Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыйк

Хыялларның чынга ашкан мәле...

Картиналарына карап, туган авылларга кайтып киләсең, ял итәсең. Киләчәктә аларны туплап, күргәзмә оештырырга насыйп булсын үзенә.

Хыялларның чынга ашкан мәле...

Шәһәрдәшебез Венера Сәхәбетдинова - хыялларына урау юллар аша килгән талантларның берсе. Зәй районында туып-үскән кыз мәктәптә укыганда редколлегия әгъзасы була. Кечкенәдән табигатьнең матурлыгына сокланган кыз газета ясауда актив катнаша, аны матур рәсемнәр белән бизи. Тик мәктәптән соң, сәламәтлек саклау өлкәсен сайлый. Чаллының медицина көллиятен уңышлы гына тәмамлый, аннары саниэпидемстанция, 2нче шәһәр хастаханәсендә һәм “Яр Чаллы” санаторий-профилакториенда эшли. Кайда гына эшләсә дә, коллективның, авыруларның хөрмәтен казана, чөнки ул “тәмле телле”, игътибарлы, тырыш һәм максатчан.

Максатчан булуы хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә дә инде. “Картиналар иҗат итү  минем күңелемдә йөрткән иң зур хыялым иде. Кулга пумала, буялар алып, иҗат дөньясына чуму җанымга тынгылык бирмәде, эзләнә торгач, шундый курс таптым. Анда өч ай укырга иде. Әмма мин киндер тукыма, буяулар, төсләр, пумалаларны сайлау, куллану серләренә ай ярымда төшендем дә, үзлегемнән картиналар ясый башладым. Хәзер эштән киттем, иҗат белән генә шөгыльләнәм”, - ди язмам герое.

Пейзаж, портретлар ясап кешеләргә бүләк итә ул. “Картиналарымны яраталар”,- ди Венера. Ул картиналарны, портретларны фотолардан карап иҗат итә. Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева, җырчы Фирдүс Тямаев портретлары, Татарстанның гүзәл табигатенә багышланган картиналарны күпләр үз итә. “Һәр картина балам кебек күңелемә якын, аларны дусларыма-туганнарыма бәйрәмнәренә бүләк итәргә яратам. Әмма картинаны аңламаган, аны бәяли белмәгән  һәм аңламаган кешеләргә бирмим дә, бүләк тә итмим. Хезмәтемнең кадерсез булуын теләмим”, - ди Венера ханым.

Венера камиллекә, белемгә омтыла. Ул китаплар укый, рәссам Игорь Сахаровтан видео дәресләр ала. “Сахаров иҗатта үз юлыңны тапсаң гына уңышка ирешәсең ди. Берәүләр – пейзаж, икенчеләр портрет ясый, өченчеләр диңгез темасын үз итә. Ә мин тарихи һәм сюжетлы картиналарга өстенлек бирәм. Иҗат җимешләремне интернетка куям, кешеләрнең теләкләре, профессиональ рәссамнарның фикерләре, хәтта тәнкыйтьләре дә миңа тагын да остарак иҗат итү өчен бик кирәк. Авыл тормышына кагылышлы рәсемнәрем күпләрнең күңеленә хуш килә”, - ди ул.

Венераның авыл тормышына багышланган бер картинасын вацапта статуска куйган идем. “Бигрәк матур рәсем, карап туеп булмый, күзләрне иркәли. Авторы кем. Бигрәк оста ясаган”, - дип кызыксынды хезмәттәшем Ләлә Гайфетдинова. Аның әлеге картинасына бик күпләр, хәтта професииональ рәссамнар да югары бәя бирде.

Венера Сәхәбетдинова үзен рәссамга санамый. Әмма бар күңелен биреп, иҗат дәрте белән янып ясалган картиналары професиионалларныкыннан бер дә ким түгел. Алардан күңелгә рухи җылылык, рәхәтлек бөркелә, күзләр матур төсләр белән иркәләнә. Картиналарна карап, туган авылларга кайтып киләсең, ял итәсең. Киләчәктә аларны туплап, күргәзмә оештырырга насыйп булсын үзенә.

Венера үзен бәхетле язмыш иясе дип саный. Әнисе исән-сау, улы белән кызы, ире иҗатка илһам бирүчеләр. Күзләрендә өмет чаткысы, күңелендә иҗат дәрте кайный аның, димәк киләчәктә дә, Аллаһы бирсә, рәсем сәнгатен яратучыларны берсеннән-берсе матур картиналары белән сөендерәчәк әле ул.

Зөлфия ФОАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев