Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

7 май – Радио һәм элемтә чаралары көне

7 май көнне мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен - Радио көнен билгеләп үтә.

Бүгенге дөньяны телевидение һәм радиокоммуникация системалары, спутник һәм компьютер элемтәсе аша оператив мәгълүмат алышудан, алдынгы яңа технологияләрне үстерүдән тыш күз алдына да китереп булмый. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы - югары технологияләргә нигезләнеп, даими рәвештә камилләштерелүче заманча инфраструктура ул.
Боларның барысы да радионы ачу ярдәмендә мөмкин булды. Бу вакыйга кешелек тормышында һәрвакыт иң мөһим вакыйгалардан берсе булып калачак.

Республиканың, шәһәребезнең мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы - даими үсештә. Шәһәр, авыллар станцияләренең һәм коммуникация челтәрләренең матди базасы камилләштерелә, мәгариф һәм җитештерү учреждениеләренә интернет керде, һәр торак пунктта кәрәзле элемтә булдырылды, почтаның хезмәт күрсәтү төрләре артканнан-арта.

Без яңа технологияләр үзләштереп, тагын да камилрәк эш алымнары кертеп, бертуктаусыз үзгәреп торучы дөнья белән алга атлыйбыз.

Коллегаларыбызның барысын да бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Намуслы хезмәтләре, югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыклары, эшкә җаваплы караулары өчен һәркайсына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Хөрмәт белән, "Шәһри Чаллы" газетасы мөхәррияте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев