Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 апрель - көлке көне

Бүген көлке көне. Белгечләр көләргә яратучыларны юләр дип түгел, ә бәлки йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм симезлектән азрак интегүчеләр, көчле иммунитетка ия булучылар дип бәяли. Әйтик, көненә 100 тапкыр шаркылдап көлү 15 минут велотренажерда күнегү ясауны алмаштыра ала икән.


Австрия галимнәре исә көлүне сулыш гимнастикасы белән аралаштыруның йөрәк авыруларыннан интегүчеләр өчен иң нәтиҗәле терапия икәнлеген белдерә.
Шулай итеп, чын күңелдән көлә белүчеләрнең сәламәтлеге чагыштырмача әйбәт булырга тиеш. Юмор хисе юклыгы исә, бердән, авыруга китерсә, ә икенчедән, үзе үк авыру нәтиҗәсе булырга мөмкин. Галимнәр ачыклаганча, "көлү зонасы" мидәге маңгай өлешенең түбән бүлекләрендә урнашкан. Ул социаль һәм эмоциональ бәя бирү, планлаштыру функциясе өчен дә җаваплы. Шуңа микроинсультлар булганда, кешенең шаяртуларны аңлау сәләте юкка чыгарга мөмкин. Юмор хисе булмавы хроник алкоголикларның савыгуына һәм социаль тернәкләнүенә дә комачаулый.

Тагын бер кызыклы факт: статистика буенча, 5 яшьлек бала көненә 300 тапкыр көлә, өлкән кеше исә күп дигәндә 20 тапкыр гына. Сан-Францискода яшәүче эксперименталь биология буенча профессор Ли Берк исә моның нәтиҗәсен балаларның үсүендә һәм өлкәннәрнең буй озынлыгы үзгәрмәвендә күрә. Чыннан да, тәҗрибәләрдән күренгәнчә, шаян кино карарга әзерләнүчеләрдә, сәясәт һәм фаҗигаләр турында газета укырга керешүчеләрдән аермалы буларак, бета-эндорфиннар 33 процентка, ә үсү өчен җаваплы гормоннарның күләме 87 тапкырга арта! Ә бета-эндорфиннар авыртуларны сизмәү сәләтен көчәйтә һәм депрессияләргә каршы көрәш чарасы булып тора. Үсү гормоны исә иммунитетны ныгыту өчен җаваплы. Менә шуннан соң көлүнең файдасы юк дип әйтеп карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X