Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2018 нче ел башланды

2018 ел башланды. Россия башкаласы Мәскәүдә яңа ел башлануын традицион рәвештә Кызыл мәйдандагы курантлар сугып хәбәр итте. Россиялеләрне Яңа 2018 ел белән Президент Владимир Путин котлады. "Без бүген Яңа ел кичендә бергә. Без көндәлек эшләрдә бергә. Бердәмлек, дуслык, Россиягә ихлас мәхәббәт яңа казанышлар яулауда көчне арттыра", - дип билгеләп үтте...

2018 ел башланды. Россия башкаласы Мәскәүдә яңа ел башлануын традицион рәвештә Кызыл мәйдандагы курантлар сугып хәбәр итте. Россиялеләрне Яңа 2018 ел белән Президент Владимир Путин котлады. "Без бүген Яңа ел кичендә бергә. Без көндәлек эшләрдә бергә. Бердәмлек, дуслык, Россиягә ихлас мәхәббәт яңа казанышлар яулауда көчне арттыра", - дип билгеләп үтте Путин. "Бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән - Яңа, 2018 ел белән!" - дип йомгаклады үз котлавын Путин. Татарстанлыларны Яңа ел белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. "Безнең уй-фикерләре дә, эш-гамәлләре дә күпмилләтле илебезнең башка халыклары белән уртак. Бу бердәмлекне саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру - изге бурычыбыз. Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә чын күңелдән тынычлык, иминлек, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар, бәхет һәм шатлыклар телим. Бәйрәм котлы булсын! Яңа 2018 ел белән!" - диде Президент үз котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев