Беренче этап барышында спорт комплексы норматив хәлгә китерелде, хәзер бассейнны ремонтлау бара, өченче этапка футбол кырын төзекләндерү планлаштырылган. Бинаның гомуми мәйданы 5 469 кв. м тәшкил итә һәм үз эченә йөзү бассейнын, стадионны һәм трибунаны ала.

Фасадны керамогранит плитка белән тышлау, бизәкләү эшләре башкарылган, яңа ишекләр, тәрәзәләр һәм витражлар урнаштырылган, барлык инженерлык системалары (суүткәргеч, канализация, электр белән тәэмин итү һ.б.) алмаштырылган, бассейн касәсен урнаштыру эшләре башкарылган. Бина яңа мебель белән җиһазландырылган.

Бассейнны ремонтлау тиз темпларда бара. Аның касәсе 1,6 метр тирәнлектәге 25 метрлы 6 юлдан тора. Түбән күчеш 5 метрга кадәр җитә.

Алга таба төзүчеләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен чишенү бүлмәләрен ремонтлауга керешәчәкләр.

Фото: http://nabchelny.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт мәктәп